Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның атказанган нефтьчесе Җәмил Хәйретдиновның хезмәт еллары нәтиҗәле узган

- Кем белә, әгәр әни авыр сугыш елларында әтинең саратов гармунын сигез килограмм онга алмаштырмаган булса, бәлки мин гармунчы булыр идем, әтием дә авылга оста гармунчы иде. Гармун белән бәйле булган язмыш та башкача булыр иде. Ләкин бүгенге тормышыма, язмышыма зарланмыйм, рәхмәтлемен, - ди Татарстанның атказанган нефтьчесе, “Татнефть” компаниясенең мактаулы нефтьчесе Җәмил Хәйретдинов.

 

Бу көннәрдә Җәмил Фәтхетдинович хатирәләрне барлый, узган тормыш юллары турында уйлана. Сәбәбе дә бар: шушы көннәрдә 80 яшен билгеләп үтәчәк. 80 ел гомер... Әйтергә генә ансат. Әлеге еллар халык өчен хезмәттә, тырышлык, фидакарьлек күрсәтеп, шәһәр, республика үсешенә өлеш кертеп узган бит.

Дәһшәтле сугыш башланган елны – 1941 елның 12 июнендә Түбән Чыршылы авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе сугышка китә, 1942 елда аңардан соңгы хат алалар. Гаиләдә ир-егетләрдән иң өлкәне –  12 яшьлек абыйсы була.
Туган авылында 7 классны тәмамлагач, күрше Федотовка мәктәбенә йөреп укый. “Укыганда “өчле”не билгегә дә санамадым. Әти исән булса, институтка да кергән булыр идем”, - ди Җәмил ага.
Армиядән соң 1964 елда газ хезмәтенә урнаша. Параллель рәвештә  Мәскәүдә югары белем дә ала. Аннары аны шәһәр комитеты комсомолына инструктор итеп алалар, ике елдан шәһәрнең эре оешмасы булган “Иркеннефть” идарәсенә комсомол ешмасы секретаре буларак эшкә чакыралар. Актив эше өчен ЦК ВЛКСМ билгесе белән бүләклиләр, шулай ук “Данлы хезмәте өчен”, “За трудовое отличие”  медальләре дә аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Өч елдан соң промыселга китә, нефть табу ничек була икәнен үзеңдә сынап карарга кирәк бит. Монда тәҗрибә туплый, соңрак Мангышлак ярымутравында «Узеннефть» ятмаларын үзләштерүдә фәнни-эзләнү лабораториясен җитәкли.  6 елдан соң аны язмыш янәдән “Иркеннефть”кә китерә. Өлкән геолог, нефть промыселы начальнигы, производство базасы җитәкчесе булып эшләргә туры килә. Биредәге эшчәнлеге дә Хөкүмәт тарафыннан бәяләнми калмый: Татарстанның атказанган нефтьчесе, “Татнефть”нең мактаулы нефтьчесе исемнәренә лаек була.


1989 елда Җәмил Хәйретдиновны “Иркеннефть” идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вакытта идарә Лениногорскидан Карабашка күчә. Аның эшчәнлегендә мөһим юнәлеш – хезмәткәрләрне социаль яктан яклау. “Карабашта нефтьчеләр өчен торак төзелеше башланды, аннары спорт корылмалары, парклар – барысы да халык өчен булды”, - дип искә ала.

ТУЛЫСЫ белән "ЗАМАН СУЛЫШЫ" газетында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X