Заман сулышы

Аклык эчендәге балкыш

"Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була" Р.Фәхреддин. Керкәле мәктәбендә "Балкыш" тапшыруының чираттагысы үтте. Аны, гадәттәгечә, укучылар алып барды. Ул балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә, бөек якташыбыз Р.Фәхреддин мирасын укучыларга җиткерүдә әһәмиятле чара булып тора. VI сыйныф укучылары әзерләгән чыгыш, галимнең түбәндәге сүзләре белән башланды: "Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә,...


"Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була" Р.Фәхреддин.
Керкәле мәктәбендә "Балкыш" тапшыруының чираттагысы үтте. Аны, гадәттәгечә, укучылар алып барды.
Ул балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә, бөек якташыбыз Р.Фәхреддин мирасын укучыларга җиткерүдә әһәмиятле чара булып тора. VI сыйныф укучылары әзерләгән чыгыш, галимнең түбәндәге сүзләре белән башланды: "Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер. Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки, эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, гүзәл холык, гаделлек кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр". Аделина Сөләйманова, сүзен дәвам итеп: "Матур итеп уйлый белгән кеше - матур итеп эшләргә омтыла. Кешенең җанын, рухын сафландыру өчен алып барыла ул безнең "Балкыш", - дип алдагы сәхифәләр белән таныштырды.
"Иман иңсен күңелләргә" сәхифәсен Наилә Гыйматдинова "Фатиха" сүрәсе белән башлады.
Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү бетсен өчен бердәнбер чара - әдәп-әхлакны ныгыту", - дип язган Р.Фәхреддин. Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала, - дип саный галим.
- Кышкы каникул чорында күп кенә укучыларыбыз мәчеттә оештырылган лагерьга йөреп, дини белем алды. Бу куанычлы күренеш барыбызны да шатландырды. Татарны гасырлар буе ислам дине һәм аннан куәт алган әхлагыбыз саклап килгән. Әби-бабайлардан калган, мең кат сыналган әхлагыбызны калкан итик!
"Әдәби сүз" сәхифәсен "Тәнгә азык кирәк булган кебек, акыл, йөрәк һәм җан да шулай ук азык таләп итә" сүзләре белән Регина Хөснетдинова ачып җибәрде. Р.Фәхреддин: "Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, фикерләрне нурландыручы, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китаплар алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз. Файдалы китапларны уку - күңелгә шатлык китерер, зиһенгә куәт бирер, кешеләрнең йөзенә нур китерер", - дигән.
- Галимнең "Балаларга нәсыйхәт" китабы буенча күп кенә укучылар иҗади эш дәфтәрләрен башлады инде. Киләсе тапшыруларда үзегез укыган әсәрләр турында фикерләрегез белән уртаклашырга студиябездә көтеп калабыз.
"Мәктәп тормышы" сәхифәсен алып баручы Гөлнара Галләмова белән Зәлия Бәдретдинова уку елының беренче ярты елында ирешкән уңышларга тукталды. Алда торган бурычларның берсе - тырышып уку, икенчесе -тәртипне яхшырту, бер-береңне хөрмәт итеп тату яшәү. Гөлнара сүзен дәвам итеп, Р.Фәхреддиннең "Шәкертлек әдәбе " хезмәтеннән мисаллар китерде:
- Укучы остазының гайбәтен сөйләмәскә;
- Кирәк булмаганда, остазының алдыннан йөрмәскә, аның урынына утырмаска, остазы рөхсәтеннән башка сөйләшмәскә;
- Остазының изге ният белән башкарылган һәр матур эшләренә иярергә;
- Остазының балаларын, якыннарын, үзен, дусларын хөрмәтләргә һәм олыларга тиеш,- дигән.
Зәлия Бәдретдинова:
- Галим Әнвәр Хәйри бу хакта: "Менә бу алтын сүзләр бүгенге көн укучысының аңында булырга тиеш. Әлеге сүзләр көндәлек мәктәп тормышында укучының укытучыга карата мөнәсәбәтенең табигый рәвештә изге мөнәсәбәт булганлыгын, ата-анага күрсәткән кебек укытучыга кадер- хөрмәт күрсәтелергә тиешлеген дәлилләп тора. Бүген бу күркәм гадәтләрне мәктәпләргә кире кайтарырга кирәк", - ди.
Гөлнара белән Зәлия директорыбыз Әкрәм Гыйләҗевны - 55 яше, башлангыч сыйныф укытучысы Р.Хәйретдинова, тарих укытучысы Җ.Бәдретдиновны һәм гыйнвар аенда туган көннәрен билгеләүче укучыларны котлап, музыкаль сәлам тапшырды.
Самара өлкәсенең Камышлы районы Балыклы авылында туып-үскән, Казан дәүләт педагогия институтында белем алган Әкрәм Гата улын язмыш безнең якларга китергән. 30 елга якын гомерен мәктәбебез белән бәйләп, аңа хезмәт куйган Әкрәм Гата улын укытучылар да, укучы һәм ата-аналар да ихлас күңелдән котлады. IX сыйныф укучылары башкаруында Бәхеттә-шатлыкта" җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.
Балкышлылар оештырган "Мин тормышны яратам" дигән рәсемнәр , «Эшләрендә күңел җылысы" дигән кул эшләре күргәзмәсе залдагы һәркем, хәтта директорыбыз өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Бу хакта VII сыйныф укучысы Гөлинә Галимова сөйләде:
- Әкрәм абыйның кызы Лилия апа турында күпләрегез белмидер әле. 28 яшен тутыручы Лилия апага безнең кебек мәктәптә уку бәхете тимәгән. Алты яшендә аяктан еккан каты авыруы аркасында, аның күзләре әйбәт күрми, уң кулы эшләми. Шуңа карамастан, Лилия апа югалып калмаган. Бертөрле үтә торган тормышын бизәп, күңелендәге хисләрен кәгазьгә төшергән. Әлеге күргәзмәләр шул хакта сөйли. "Эшләрендә - күңел җылысы" күргәзмәсендә исә, аның энҗе-сәйләннәрдән, төрле төстәге төймәләрдән ясаган халкыбызның милли бизәнү әйберләрен күрәсез. Менә бу муенса, беләзек, кольеларны бары сул кул белән генә эшләү күпме сабырлык, ихтыяр көче, түземлек сорый. Башкалар сау-сәламәт килеш тә эшли алмаган бу муенса-беләзекләр һәркемне кызыктырырлык итеп, зәвыклы һәм матур эшләнгән. Аларны күргәч, сатып аласы килә башлый. Без Лилия апага исәнлек һәм киләчәктә күргәзмәләренең мәктәптә генә түгел, район, республика күләмендә танылуын телибез.
"Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була", - дигән Р.Фәхреддин. 2001 елда башланган "Балкыш"ыбызның дәвамлы булуы һәм нәтиҗәсе күз алдында. Киләчәкнең нинди булуы безнең бердәм тырышлыгыбыздан тора. Шушы ыгы-зыгылы заманда бер-беребезнең кадерен белеп, хөрмәт итеп яши безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: