Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Таһир Шәмсуаров: "Яңа елга безгә килегез"

Яңа елга безгә килегез Бер карасаң искесе дә якын, Үзенә күрә кызык табасың. Кар төштеме күңел көтә башлый Кыш бабайлы елның яңасын! Кар кызы да күптән сагындырды, Өлгергәндер энҗе күлмәге. Чыршы төпләрендә көтә бүген Яңа елның яңа бүләге! Әкияткә ышанырга кирәк, Шулай яшәү кызык беләмен Бабакайның кызыл зур капчыгын Күтәрешеп...

Яңа елга безгә килегез

Бер карасаң искесе дә якын,
Үзенә күрә кызык табасың.
Кар төштеме күңел көтә башлый
Кыш бабайлы елның яңасын!

Кар кызы да күптән сагындырды,
Өлгергәндер энҗе күлмәге.
Чыршы төпләрендә көтә бүген
Яңа елның яңа бүләге!

Әкияткә ышанырга кирәк,
Шулай яшәү кызык беләмен
Бабакайның кызыл зур капчыгын
Күтәрешеп бару исәбем.

Чана эзен күзлим таң атуга,
Ак буранда атлар бар сыман.
Кыш бабайның җирдә барлыгына
Мин бүген дә әле ышанам!

Шушы бәйрәм шатлык алып килә,
Бәхет алып килә, белегез
Чын кыш бабай күрәсегез килсә,
Яңа елга безгә килегез!

Искесенә зур рәхмәтләр әйтеп
Куллар болгап озатып каласы
Кыш җиттеме күңел көтә башлый
Кыш бабайлы елның яңасын!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев