Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Райондашыбыз Миннур ханым Минаҗева турында язалар: Туып-үскән җиренең күңел байлыгы аңарда

Сезнең җырларда җырлана торган Керкәлегә кергәч, уңга киткән юл барын һәм бераз баргач, әкияткә тиң Керкәле Тукмагына сугылганыгыз бармы?!

 

Хөрмәтле укучым! Минем бүген әнә шул авылда туган, Керкәледә үскән, туып-үскән җиренең күңел байлыгын җанында саклаган, хәзерге мәлдә Бәкер авылында яшәүче Миннур Камил кызы Минаҗева һәм аның тату-бердәм гаиләсе белән таныштырырга телим.

Керкәле Тукмагында яңа дөньяга килгән кыз балага Миннур исеме кушалар. Яшь әти-әни Камил белән Халисә өчен әлеге мизгелләрдә моннан да зур, олы куаныч булмагандыр. Керкәле мәктәбенә беренче тапкыр беренче класска укырга барган иртәсен онытмый ул. Укырга барасы сукмакларга табигать-ана алтынсу яфраклар җәйгән. Серле мәктәп, якты класс, кояштай елмаеп әни сыман кочагына алучы беренче укытучы... Әлеге минутлар балачакның мәңгегә истә калган бәхетле көне...

Керкәле сигезъеллык мәктәбендә тырышып укыды Миннур. Тугызынчы-унынчы сыйныфларны Иске Шөгер мәктәбендә тәмамлады. Үзенә тырышып аң-белем биргән  барлык мөгаллим-мөгаллимәләргә дә эчкерсез рәхмәтле ул. Башка укытучылар гаепләмәсен, әмма мәктәп чорында иң яраткан фәне татар теле һәм әдәбияты булган. Ана телен үз фәненә фанатларча бирелгән Фирдалия Ибраһимова укыта.  Аның татар хатын-кызларына гына хас гүзәллеге-нәфислеге, ана теленә баланы тарта белүе... Әдәбият-иҗат түгәрәге оештырып, Тукай теленең бөеклеген укучы җанына сеңдерүе хатирәләр рәвешендә саклана.

   1979 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, үз  теләге белән “Бәкер” шифаханәсенә офицант  булып эшкә урнаша. Калган хезмәт юлы да аның шифаханә белән бәйле. Ә 1980 елда Иске Иштирәкнең егет солтаны Таһир Минаҗев белән тату гаилә коралар.

Бәкердә йорт корып, төпләнеп яши башлыйлар. Әлбәттә, гаиләнең бүгенгесе, киләчәге, бар матурлыгы балалар белән бәйле. Үрнәк гаилә өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар  ата-ананың өч шатлыгы булып үскән. Өлкән  кызы Алия Яңа Иштирәктә мәктәп директоры- балалар бакчасы мөдире. Гөлия исә шифаханәдә шәфкать тукташы, төпчеге Гөлүсәсе Казанда шулай ук медицина өлкәсендә хезмәт итә.

Миннур ханым1990 елда әлеге дә баягы шифаханәдә сестра-хозяйка (хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәр) вазыйфасын башкара, 2007 елдан ашханә мөдире. Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов шифаханә җитәкчесе булып эшләгән елларны сагынып искә ала лаеклы ялдагы Миннур Камил кызы:
-    Фаяз абыйдай  мәрхәмәтле, таләпчән, кеше хәленә керә торган алтын йөрәкле кеше була алмый торгандыр ул. Ул җитәкләгән елларда безнең шифаханә барлык күрсәткечләр буенча да илдә беренче сәламәтлек, ял итү үзәге иде. Аның изгелекләрен онытасым юк! Аны белгән бар халык аңа рәхмәтләр укып, тирән хөрмәт белән искә алабыз.

 Миннур ханымның фидакарь хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә. Күпсанлы бүләкләр, мактау кәгазьләре, дипломнар әнә шул хакта сөйли.

Тиздән Миннур белән Таһир гаиләсенә кыз-кияүләре, туганнары, якыннары, балдан татлы биш оныклары елмаеп-балкып, Миннур ханымның алтмышынчы көзен каршыларга  җыелыр.

Таһир Шәмсуаров

Тулырак "ЗАМАН СУЛЫШЫ" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев