Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Нефтьче Илшат Мифтахов хезмәттә дә, өйдә дә тәртип ярата

Кечкенә вакыттан ук нефть станоклары-качалкалары күреп үскән Илшат Мифтахов шул вакытта күңеленең бер почмагына “Нефтьче булам” дигән уйны салып куйган.


СП “Татнефть-Добыча” “Лениногорскнефть” идарәсе 3нче цехның нефть һәм газ табу буенча операторы “Лениногорскнефть”не иң кадерле эш урыны дип атый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, 18 яшьлек егет булып, 2нче бригаданың 3нче промыселына эшкә килә һәм менә 30 елдан артык хезмәт итә.

Илшат Мифтахов 1972 елда Куакбаш авылында туа. Мәктәпне тәмамлауга ук нефть тармагына китәргә тели, тик 17 яшь кенә була ул чакта һәм 1 ел Кәләй урман хуҗалыгында эшли. 1990 елда 2нче бригаданың 3нче цехына эшкә килә. Оператор һөнәрендә иң авыры нәрсә дигәнгә, һава шартлары, ди.

-    Беренче елларны “обходта” нык салкыннарда, бураннарда, яңгыр яуганда да йөргәндә миңа бик уңайсыз булды. Тик моңа тиз күнектем, һава шартлары куркытмый. Бригадага мине икенче разрядка алдылар. Эш инструкциясе буенча пар белән эшләргә кирәк, минем янда – өлкән оператор, минем остаз булды.  Производство процессының барлык нечкәлекләре буенча укыдым, өйрәндем, - ди Илшат Мифтахов.

Нефть һәм газ табу буенча оператор вазифасына техника һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү, скважиналарны карау, үлчәү приборлары күрсәткечләрен күзәтү, планлы ремонт һәм башкалар керә. Илшат Ильяс улы үз вазифаларын тырышып башкара. Тик бу хакта мактанып тормый.
-    Ул бик тыйнак хезмәткәр безнең, үзе турында күп сөйләми, - ди ЦДНГ-3 начальнигы урынбасары Анатолий Жданов. – Илшат Мифтахов – югары дәрәҗәдәге һөнәр иясе. 2нче бригаданың 3нче промыселына килгәндә, минем оператор буенча тәҗрибәм бар иде. Тик эш спецификасы бераз аерыла. Бораулау эше белән дә, торба үткәргечләрне алыштыру белән дә шөгыльләнергә туры килде. Хәтерлим әле: өч тәүлек өйгә кайтмаган чаклар булды. Илшат беренче көннәрдә миңа нык ярдәм итте. Ул эшенә җаваплы карый. Планеркаларда аңардан фикер-тәкъдимнәр ишетәбез. Ул киңәшләрне исәпкә алабыз. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, аңа таянырга була, - ди Анатолий Жданов.

Илшат хатыны Гүзәлия белән 29 ел бергә гомер итәләр. Өч ул тәрбиялиләр. Олысы - нефтьче. Әтисе дә нефтьче булган. “Мин 3нче промыселга урнашкач, әти колхозда эшен калдырып, безнең бригадага килде. Мифтаховлар гаиләсе – өч буын нефтьчеләре”, - ди. Илшатның шәһәргә күчү теләге юк, аның авылда шәхси хуҗалыгы, тракторы бар, балта остасы да әле. Спорт чараларында, үзешчән сәнгать конкурсларында катнаша.

Тормыштагы кебек эшендә дә тотрыклылык, тәртип, оешканлык ярата.
-    Үз коллективым, “Лениногорскнефть” идарәсе – миңа якын, кадерле. Идарә белән бергә мин үстем, тәҗрибә тупладым, - ди.

Сүз уңаеннан. Илшат Мифтаховның да туган көне “Лениногорскнефть” идарәсе белән бер көнне – 30 майда.

Наталья ЗВОНАРЁВА
Сергей ТРУСОВ фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев