Заман сулышы

Батырша исеме – халык хәтерендә

Шушы көннәрдә Тимәш мәктәбендә булып узган республикакүләм фәнни-гамәли конференция милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланды. Конференциядә безнең шәһәр һәм район татар теле укытучылары белән берлектә, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт һәм башка районнардан килгән күп кенә кунаклар да катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләү өчен башта сүз Тимәш урта мәктәбе директоры Хәлил Шәриповка бирелде. Ул...

Шушы көннәрдә Тимәш мәктәбендә булып узган республикакүләм фәнни-гамәли конференция милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланды.


Конференциядә безнең шәһәр һәм район татар теле укытучылары белән берлектә, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт һәм башка районнардан килгән күп кенә кунаклар да катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләү өчен башта сүз Тимәш урта мәктәбе директоры Хәлил Шәриповка бирелде. Ул конференция эшенең тәртибе, максатлары белән таныштырды. Килүчеләр арасында язучы, "Батырша" романының авторы, тарихчы, милләт язмышы белән яшәүче, тарихи гаделлек өчен көрәшүче фидакарь кеше, үзе дә Батырша кебек каһарманнар сафында торырлык шәхес - Җәмит ага Рәхимовның тормыш иптәше Галия апа да бар иде. Ул исә чыгышын "Батырша" романының язылу тарихы белән бәйләде. Укучы әле моңа кадәр белмәгән кайбер фактларны да атап китте...
Кем соң ул Батырша? Ул 1755 елгы татар-башкорт явының рухи җитәкчесе, юлбашчысы була. Пугачев восстаниесеннән 20 ел элек күтәрелгән Батырша явын рус галимнәре Россиядәге беренче зур милли-азатлык хәрәкәте дип бәяли. Юлбашчының, үз исеме Абдулла, атасы - Гали, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә безнең якларга күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.
Шәкерт чагында ук гайрәтле һәм тәвәккәл булып, умарта оясын басарга кергән аюны йодрыгы белән сугып үтергәннән соң, мишәр малае Абдулла халык телендә Батыршага әйләнә. Mәшhүp хәзрәтләрдән белем алып, указлы мулла була, авыл халкының мәхәббәтен яулый, гаҗәеп дәрәҗәдә намуслы-инсафлы булганга, Идел белән Җаек арасында әүлия дигән даны тарала.
Kahapманның күз алдында Ислам диненә каныгу, мөселманнарны көчләп чукындыру, халыкны зар елату артканнан-арта бара. Менә бер заман халыкның түземе бетә. Казан, Ырынбур, Тубыл губерналарының игенчеләре, терлекчеләре Батырша әүлиягә килеп баш ора - бу бәлаләрдән коткаруын ялварып сорыйлар. Михнәт чигүче милләттәшләребезнең гозеренә колак салып, бөек шәхес «халыкларны кыздырмак вә егетләмәк хаты» белән әйләнә-тирәдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә, ягъни баш күтәрергә өнди, чакыра.
Бөек шәхеснең аянычлы язмышы да, холык-фигыле дә һәркем аңларлык, һәм сокланырлык итеп сурәтләнгән.
Укытучыларның чыгышлары һәммәсе дә фәнни нигезләнгән, бай эчтәлекле иде. "Батыршаның патшабикә Елизаветага язган хаты", "Татар әдәбиятында Батырша образы", "Урта мәктәптә "Батырша" романын укыту методикасы" һәм башка күп кенә чыгышлар тыңланылды. Чараның практик өлешендә Тимәш мәктәбе укытучылары дәресләр һәм мастер-класс күрсәтте. Дәресләрнең һәммәсе дә Батырша истәлегенә багышланды.
Батырша кебек каһарманнарыбызның батырлыгын яшь буынга җиткерү - һәркайсыбызның изге бурычы. Батырша исеме халык хәтерендә икән, димәк, халык үз каһарманнарын онытмый, яшь буынны аларның батырлыгы үрнәгендә тәрбияли. Тимәш мәктәбендә узган конференциянең төп максаты да - әнә шуннан гыйбарәт иде.
Әлеге чараны әзерләүче һәм үткәрүче Х.Шәрипов җитәкләгән Тимәш урта мәктәбе укытучылары коллективына зур рәхмәт әйтәсе килә. Шундый чаралар әледән-әле кабатланып торган очракта гына укучыларыбызда милләтпәрвәрлек, милли үзаң һәм башка шундый күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә ирешербез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: