Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районда яшәүче Җиһаншиннар гаиләсенең татулык сере

Гаилә тормышын гөл бакчасыдай ямьле итү өчен ни кирәк? Иске Шөгер авылында яшәүче Наҗия апа Җиһаншина бу сорауга гади генә итеп: “ Бер-береңә юл куя белү кирәк”, - ди.


Наҗия һәм Мөхәммәт Җиһаншиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел була.  Тормышларын гөлгә күмеп яшәүче гаиләнең  татулык һәм бердәмлек сере шундый. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскәннәр. Авылда мәктәп тәмамлаганнар. Мөхәммәт абый армия сафларында хезмәт итеп кайткач, кичен авыл клубында танышып, дуслашып киткәннәр.  Шулай матур гына башланган дуслык җиде-сигез ай эчендә мәхәббәткә әверелгән. 

Гаилә корып җибәргәнннәр. Ул вакытлар турында Наҗия апа искә ала: “Кияүгә чыкканда әни миңа кире кайтып,китеп йөрү турында “даже” уйлама да диде.  Барган җиремдә  таш булырга кушты. Тормыш булгач төрле вакыт була, янәшәңдәге кешегә хөрмәт белән карау, юл куя белү кирәк. Шулай булганда үзеңә дә юл куярлар, хөрмәт итәрләр дип искәртте әни”,- ди ул. Әти-әниләренең төпле киңәшләренә гаилә һәрвакыт колак салып яшәгән.

Өйләнешкәч тә Лениногорскига килгәннәр. Мөхәммәт абый гомерен нефтьче эшенә багышлаган.  Наҗия апа исә 30 ел Лениногорскиның кошчылык фабрикасында эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

-    Ул заманнарда балаларга зур игътибар биреп булмады,- ди  Наҗия апа. -  Икебез дә эштә, әтиләре ерак җирләргә китеп эшли иде. Мин үзем иртәнге 7дә эштә булырга тиеш. Кошчылык фабрикасы шәһәр читендә булгач, автобус белән барырга кирәк. Автобус белән йөрү бик мәшәкатьле булды.  Вакытында эшкә өлгерик дип, балаларны бакчага иртүк китерә идек. Аларның үскәннәрен күрми дә калдык.

Тырыш ата-ананың балалары да эшчән, тормыш җанлы булып үскән. Уллары Наил дә нефтьче  Һөнәрен сайлаган. Кызлары Лилиянең дә үзе яратып, рухланып, башкалар тормыш-көнкүрешен бизәкләүгә багышланган эше бар.  Бүгенге көндә Наҗия апа белән Мөхәммәт абый –  дүрт онык һәм ике оныкчыкның яраткан әби-бабасы. Һәркайсының уңышына сөенеп торалар.

 

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X