Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз тавышын бирде

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында сайлады. - Сайлауларга күтәренке кәеф белән килдек, урамда да көн бүген нинди матур, кояшлы, нәкъ бәйрәмчә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына салганнан соң журналистларга. - Быелгы сайлаулар аеруча...

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында сайлады.


- Сайлауларга күтәренке кәеф белән килдек, урамда да көн бүген нинди матур, кояшлы, нәкъ бәйрәмчә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына салганнан соң журналистларга. - Быелгы сайлаулар аеруча җаваплы: халык Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлый.

Сайлау алдыннан халык белән күп очрашулар үткәрелде. Мин үзем генә дә унҗиде районда булдым, халыкның тәкъдимнәрен тыңладым. Кешеләр Татарстанда тынычлык, милләтләр арасында дуслык, социаль-икътисади үсеш дәвам итүенә ышанып, сайлауларга барачакбыз, дип фикерләрен җиткерде. Татарстан Россиядә шактый мөһим күрсәткечләр буенча алга киткән төбәкләрнең берсе.

Киләчәктә дә шушы үсеш тизлеген югалтмыйча, сайлаган юлдан тайпылмыйча атларга язсын, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев