Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районда “Трактор-тагылма” операциясе башланды

Татарстан территориясендә, шул исәптән безнең муниципаль районда да “Трактор-прицеп” операциясе узачак.


Ул 13 июньнән башланды һәм  8 июльгә кадәр дәвам итә. Районда әлеге чара Гостехнадзор һәм  ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә уздырыла.


Операция әлеге техника катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау һәм юл һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә. Тракторны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларның тагылмаларын  эксплуатацияләгәндә, кагыйдә бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән.

Рейд барышында транспорт чарасын теркәү кагыйдәләрен саклауга, техниканың төзеклегенә, тракторчының таныклыгы бармы-юкмы икәнлегенә игътибар ителәчәк.


Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы 


Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X