Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайда күрәзәлек иткән Хәлфетдин Могыйнов турында

Без, ягъни Таһир белән Зөһрә игезәкләр рәвешендә Яңа Иштирәк авылында дөньяга килгәнбез. Авыл мулласы ризалыгы белән безгә Таһир-Зөһрә исемнәре кушылган.

 

Әмма шул игезәкләрнең берсе, ягъни миңа тумыштан гариплек янаган, ни сәбәпледер минем баш уң якка авышып җилкәгә тоташкан. Әти белән инәй авылдагы, тирә-яктагы өшкерүче, имче карчыкларга  барып карасалар да, файдасы тимәгән,  табиблар да ярдәм итә алмаган. Чыбыксыз телефон аша,  Бәкер авылыннан өч-дүрт чакрым чамасы җирдә  Мөэмин-Каратай авылы урнашканлыгын, әлеге авылда тирә-якка даны таралган күрзәче, халык телендә хөрмәт йөзеннән “профессор” дип йөртелгән  Хәлфетдин исемле кешегә күренергә киңәш биргәннәр.

Июньнең бер җәйге иртәсендә әти белән инәй мине дә арбага утыртып, Шөгер халкы әйтмешли,  Бәләкәй Каратайга юл тотканнар. Хәлфетдиннең алты почмаклы йорт каршына килеп туктаганнар. Капкадан уртача гәүдәле абзый чыгып: “Нигә килгәнлегегезне беләм... Мин сезне кабул итәм... Чөнки сез сабыйны терелтәчәгемә ышанып килдегез! Сез, әти-әнисе ат янында көтеп торыгыз, ә авыру малай минем белән өйгә керә!” - дигән. Мин үзем белмим, хәтерләмим, әмма “профессор” өеннән гарип бала урынына урамда түземсезлек белән көтеп торган әти-әнисе янына, турайган башлы, сау-сәламәт бала килеп баскан. Кыскасы, Хәлфетдин абзый ияк белән җилкә тамырлары бергә кушылган тамырларны гади скальпель белән аерып миңа сәламәтлек бүләк иткән!

1985 елның сентябрь башында Мөэмин-Каратай мәктәбенә мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Әлбәттә, моңа кадәр эшләгән Куакбаш мәктәбеннән күченер өчен иң элек Мөэмин бабай нигез салган авылда яшәргә йорт табу кирәк иде. Ул вакытта авыл советы рәисе булып Рәис  абый Сәхапов эшли иде. Авылда кеше тормаган ике йортка сугылсак та, нигәдер ошамады. Беренчедән, мәктәпкә шактый ерак, икенчедән, ул иске өйләрне рәткә китерер өчен шактый чыгым сорала иде...

Ә менә Механизаторлар урамындагы алты почмаклы өй исә күз төшерүгә үк күңелне үзенә тартты, бакчасы да шактый зур, Мөэмин-Каратайны ураталай бүлеп аккан  Каратай елгасы да бакча башыннан ага. Йортлы иткән өчен Рәис абыйга рәхмәтләрнең иң олысын ирештерәсе килә. Иске Иштирәк авыл советы аша ике мең акча күчертеп, безне өйле итте ул. Шулай итеп хатыным Рәмзия, кызларыбыз Ләйлә, Ләйсән белән Мөэмин-Каратайда гомер итә башладык.

Әлеге бәрәкәтле нигездә, 1986 елның 13 ноябрендә төпчегебез Искәндәр туды. Иң кызыгы шунда: без ошаткан, төпләнгән йортның хуҗасы миңа исәнлек, сихәтлек биргән йортның хуҗасы, мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, күрәзәче Хәлфетдин икәнлеген белдек.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлангач Хәлфетдин Могыйнов, кулына корал алып, ил азатлыгын якларга китә. Фронта, яу кырында, чираттагы һөҗүм вакытында дошман самолетлары бомба яудырган мәлдә бик каты яралана. Туфрак астында калган солдат гәүдәсен санитарлар табып алалар. Көчле контузия алган батыр солдат айдан артык госпитальдә дәвалана. Аннан хәрби комиссия аны хәрби хезмәткә яраксыз, ягъни демобилизацияләнеп туган җиренә кайтарырга дигән карарга килә. Яралы сержантны авылына, ягъни Мөэмин-Каратайга чаклы кайтарып җиткерергә махсус озатучы билгелиләр. Үз аяклары белән кайтып керә, беренче группа инвалидны хатыны, балалары шатланып каршы алалар.

Беркадәр вакыт узгач, сугыштагы контузиянең хикмәте күрәсең, Хәлфетдиндә күрәзәчелек сәләте ачыла. Сугышка кадәр сарык көтүен көткән, белем ягы мактанырлык булмаган күрәсең. Авыл халкы башта аның күрәзәчелек сәләтенә ышанып та бетми. Әмма тора-бара,  чыннан да, аерым сәләткә ия икәнлегенә ышана башлыйлар. Шулай бервакыт укытучы, скрипкачы Сабир лаеклы ялга чыккач, кырда төнге каравылда аның әле яңа гына ясаткан ат арбасы югала. Күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар... Аптырагач, Хәлфетдингә барырга тәкъдим  итәләр. Сабир абзый, дөресен генә әйткәндә, ышанмаса да, Хәлфетдиннең ишеген кагарга мәҗбүр була. Ишекне ачып керүгә бабай болай ди: “Син бит минем сәләтемә ышанмыйсың, шулай булгач нигә минем бусагамны атлап кердең?!”- ди. Әмма карт кире бормый, ике бармагын күз турысына китереп: “Каравыл торган урыныңнан көнбатышка урман эченә кер. 250 метр ара үткәч куаклык күрерсең, арбаң исән-имин шунда!”- дигән. Барып караса, өр-яңа арба күрәзәче әйткән урында.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы"нда укый аласыз.

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев