Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскида чаңгыда шуу өчен мөмкинлекләр бар, район халкы да кимен куймый

Популяр гына түгел, һәркем дә шөгыльләнә ала торган, арзанлы спорт төре дияргә була чаңгыда шууны. Саф һавада йөрү һәр кешенең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, моннан тыш ул яхшы кәеф чыганагы булып та тора.




Лениногорскида әлеге спорт төрен якын күрүчеләр күп. Шәһәрнең урман-парк зонасында чаңгыда йөрүчеләрне еш очратабыз. Бу спорт төре белән мавыгучылар ап-ак карлары белән килгән кышны түземсезләнеп көтеп алалар.
Лениногорск  мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин да кыш җитү белән урманга чыгарга, чаңгы шуарга тырыша. Чаңгы спортын кечкенәдән үк ярата.
-    Спорт белән мөмкинлек булганда шөгыльләнергә тырышам, әлбәттә, рекордлар куярга ашкынмыйм, бу бары тик мавыгу, яраткан шөгыль генә. Урманга чыгып, үз көемә генә йөреп кереп үземә бер рәхәтлек алам, табигать кочагында ял итәм, көч туплыйм – ди Вагиз Санатуллин.

Үзеңнең чаңгың бумаса, аны прокатка алып торырга була. Лениногорскида бу эш ике урында – Лыжная, 25 адресы буенча урнашкан “Яшьлек” спорткомплексында һәм Школьная, 52 адресы буенча “Татнефть” спорткомплесында оештырылган.

Беренчесе һәр көнне иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшли. Олылар өчен бер сәгатькә чаңгы алып тору 100 сум, студентлар һәм балаларга 50 сум. Икенче прокат эш көннәрендә 8.00 дән 15.00 га кадәр эшли, бәясе олылар өчен 90 сум, “Татнефть” хезмәткәрләре өчен һәм 17 яшькә кадәрге балалар өчен 70 сум.

Районда да чаңгы прокаты бар. Ул Шөгер авылында эшли. Биредәге чаңгы базасы республика программасы кысаларында төзелгән иде. Аны да халык үз итте. Бүгенге вакытта анда чаңгы биреп торучы Әминә Халикова сүзләренә караганда, халык бик теләп килә. Шәһәрдән авылга кайткан, шулай ук махсус чаңгы шуарга дип килгән кешеләр дә күп ди. Ял көннәрендә чаңгы базасы уннан дүрткә кадәр эшли, бәясе дә бик арзан, олыларга 50 сум, балаларга 30 сум гына. Һәм вакыты да чикләнмәгән, күңелең теләгән кадәр шуарга була. Пенсия яшендәгеләргә уңайлы булсын өчен, атна арасында да эшләп карарга булганнар. Килүчеләр күп булса, бу эшне дә даими алып барырга ниятлиләр.

Чаңгы базасына гаиләләре белән килүчеләр байтак. Атна саен Шөгергә кайтып йөрүче Хәйруллиннар гаиләсе дә еш кына чаңгы шуарга чыга икән.
-    Кыш көннәрендә әти-әниләргә кайткан саен, саф һавага чыгып, чаңгыда шуу мөмкинлеген ычкындырмаска тырышабыз. Спорт белән актив рәвештә шөгыльләнеп, сәламәтлекне ныгытабыз. Чаңгы юлы бик уңайлы, табигатебез матур, авылның һавасы чиста. Бик канәгать булып кайтабыз, балаларга да ошый. Чаңгы базасында бик матур каршы алалар, барлык таләпләр буенча чаңгы-таякларны сайлап бирәләр, әйтергә кирәк, барлык инвентарь да бик сыйфатлы. Бәяләре дә шәһәргә караганда күпкә арзанрак. Шундый базабыз булганга без бик шат, – ди Ильмира Хәйруллина.

Гөлназ Хәйретдинова

Фото: Хәйруллиннар гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X