Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскида экологик рейд үткәрелде

Экологик икеайлык кысаларында, шәһәр Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Борис Зелепугин җитәкчелегендә шәһәрдәге микрорайон һәм шәхси сектор буенча рейд үткәрде. Анда район башлыгы урынбасары Р.Рафикова, кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова, шәһәр башкарма комитеты белгечләре, «БиО» җәмгыяте һәм редакция вәкилләре катнашты. Төп тикшерү объектлары...

Экологик икеайлык кысаларында, шәһәр Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Борис Зелепугин җитәкчелегендә шәһәрдәге микрорайон һәм шәхси сектор буенча рейд үткәрде.
Анда район башлыгы урынбасары Р.Рафикова, кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова, шәһәр башкарма комитеты белгечләре, «БиО» җәмгыяте һәм редакция вәкилләре катнашты.
Төп тикшерү объектлары булып, шәхси сектордагы санкцияләнмәгән чүп - чар ташлау урыннары, чүп контейнерлары һәм мәйданчыклары торды. Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел. Рейд вакытында - 9.00 -11.00 сәгатьтә шәхси сектордагы чүп контейнерлары каты көнкүреш калдыклары белән тулы иде, мәйданчык тирәсе агач ботаклары чүп тулы капчыклар белән тулган. Контейнер мәйданчыгындагы конструкцияләр җимерелеп беткән. Әлеге картинаны Б. Хмельницкий, Октябрьский, Высоковольтный һәм башка урамнарда күзәтергә була иде.
Рейд нәтиҗәләре буенча, комиссия рекомендациялщрен шәһәр башкарма комитетына тәкъдим итәчәк һәм киләсе утырышта экологик рейд нәтиҗәләре буенча җаваплы хезмәтләрне тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд