Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгердән Исмәгыйлевлар гаиләсе: "Тормыш итү Жигулига утырып йөрү түгел ул

Шөгердә яшәүче Исмәгыйловлар янына барып, бергәләп гомер йомгагын сүттек. “Заман сулышы” газетын яратып укучы якын дусларым, сезгә дә шуны тәкъдим итәсем килә.

 

Әсхәт абыйның әнисе Җәүһәрия апа Лашман авылына 1936 елны Зиатдин исемле егеткә  кияүгә чыга. Ләкин, кәһар суккан сугыш  Җәүһәрия апаны ирсез, Әсхәт абыйны әтисез, ятим калдыра. Зиатдин абый сугыш кырыннан кайталмагач  Әсхәт абыйның әнисе улын алып,  кире авылына Суртаватка кайтып китә. Кайтканда,  ялгыз очкан кыр казын күреп, Әсхәт абый: “Әни, кара әле бу кыр казы да безнең кебек ялгыз калган”, дип әнисенә әйткәнен хәтерли.

Озак та үтми, өч улын да сугыш кырында югалткан, Исмәгыйль бабай белән Гыйльмикәмәл әби киленнәре янына килеп, ялынып, ялварып оныкларын аларга бирүен  сорыйлар. Шулай итеп, Әсхәт абый,  Лашман авылында, әби белән бабай тәрбиясенә күчә. Әнисе янына кунакка гына кайтып йөри. Шулай алар яшьлектә Лена апа белән бергә уйнап, күрешеп үсәләр.

Лена апа Тукмак авылында 7 сыйныфны тәмамлый. 1956 елны Суртаваттан Шөгер авылына күчеп төшәләр. Һәм ул  авылда  җиң сызганып колхозда эшли башлый. 16 яшендә инде ул, уңган терлекче дигән дәрәҗә ала. Аның кул астында 30 яшь бозау, шуларны яшь бала караган кебек карарга кирәк, бу бик зур җаваплылык таләп итә торган эш. Бозауларның берсен дә харап итмичә карап үстергәне өчен аны ( 50- 60 яшьләр тирәсе) ике апа белән  шифаханәгә  ял итәргә җибәрәләр.


  Ул елларда паспорт алу мөмкинлеге бик авыр булган. Паспортсыз бер кая да бара алмыйсың бит. Ә яшь кешенең илләр күрәсе, авылдан читкәрәк китәсе килә.  Лена апа отпуск, ял вакыты җиткәч, расчет акчасына паспорт сатып ала. Һәм Керкәле авылыннан иптәш кызы белән Казахстанга чыгып китәләр. Анда  ачык шахтада “путеец” булып эшли, юл сала.  Тик  Лена апаны туган җире, авылын сагыну хисе кире үзенә тартып кайтара. Һәм ул Керкәле карьерына эшкә урнаша.

Кышка карьер ябыла.  Менә шул эштән туктаган вакытта 1961 елның 6 мартында  Әсхәт абый, Лашманнан килеп, Лена апаның кулын сорый да инде. Әнисе Роза апа һәм абыйсы Лена апаны кияүгә бирергә ризалашмыйлар. Ләкин Әсхәт абый  төшеп калганнардан түгел, үз сүзен әйтә. “Мине бит белгәнегезчә, әби-бабай үстерде. Аларны мин карарга тиеш. Алар олы, торган кадәр тормаслар, мин аларны кадерләп карарга һәм соңгы юлга да озатырга тиеш, аннары без Шөгергә күчеп килербез”,  дип вәгъдә бирә.

Шуннан соң   гына   әни кеше  ризалыгын бирә. Әсхәт абый шул көнне ук Лена апа белән юлга кузгала. Башта Бөгелмәгә барып, Шенталага кадәр  поезд белән кайталар.  Лена апа вокзалда кала, ә Әсхәт абый юлны дәвам итәр өчен транспорт эзләп китә.  Кибетләргә  азык- төлек алырга  дип, үзәккә  килгән бер тракторны таба. Аның белән сөйләшеп, трактор капка төбенә кадәр китереп куя.
- Өйдә бары бер такта, идән юк, җир генә. Мич якканнар. Тиз генә өстемне салдым да, мичкә бәлеш әзерләп тыктым. Аннан сарайга кәҗә саварга чыгып киттем. Менә минем килен булып төшкән беренче көнем, - дип искә алды Лена апа.
Шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә.  Лена апа  кирпеч заводына эшкә керә, ә  Әсхәт абый РТС та тракторист, соңрак складта  эшли. Матур итеп яңа өй өлгертеп керәләр. Гомер үтә, беренче мәхәббәт җимешләре Азат туа.  Лена апаның  Азатына 1 яшь,  Саматка йөкле чагында, Әсхәт абый исеменә военкоматтан повестка килеп төшә.  Лена апа ике дә уйлап тормый, Чирмешәнгә военкоматка юл тота. Башта хастаханәдән кереп, баланың туачак вакытын күрсәтеп белешмә  ала, аннан хәрби комиссар янына кереп, хәлне аңлата. Нәкъ шул елның  көзендә ике балалы ирләрне армия сафларына алмаска, дигән боерык  та чыга.


 Өченче уллары Салават та Лашманда туа. Сигез ел әби-бабай белән гомер иткәч, аларны хөрмәтләп, кадерләп  соңгы юлга озаталар.

Биргән вәгъдәсен онытмый  Әсхәт абый, Шөгергә кайтып төпләнә.  Икесе дә РТС ка эшкә керәләр. Аллага шөкер, килү белән торыр өчен алты почмаклы өйдән урын бирделәр, ди ул. Анда да ике егет алып кайталар. Лена апа: “Кыз булмасмы дия-дия, биш малай алып кайттым”, - ди. Аннан өстәп, аның каравы менә  дигән дүрт кызым да булды,   киленнәрем шул хәтле яхшылар, кода-кодагыйларыма бик рәхмәтлемен,  тормыш итәрдәй кызлар үстергәннәр, дип куя.

Аннан Әсхәт абый эшкә райпога заготовщик булып күчә. “Монда инде бөтен гаилә белән эшләдек, җигелеп тарттык тормышны. Гомер итү Жигулигә утырып йөрү түгел ул”, - ди Лена апа.  Техникум бетереп, электрчы булып эшләче  уллары   36 яшендә, сигез ел каты авырудан соң   бакыйлыкка күчә. 

Бу тирән югалтулардан соң  МЧСта,  25 ел эшләгән улыбызга инсульт  сукты, аның өчен борчылып, болай да сәламәтлеге какшаган киленем Наиләм дөнья куйды. .... ике сабыен, Салаватымны ятим  калдырып китеп барды. Улыбызны үзебездә өч ел карадык. 52 яшендә ул да китеп барды”, ди Лена апа күз яшьләре аша.

Алар зур, чиста, матур өйдә гомер кичерәләр.  Олы яшьтә булуга карамастан яшәү дәрте ташып тора, сарай тулы мал, кош-корт. Өстәл тулы ризык. Мантый, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый Лена апаның өстәленнән төшми.  Ничек өлгерә торганнардыр, ансын һич аңламыйм. Балалары, гаиләләре белән  һәрдаим килеп хәлләрен белеп торалар. Бүгенгесе көндә аларның 7 оныгы, 6 оныкчыклары бар. Алар балаларына шатланып,Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшиләр. Олы йөрәкле, киң күңелле,  ачык йөзле, җор телле, ачык фикерле, ярдәмчел кешеләр булгангадыр инде, аларны бар халык хөрмәт итә.

Күптән түгел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Әсхәт абый гаиләсен котларга авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиатуллин килде.

 Гөлфия Шәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев