Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Китапсыз калырга язмасын

Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Татар халкы гомер-гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган "Йосыф вә Зөләйха" кыйссасын кулдан-кулга күчереп язарлар иде микән? Габдулла Тукай Казанга...

Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.


Татар халкы гомер-гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган "Йосыф вә Зөләйха" кыйссасын кулдан-кулга күчереп язарлар иде микән? Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде.
Китапларны укучыларга җиткезә белергә, китап укуга балаларда кызыксыну уятырга кирәк. Бу яктан караганда, Шөгер балаларын бик бәхетле дияр идем. Чөнки райондагы бердәнбер балалар китапханәсе Шөгер авылында урнашкан һәм ул шушы көннәрдә 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу балалар китапханәсенә 1952 елны нигез салына. Анда үз эшенә бирелгән китапханәчеләр: Рәхимә Канзафарова, Җәүһәрия Билалова, Энҗе Билалова эшләде. Бүгенге көндә китапханә белән югары белемле, киң карашлы, оештыру сәләтенә ия булган Светлана Владимировна Загретдинова җитәкчелек итә. Ул эстафетаны 2004 елда Люция Минрахман кызын Галиуллинадан кабул итеп ала. Яшь белгеч үз остазларының йөзенә кызыллык китермәс өчен бөтен тырышлыгын куя һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Кайберәүләр, китапханәченең эше җиңел, алган, биргән китапларны язып кына утыра, дип ялгыша. Мондый кешеләрне мин балалар китапханәсенә чакырыр идем. Чөнки китапханәдә нинди генә кызыклы шәхесләр белән очрашулар, гаилә бәйрәмнәре, төрле иҗат бәйгеләре, викториналар, кичәләр оештырылмый. Әгәр шулай булмаса, 6 декабрь көнне балалар китапханәсенең 60 еллыгына зал тутырып тамашачы килмәс иде. Бу кичәгә килгән кунаклар китапханәнең 60 еллык тарихын гына түгел, ә мәдәниятебез, авылыбызның да 60 еллык тарихы белән танышты. Кичә җыр - бию белән үрелеп барды. Китапханә тарихы туган як тарихы, аның мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Шуңа күрә китапханәләрнең үсеш дәрәҗәсе илдә барган вакыйгалар, үзгәрешләр белән тыгыз үрелеп бара.
Бүгенге көндә китапханәнең уку залы матур итеп җиһазландырылган. Ул чиста һәм якты. Анда килүчеләргә барлык шартлар тудырылган. Уку залына күп төрле газет һәм журнал алдырыла. Хәзер анда укучыларның саны 900 гә җитә.
Бүген китапханә системасы, искелектән арынып, төбе-тамыры белән үзгәреп бара, заманча технологияләр кулланыла. Презентацияләр ясала, проектлар төзелә, яңа уңышларга ирешелә. Әгәр эшеңне яратып башкармасаң "Ел китапханәсе-2004", "Ел китапханәчесе-2005" конкурсында җиңүче исемен алып булыр идеме икән?! 60 еллык тарихы булган китапханәне юбилее белән котларга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ландыш Хатыйп кызы Хәйруллина килгән иде. Ул китапханәче Светлана Владимировнага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Дөрес, үз казаныңда гына кайнасаң, бернигә дә ирешеп булмас иде. Балалар китапханәсенә һәрдаим ярдәм итүче мәктәп һәм Мәдәният йорты коллективы, җирле үзидарә советы бар.
Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез, ягъни шул ук "Әлифба", "Туган тел",дәреслекләр, сүзлекләр, рәсемле басмалар, күңелне моңландыра, сафландыра торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул-дога да, изге сүз дә... Менә шуларсыз калып карыйк әле? Андый мескен хәлдә калырга язмасын! Китапсыз, язусыз яшәргә дучар халык-иң түбән халыктыр ул, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап