Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Энҗе Хәсәнованың әни назы, шәфкатьлелеге чиксез

Беренче тапкыр, танышырга килгән көнне “әни” диеп йөгереп килеп, Энҗе ханымның муенына сарылган 2 яшьлек кызчык – бүген инде үзе әни булган.

Мәктәпне, югары уку йортын тәмамлаган, үз гаиләсен корган Айгөлгә талантлы, белемле, дәрәҗәле кешеләр дә очрамый булмагандыр, әмма аның тормышына яктылык сибеп, үрнәк булып торган кешесе бар:

“Әни – минем идеалым ул! Мин  аның мәңгелек хәрәкәт тәгәрмәче сыман, эштә дә, гаиләдә дә өлгерүенә гаҗәпләнәм. Ул  кайчагында  үзен кырыс итеп күрсәтергә тырышса да,  аның нечкә күңелле икәнлеген беләм мин. Изге йөрәкле, ярдәмчел  һәм бик акыллы. Без тормышта ирешкән уңышыбыз, бар булганыбыз- әниебез ярдәме белән булды.  Әнинең куллары алтын. Балачакта,  апам  Язгөл белән бергә  чыгыш ясарга  ул безгә сәхнә күлмәкләренә кадәр тегә иде, мәктәптә укыганда  үткәрелгән төрле бәйгеләр өчен тәм-томнар пешерде.  Хәзер безне Һәрвакыт үз куллары белән әзерләнгән төрле ризыклар белән каршы ала.  Матур итеп җырлый, әмма апа белән минем җырлаганны тыңларга ярата төшә.  Аңардагы юмор хисен аңлатып бетереп булмый, ул көләргә ярата, безне дә көлдерә. Әйткәнемчә,  әниебез бик талантлы,  бәйгеләрдә еш катнаша һәм призлы урыннар да яулый.  Мин аның белән бик горурланам,  аңа булган яратуым да,  рәхмәтем дә чиксез”, - дип сөйли Айгөл.

Көтмәгәндә өч балалы

Белеп әйтә инде кызы Энҗе Хәсәнова турында.  Үзе бик җитди хезмәт кешесе булуга карамастан, гаиләсе турында юмор белән, безнең гаилә җыелма команда ул, ди. Лениногорскига ул беренче гаиләсе таркалгач, кызы Язгөл әле бик  бәләкәй вакытта килеп төпләнгән. Тумышы белән  Мөслим районыннан. Саф суларын эчеп, моңлы сандугачларын тыңлап үскән кызда җан җылысы, рухи байлык күпме булса,  үз язмышын үз кулында тотып, тормышын яңабаштан башларлык ихтыяр көче дә нык булган.  Гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган Энҗе Гаяновнаны  Лениногорскиның 11 нче  гимназиясендә эшли башлаган елларында ук, татар теле һәм әдәбияте белгече буларак  та, бала күңелен аңлап һәрчак ярдәмгә әзер торучы мөгаллим буларак та үрнәк итеп куялар иде. 

Шулай көйле генә яшәп торган көннәрнең берендә аны ике бәләкәй баласы  булган Фәрит белән таныштыралар.  Балаларның кечесе Айгөлгә – 2 яшь тә 4 ай, ә зурысы Русланга – 4 яшь була. Әниләре вафат булу сәбәпле, ана назыннан мәхрүм калган ике сабый, Энҗене күрү белән  “әни” диеп аның  кочагына килеп сарылалар. Инде күптәннән әти сорап интектергән Язгөл  әтиле дә, энеле-сеңелле дә була. Үзен дә бик якын итәләр.

"Минем әнием бик йомшак, киң күңелле, чибәр, талантлы, игьтибарлы җанлы, зур йөрәкле кеше! Ул, гомумән,  Һәркем өчен дә әни! Янында булган  һәрбер кешегә ярдәм кулын сузып, җылы карашы белән жәлеп итә! Мин үзем бик бәхетле, ә бәхет бит ул әни сөте белән йөрәккә үтә! Әнием мине тормышта бирешмәскә, көлергә, гомернең рәхәтен күреп яшәргә өйрәтте! Әни - бик талантлы укытучы, олы йөрәкле әни, бәхетле хатын-кыз  һәм ягымлы-йомшак  әби. Мин әнием белән горурланам!"- дип сөйли  Язгөл әнисе турында.

Сокланабыз сезгә

“Безнең җыелма командабызга 25 ел була инде, гаиләбез ишәйгәннән ишәя бара, - ди  Энҗе ханым, - хәзер кияүләрем, киленем, оныкларым да бар. Бәләкәчем Айгөл дә әни булды. Язгөлнең ике баласы бар. Улым Руслан белән киленем Зәлия Мактамада яшиләр.  Балаларымнан беркайчан да үз әниләре булуын яшермәдем, алар әниләре турында белеп үстеләр.  Ул рус кызы, Наталья исемле булган, башка дин кешесе булсам да, аны искә алып дини мәҗлесләр үткәрдем, аның әнисе белән дә уртак тел таптык, баштарак җиңел булмады, билгеле.  Фәритнең туганнары, әти-әнисенә, бигрәк тә – әтисенә рәхмәтем чиксез,  алар  безгә терәк, ярдәмче булдылар. Искиткеч игелекле, изге кешеләр. Әти гүр иясе булды инде, аны югалтуны бик авыр кичердем. Хәзер без аның нигезендә  йорт  төзедек, шунда яшибез. Гаилә зур булгач өебездән кеше өзелми, аеруча   шимбә көннәрендә  ачык ишекләр көне була. Үземнең кинәттән вафат булган апамның өч баласы да якын итеп безгә кайтып йөриләр”.

Энҗе Хәсәнова  бүгенге көндә 2 нче мәктәптә милли белем һәм башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары булып эшли.

11нче гимназиядә эшләгән елларында ук, “Ел укытучысы” бәйгесендә  җиңгәч,аны котлап чыккан жюри әгъзасының сүзләре хәтердә калган: “Балаларга карата  шул чаклы ихласлык, мәрхәмәтлелек,  аларны аң-белемле итәргә теләгегез шундый көчле, безнең планета кешесе түгелдерсез, Энҗе Гаяновна”,- дигән иде, әллә аның сүзләрендә хаклык  бармы...

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев