Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы мәктәбеннән Реналь Даутов язгы сипкелләр бәйгесендә җиңүче булды

Сипкелле кешеләрне сөйкемле була, диләр. Язучы – шагыйрьләрне рухландырган сипкелле-сөйкемле кешеләр бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге “Заман сулышы” газетасы сайтында игълан ителгән иде.

Ул 12 нче апрельдән - 12 нче майга кадәр дәвам итте. Бәйгенең җиңүчесе – Урмышлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Реналь Даутов. Бәйгенең шартлары буенча, ике юллык  шигырьнең азагын тәмамларга һәм сипкелләр күренеп торган фоторәсем куярга кирәк иде. Реналь ике шартны да тулысы белән үтәгән, шигыре дә күңелле генә. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез. Бәйгенең спонсоры "Грэн" кибете, җиңүчене аның бүләге көтә.

 

 

Кояш мине бик яратып борын очымнан үпте,

Тагы да сөйкемле булсын дип сипкелләр бүләк итте.

Яз көне күбрәк була сөйкемле сипкелләрем,

Сипкелле булгангадырмы матур үтә көннәрем.

 

Көзгегә карыйм да үзем сипкелләрем күзәтәм,

Бигърәк матур килешеп тора мин аларны үз итәм.

Тәвәккәл дә, шук малай мин, әле тагын сипкелле,

Шәүкәт Галиев абыйның Шәвәлие шикелле.

Реналь Даутов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X