Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яшүсмер су коенырга киткән җиреннән кайтмаган

Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмерне эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Үсмерне эзләү шул ук...

Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмерне эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр.
Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Үсмерне эзләү шул ук көнне башлана һәм бүгенгәчә дәвам итә.
"Бу эшкә 21 хезмәткәр һәм 1 берәмлек техника җәлеп ителгән", - дип ачыклык керттеләр республиканың гадәттән тыш хәлләр ведомствосында.
Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов сүзләренчә, 7нче (Лениногорск) зона эзләү-коткару отряды водолазлары Ыкның үсмер югалган урынында бүген соңгы көн эшли. Бүген дә табылмаса, халык эзләү эшенә кушылырга әзер, волонтерлар да кисәтеп куелган, диде ул.
Рушат Солтанов үсмернең актив тормыш рәвеше алып баруы, иптәшләре белән бергә футбол уйнарга яратуы, аралашучан, һәрвакытта хәрәкәттә булуы, Мөслимнең лицей-мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлап, шушы көннәрдә төп гомуми белем турында аттестат алып, һөнәри училищега укырга ниятләп йөрүе турында да әйтте.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев