Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Якташыбыз Гәрәй абый Рәхимне искә алып...

Бүген татар әдәбияты зур югалту кичерде, Гәрәй Рәхим арабыздан китте.

Татар әдәбиятына никадәр бай мирас калдырды. Ул шигырьләр, язмалар халык күңеленә үтеп керде. Әйдәгез әле, бергәләп язучының шигырьләрен искә төшерик, укыйк.

 

Оныттың бугай

Сине уйласам, мине моң баса,

Борчылып йөрим инде ничә ай.

Күңелем сизә, назлы язларны

Оныттың бугай, оныттың бугай.

Еракта калды, дәртләнеп, ярсып,

Без җырлап үткән ул яшел тугай.

Кабатлап булмый торган чакларны

Оныттың бугай, оныттың бугай.

«Сөй!» — дип үтенмим, ләкин үкенмим

Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.

Син мине түгел, яшьлекнең үзен

Оныттың бугай, оныттың бугай.

 

Гомер

Артта кала кышның бураннары,

Җанга тигән ачы еллар кала;

Юлда кала яшьлек, яулык болгап,

Гомер дигән пар ат алга чаба.

Бар да кала, бар да артка күчә,

Юл буенда өметләрең кала,

Күпме язлар, күпме назлар…

Гомер дигән пар ат һаман чаба.

Гомер дигән пар ат алга чаба,

Үткән кайтмый, яңа таңнар алда.

Еллар чаба, йөрәк түзми яна,

Әйди һаман киләчәккә таба.

 

Ни җитми

Миңа ни җитми соң бүген?..

Миңа җитми яшь чагым,

Әнием пешергән коймак,

Кырда яккан учагым.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Әтинең кырыс йөзе,

Печән бир диеп ялварган

Сыерның моңлы күзе.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Башаклар җыйган камыл,

Тамакка ач, ә рухка бай

Мин туып-үскән авыл.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Син — тәүге мәхәббәтем.

Синнән башка мин бер дәрвиш,

Синнән башка мин ятим.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Салютташ, сәламдәшләр,

Минем һәр шигырь юлыма

Шатланган каләмдәшләр.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Казанның иске чагы.

Аның бөтен чатларында

Гөрләгән татарчасы.

Сиздем… Сиздем мин тормыштан

Тик бер үкенеч алган -

Картаюны сизми генә,

Аңа сиздермичә генә

Үтеп китәсе калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев