Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сак булыгыз, мошенниклар ике ирне “Себергә җибәргәннәр”

26 һәм 35 яшьлек ике буалы ир-ат интернет челтәрендәге белдерүләр сайтыннан Себергә вахта ысулы белән йөреп эшләргә тәкъдим итүче игълан табалар. Анда эш бирүче оешма җитәкчелеге хезмәткәрләргә эш урынына барганда юл бәясен, яшәү өчен түләүне үз өстенә алган. Өстәвенә, тулы социаль пакет һәм башка мөмкинлекләр дә вәгъдә иткән. Әлеге ике...

26 һәм 35 яшьлек ике буалы ир-ат интернет челтәрендәге белдерүләр сайтыннан Себергә вахта ысулы белән йөреп эшләргә тәкъдим итүче игълан табалар. Анда эш бирүче оешма җитәкчелеге хезмәткәрләргә эш урынына барганда юл бәясен, яшәү өчен түләүне үз өстенә алган.
Өстәвенә, тулы социаль пакет һәм башка мөмкинлекләр дә вәгъдә иткән. Әлеге ике ир белдерүгә куелган телефон номерына шалтыраталар, элемтәгә бер ир чыга, ул аларны эшкә алуын, тик моның Казан-Сургут машруты буенча самолетта очу бәясен - һәрберсенә 8600 сумны, үзе әйткән хисапка, терминалдан "Киви-кошелек" аша күчерергә куша.
Мошенник бу акчага авиабилетларны үзе алуын һәм барысын да аңлатып тагын бер кат шалтыратуын да әйтә. Ә эш урынына килгәч, авиабилет өчен акчаларны һичшиксез кире кайтарырга сүз бирә. Буалы ирләр мошенник әйткәнчә "Киви-кошелек" аша 8600әр сум акча күчерәләр. Шуннан соң "эш бирүчеләр"нең телефоннары "недоступен"га әйләнә, ирләр элемтәгә чыга алмыйлар. Шулай итеп алар акчасыз да, эшсез дә калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X