Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Якташыбызның яңа китабы чыкты

Якташыбыз Әгъләм ага Бәдретдиновның чираттагы китабы дөнья күрде. Автор Кирлегәч авылында туып үскән. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши. Китап “Без кем, кайдан?” дип атала.

 

Әгъләм ага Бәдретдиновның яңа китабы татар халкы тарихындагы ак тапларны ачыклауга корылган. Язма мирасы бөтенләй диярлек юкка чыгарылган татар халкының үткәнен барлау өчен автор бик күп чыганаклар белән эшләгән.

Ул, үз халкының патриоты буларак, татар милләтенең асыл сыйфатларын ачыклый, аңа гына хас булган аермалыкларны эзли.

Китап үз укучыларын табар дип уйлыйбыз һәм авторга яңа иҗади уңышлар телибез.

ФОТО: соцсеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев