Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шахтер якташыбыз Ягъфәр абый Кемерово якларына 17 яшендә чыгып киткән

Безнең район Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туен оештыруда катнашты. Бәйрәмгә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 200ләп татар шахтеры килгән иде, өлкәдә яшәүче халык җыелды.

Бәйрәмдә катнашкан шахтерлар арасында якташыбыз Мөэмин-Каратай авылында туып үскән Ягъфәр абый Хәсәншин да бар иде.  Чит җирләргә ул 17 яшендә чыгып киткән.
-Унҗиде ел шахтада эшләдем, аннары утыз елдан артык экскаваторда күмер төядем, башка һөнәр белмим, - ди ул.

Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булган. Бәйрәмгә улы Рәмис һәм килене Гүзәлия белән килгән иде. Килене – Иске Иштирәк авылы кызы булып чыкты, 33 ел Кемеровода яши икән инде.  Ягъфәр абый Сабантуйда авылдашы Ләйсән Шәмсуарова белән дә очрашты, якташларына видеосәлам җибәрде.

-Туган якларга әни исән чакта кайткалый идем. Бик күптән булган юк, сагындыра, тик кайтырга хәзер исәнлек юк шул, - ди ул.

Бик сагына башласа, гармунын кулына алып, татар көйләрен сузып җибәрә икән. Йөрәк ярсуларын шулай баса.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X