Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Якташларыбыз керәшеннәр фестивалендә җиңү яуладылар

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырган “Җәшнә, кояш, җалтыра” бәйге-фестивалендә катнаштылар.

"Керәшен шагыйрьләре шигырьләренә әдәби-музыкаль композиция" номинациясен якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим шигырьләренә “Сөйләмә син миңа” әдәби-музыкаль композициясе белән 2 урынга лаеклы дип табылдылар, 7 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

Әлеге композициядә: Лениногорск китапханәләр челтәре директоры Хәсәнова Гөлнара,  Г. Тукай исемендәге китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова, шәһәребезнең театр артистлары  Рафис Сөләйманов, Гүзәл Талипова, режиссер, “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәповалар катнашты.

Әлеге әдәби-музыкаль чыгышта Гәрәй Рәхим сүзләренә якташыбыз, шагыйрә, композитор, җырчы  Людмила Аланлы иҗат иткән “Сөйләмә син миңа” җыры башкарылды.   Гала-концертта аны  Ләйсән Рахманова җырлады,  әлеге җырны бик җылы кабул иттеләр.

Бәйге-фестивальдә  Федотовка авылыннан "Автор - башкаручы. Җыр" номинациясендә Федоров Виталийга - 3 урын бирелде, 5 000 сертификат белән бүләкләнде, Людмила Аланлы "Автор - башкаручы. Җыр"номинациясендә 1 урынны алды. 10 мең сумлык сертификатка ия булды.

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев