Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Редакция ветераны Рәсимә апа Хәйбрахманова турында кулы белән газет чигә иде, диләр хезмәттәшләре

“Чигү чигә асыл җепләр белән, җан җылысын биреп һәр гөлгә”. Рәсимә ханым Хәйбрахманованың элек бергә эшләгән хезмәттәшләре белән сөйләшкәч, күңелгә нәкъ менә шушы җыр сүзләре килде. 


“Кулы белән газет битләрен чигә иде ул”, диделәр  аның турында.  30 елдан артык гомерен типографиядә, Лениногорскида чыга торган бердәнбер татар газетын  вёрсткалауга багышлаган  Рәсимә ханым.

Ул эшләгән елларда, әлеге һөнәр ияләрен “газетаның  метранпажы” диеп йөрткәннәр. Ә гади тел белән әйтсәк, газетада чыгачак барча материалны, һәрбер ноктасы, өтерен дә төшереп калдырмыйча металл хәрефләрдән җыючы. Газетны вёрсткалаучының эше, бүген бар нәрсә компьютерлаштырылган заманда да гади генә түгел.  Ә ул елларда, кулга тотып укырлык газет бите бастыру өчен, башта металл хәрефләрдән  егермешәр килограммлы гранкалар ясарга кирәк булган. Шулай булса да, 18 яшеннән сайлап алган һөнәрен яратып, дәртләнеп, хезмәттәшләрен дә рухландырып  эшләгән ул. Эше турында искә алганда, аның  йөзе тагы да ачылып, нурланып китә.

Сүзләренә кул хәрәкәте белән кушылып, аңлата-аңлата сөйләвеннән, аның тәм табып эшләгән, горурланырлык хезмәт юлы үткәне сизелеп тора. Аның эшен бәяләп бирелгән күп санлы бүләкләр арасында, Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе  буенча СССР Дәүләт Комитетының мактау  грамотасы да бар.  


 Рәсимә Хәниф кызы Хәйбрахманова (Юнысова) Чирмешән районы Түбән Чегодай авылында туып-үскән.  Ул  Бөек Ватан сугышы башланып, 18 көн үткәч дөньяга килгән, 1941 нче елның 10 июлендә. Әти-әнисенең аңа кадәр туган дүрт сабые бер-бер артлы дөньядан киткән.  Рәсимә туар алдыннан гына, 6 яшьлек Асия исемле кызлары каты авырып вафат булган.  Апасы Әсма, абыйсы Һади һәм яңа гына якты дөньяга аваз салган Рәсимәне дә алда ач-ялангач авыр еллар, ятимлек ачысы көтеп торган. Әтисе фронтка киткәндә аңа нибары алты атна гына булган.  “Нишләрсең инде, Хәмидә бу бала белән?” -  дип  кайгырып әйткән әтиләре сугышка киткәндә.

 “Балачагымда сагынып искә алырлык бер көнем дә юк минем,- ди Рәсимә апа. - Бер телем ипигә тилмереп үстек. Кача-поса кырга башак җыярга бара идек, кыр саклаучылар күрсә, чыбыркы белән кыйныйлар иде. Бик яшьли эшкә җигелдек, әни көндез колхоз эшендә эшли, кичләрен тегә иде.  Безне дә тегәргә өйрәтте. Әле ул ныклы ирләр көче сораган итек басу эшен дә белә иде, оста итекче иде”.

 Балаларының  гомерен саклап калу өчен, бар булган көчен куеп тырышкан әниләре. Тик менә әтиләре Хәнифкә генә аларның үсеп җиткәннәрен күрү, мәктәптә укыганда, инде эшли башлагач ирешкән уңышларына сөенү насыйп булмаган. 1943 елда Харьков шәһәрен азат итү өчен барган  каты сугышларда һәлак булган ул. 

Сугыштан соң, Рәсимә ханымның урта мәктәпне тәмамлаган Әсма апасы Чирмешән типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Җәйге каникуллар вакытында, үз авылларыннан 10-12 километрлар ераклыктагы Лашман авылы мәктәбендә югары сыйныфта укучы  Рәсимә дә аның янына эшкә өйрәнергә йөри. Әлеге аеруча нык игътибар, җитезлек таләп итә торган һөнәр бик тә ошый аңа. Типографиядә эшче куллар җитешми. 1958 нче елда мәктәпне тәмамлаган кыз шушында эшкә килә. Башта  аны укучы итеп кенә алсалар да, һәрнәрсәне тиешенчә, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшен башкаруын күргән җитәкчеләре, аңа да хезмәт хакын тулысы белән яза башлый. Озакламый,  ул типографиянең  башкалар сыман ук  тулы хокуклы эшчесенә әйләнә.

Бераздан аны Нурлатка, ә 1963 нче елда Лениногорскига күчерәләр. Үз һөнәре буенча аны Мәскәүгә курсларга да җибәргәннәр. Рәсимә ханым 38 ел буена хезмәтенә тугры булып калган. Элекеге елларда “Ильич васыятьләре” дип аталган  газетның тынгы белмәс, алыштыргысыз баш мөхәррире Фәлван Нуруллин белән бергә эшләгән. “Заманалар үзгәрә башлагач газетның да исеме үзгәртелде, “Заман сулышы”н - Фәлван Нуруллин белән икәү  уйлап таптык. Газет өчен янып-дөрләп яшәгән кеше иде ул”, - ди Рәсимә Хәйбрахманова.

Исламия Галимова

тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев