Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Әдәпкә – яшьтән үк

Балалар - безнең киләчәгебез. Телибезме-теләмибезме, яратабызмы-яратмыйбызмы, яшьләрнең кулыннан бер эш килми, дип зарланабызмы-зарланмыйбызмы - дөнья барыбер яшь буын кулына калачак. Чөнки берәү дә мәңгелек түгел. Берәүләр китеп бара, икенчеләре килә. Әмма килгән һәрбер яңа буын үткәненә караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп белән әхлак ягыннан да, гыйлем һәм сәламәтлек ягыннан да....

Балалар - безнең киләчәгебез. Телибезме-теләмибезме, яратабызмы-яратмыйбызмы, яшьләрнең кулыннан бер эш килми, дип зарланабызмы-зарланмыйбызмы - дөнья барыбер яшь буын кулына калачак. Чөнки берәү дә мәңгелек түгел. Берәүләр китеп бара, икенчеләре килә. Әмма килгән һәрбер яңа буын үткәненә караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп белән әхлак ягыннан да, гыйлем һәм сәламәтлек ягыннан да. Моны исә әти-әниләр генә түгел, тәрбиячеләр, укытучылар, җәмгыять тә кайгыртырга тиеш. 11 нче гимназия укучыларының әхлагы нык булуда шигем юк. Чөнки монда һәр укучыга тиешле әхлак нигезләре гарәп теле дәресендә генә түгел, тәрбияви чараларда да бирелә. Коръән елы уңаеннан үткән әдәп-әхлак кичәсе моңа ачык дәлил.


Укучылар актлар залына җыелганда ук, нинди кичә үтәсен аңлап, башлары яулык бәйләп, түбәтәй киеп керделәр. Магнитофон тасмасыннан Коръән аятьләре яңгырый башлагач, зал тып-тын калды.
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим" дип башлап җибәрде кичәне гарәп графикасы мөгаллимәсе Гөлсинә Волкова.
- 922 елның 12 маенда Идел буе болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткәнгә быел 1 мең 90 ел, ә мөселманнарның изге китабы - Коръәнгә 225 ел. Без сезнең белән бу залга әнә шул уңайдан җыелдык. Бисмилла әйтеп, ниятлик. Чөнки һәрбер эш, һәрнәрсә нияттән тора, - диде мөгаллимә. Һәм аның сүзләрен куәтләп, III "А" сыйныфы укучылары "Фатыйха" сүрәсен укып, аның аңлатмасы белән таныштырды.
Белгәнебезчә, "Фатыйха" - Коръәни Кәримнең иң беренче сүрәсе һәм шул ук вакытта ул - гүзәл бер дога да. Ул - Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән сөекле иячесе Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһиссәләм өйрәткән илаһи бер дога. Сүрәнең аңлатмасы болай: "Һәрбер мактаулык барча галәмне тәрбия кылучы, дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кылучы, вә кыямәт көненең хуҗасы булучы Аллаһы Тәгаләдер. Әй, Раббыбыз! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз, вә Синнән генә сорыйбыз. Безләрне туры юлга күндер, шул кемсәләрнең юлына син аларга изге нигъмәтләр бирмешсең, ачуланмыш вә азмыш кешеләрнең юлыннан башка юлга, ягъни яхшы юлга күндер. Әмин".
Бу сүрә күп савап китерер. Шуңа күрә дә ул һәр намазда укылырга тиешле. Кечкенә яшьтән үк бу доганы һәр көн күп тапкыр укый башлаган мөселманнарның кешелек сыйфаты да үзгәрер, билгеле тәртипкә салыныр, диелә дин китапларында. Кичәнең бу дога белән ачылуы да юкка түгел. Бала доганы укып, мәгънәсен аңлап, тәрбия, әхлак, әдәп сыйфатларын үзенә туплый һәм олы тормыш юлында югалып калмый. Мондый әхлак дәресләре, кичәләре баланы туры юлдан тайпылмаска, начар гадәтләрне үзләштермәскә өйрәтә. Мондый чаралар һәрбер мәктәптә үткәрелергә тиештер инде. Чөнки баланың күп вакыты мәктәптә уза. Гомумән алганда, әдәп-әхлакка бездә зур игътибар бирелә. Мәчеттә укучылар өчен гарәп теле дәресләре, әхлак нигезләре үткәрелә, җәен мөселман лагере эшли.
Кичәдә III сыйныфтан алып X сыйныф укучыларына кадәр моңлы итеп сүрәләр укыды, мөнәҗәт әйтте. Әхлакый тәрбия бирүче "Ачуың килсә - кадак как, тагын килсә йолкып ат", "Берегите свою награду" диелгән риваять сәхнәләштерелде. Залда дикъкать белән карап утырган укучылар да кичәдән читтә калмады. Викторина барышында үзләрен сынады, кичәдә ишеткән, күргән әхлак кагыйдәләрен колагына киртләп, күңеленә салып куйды. "Иман", "Ислам", "Хәдис", "Хөсетлек", "Буш сүз", "Тәкәббәрлек", "Сөннәт вә мобах гамәл" турында фикер алышты. Мәчеттән чакырылган хәзрәт тә кичәнең чын мәгънәсендә, әдәп-әхлак нигезендә үтүен ассызыклап, укытучылар эшенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы