Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Әсхәт Низамов эшен яратып башкара, яшьләргә остаз булып тора

Узган елның 21 августы нефть һәм газ табу операторы Әсхәт Низамов күңелендә озак сакланыр: бу көнне “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов кулыннан Россия Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын алды.

“Лениногорскнефть” идарәсенең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә  Әсхәт Низамовның бригадага килеп эшли башлавына да 40 ел булды.

Әсхәт Габдулхаевич Низамов Шөгердә туып-үсә. Башка яшьтәшләре нефтьче булырга дип уйлап йөрсә, ул автомобильләр ясау турында хыяллана. Малай чакта ук велосипедны үзе сүтеп, җыя торган булган. 10 яшьтә мотоцикл йөртә башлый, 14 яшьтә исә әтисенең йөк машинасына утыра. Тик инженер-конструктор булырга язмаган икән, 8нче класстан соң Лениногорск нефть техникумына укырга керә һәм “техник-механик” белгечлеге ала.


Укуын тәмамлаган 19 яшьлек егетне 6нчы нефть промыселына оператор булып эшкә алалар. Бер айдан дежур оператор итеп билгелиләр.
-    Мин соңрак кына нефтьче һөнәренең никадәр кызыклы икәненә төшендем. Ә башта бу турыда уйламадым да. Остаз артыннан ияреп йөрдем, кайда нәрсә әйтәләр, шуны эшләдем. Сораштырып аптыратып та бетергәнмендер. Соңрак инде барысын да үзем уйлап, төшенеп эшли башладым. Армиядән соң да Мәхмүт Мөхәмәтҗанов җитәкләгән бригадама кайттым. Безнең бригада Мәхмүт абый булу сәбәпле, алдынгылар рәтендә иде. Мин аңардан күпне өйрәндем, - дип сөйли Әсхәт Габдулхаевич.


Әсхәт Низамов хәтерендә 2006 елның кышы саклана. Ул чакта ике атнадан артык бик нык суыклар дәвам иткән. Насослар эшләми башлаган ул вакытта. Берничә тәүлек дәвамында шунда кунып, нефтьүткәргечне җылытып эшләргә туры килгән.
Нефть һәм газ табу буенча оператор эше экстрен рәвештә мөстәкыйль карар кабул итү белән бәйле. Физик яктан да әзер булу, түземлелек тә кирәк.

-    Дөрес, мин хәзер яшь түгел инде. Шулай да минем эшләргә теләгем, көчем дә, сәламәтлегем дә бар, - ди Әсхәт абый. – Коллектив әйбәт, дус-тату. Беренче көннән үк яшьләрне бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтәбез. Техникум, институт дипломы булган яшьләр эшкә килә. Алар оператор һөнәреннән башлый. Бу дөрес алым дип уйлыйм. Эшнең барышына төшенсәң генә, алга таба барып була.

Шәхси осталык күрсәтү буенча аның хезмәт кенәгәсе дәлил булып тора. Анда бер генә язу: эшкә билгеләнү вакыты. 4нче промыселда 40 еллык хезмәте идарәнең, “Татнефть”нең күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, республика, Россия дәрәҗәсендәге бүләкләре белән билгеләнгән.

Хатыны Римма Касимовна белән 30 елдан артык бергә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Кече уллары Ришат әтисе юлыннан киткән, аның бригадасында хезмәт юлын башлый.
 

Наталья ЗВОНАРЕВА

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев