Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскилылар кабат лауреат исемнәрен яулады

12 февральдә Әлмәт шәһәренең “Иске Әлмәт” мәдәният йортында "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан оештырылган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты региональ фестивале узды.



 

Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш регионнарыннан вокаль ансамбьләр чыгыш ясады. Лениногорск талантлары да читтә калмады. Мәдәният сараеның Илсөяр Федюкевич җитәкчелегендәге “Барби”, Рәмзия Галимова җитәкчелегендәге “Сәрвиназ” ансамбльләре, шулай ук Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбенең “Кояшкай” ансамбле (җитәкчесе Р. Галимова) үз осталыкларын күрсәтә алды. Барлык коллективлар да җинүче исеменә лаек булып, 2нче дәрәҗәдәге лауреат исемнәрен алып кайттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев