Заман сулышы

Әкияттән кунаклар

Ел саен 26 нчы балалар бакчасында шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырабыз. Былтыр үзәк китапханәгә барсак, быел балалар китапханәсеннән безгә, шагыйрьнең иҗаты белән таныштырырга дип, китапханәчеләр килде. Анна Майданова балаларга аңлаешлы итеп Тукайның язмышы турында сөйләде. Кечкенә Апушның яраткан уенын нәниләр белән берлектә уйнады. Китапханә мөдире Анна Дунаева Су...

Ел саен 26 нчы балалар бакчасында шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырабыз. Былтыр үзәк китапханәгә барсак, быел балалар китапханәсеннән безгә, шагыйрьнең иҗаты белән таныштырырга дип, китапханәчеләр килде.
Анна Майданова балаларга аңлаешлы итеп Тукайның язмышы турында сөйләде. Кечкенә Апушның яраткан уенын нәниләр белән берлектә уйнады. Китапханә мөдире Анна Дунаева Су анасы ролен башкарып, кеше әйберенә тимәскә кирәклеген аңлатты. Татьяна Симонова Шүрәле булып кунакка килде һәм, табышмаклар әйтеп, зирәклектә сынады. Балалар Тукай шигырьләрен сөйләде. Әкиятләреннән исә тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде бу көнне. Кичә барыбызга да ошады.
Земфира ӘХМӘТҖАНОВА, 26нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Яланаяклы балачак
Ял көннәрендә гаиләбез белән Керкәле авылында яшәүче әбием һәм бабам янына кайткан идек.
Кичен сөйләшеп утырганда, әби туган авылы - Сугышлыда үткән балачагы, сугыштан соңгы еллар турында сүз башлады:
"...Әйе, бар иде авыр чаклар. Кешеләр, ач булып, ни генә ашамый иде. Әчесеме, төчесеме, бары да, хәтта алабута да бара иде. Ә хәзер сайланабыз.
Сентябрь - октябрь аеның кырау төшкән көне. Мин, сигез яшьлек кыз, мәктәпкә барам. Кулда, букча урынына, яулыкка төрелгән "Әлифба", үзем - яланаяк. Сыйныфка кергәч, партам алдына утырып, аякны күтәрдем дә елый-елый аны уа башладым. Дәресләр беткәч, укытучым Тәскирә апа мине өенә чакырды... Ул көнне өйгә 43 нче размерлы ботинка өстерәп кайттым", - дигән сүзләр белән тәмамлады әби хикәятен.
Әбием балачагында күп авырлыклар күргән, әмма бирешмәгән. Ул саран түгел, киң күңелле кеше. Мин аны бик яратам.
Айгөл ГЫЙЛӘҖЕВА, 11 нче гимназиянең VIII "А" сыйныфы укучысы
Әбием белән очрашу
Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрнең берсендә без - Шөгер мәктәбенең III "В" сыйныф укучылары очрашуга әбиемне чакырдык.
Ул - Әнисә Абдуллина, сугыш башланган 1941 елны I сыйныфка укырга кергән. Әбием безгә үзенең сугыш чорында күргәннәре, ачлык-ялангачлык турында бик кызганыч итеп сөйләде. 1945 елның март аенда алар гаиләсе әтиләренең батырларча һәлак булуы турында хат ала. Әбием ятим калса да, мәктәптә тырышып укый, укуын алга таба дәвам итә, озак еллар, пенсиягә кадәр, мал табибы булып эшли.
Очрашуда ул безне тырышып укырга, тәртипле, намуслы булырга өндәде. Сыйныф җитәкчесе Миләүшә апа Гарифуллинаны тыңларга, мәктәпне тәмамлагач та аны онытмаска кирәклеген әйтте. "Беркайчан да сугыш булмасын, сезгә - кадерле балалар, бәхетле, тыныч тормышта гына яшәргә насыйп булсын", дип теләде. Без аның авырмыйча озак яшәвен теләдек. Рәхмәт сүзен әйтеп, күчтәнәч тә бирдек. Мин әбиемне яратам, аның белән горурланам.
Алинә АБДУЛЛИНА, Шөгер мәктәбенең III "В" сыйныфы укучысы
Урмышлы мәктәбе укучыларының иҗат эшләре
Иртә
Иртән торып чыгуыма,
Кояш елмаеп тора.
Кояшлы көнне күрүгә,
Күңелгә нурлар тула.
Иртән торып чыгуыма,
Песи йөри йөгереп.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Күңелне сөендереп.
Чәчәктән-чәчәккә күчеп,
Бал кортлары безелди.
Тавыклар чебиләренә
Йөгерә-йөгерә җим эзли.
Әтәчебез кунаклаган,
Биек койма башына.
Тузигыбыз йоклап ята,
Оясының каршында.
Иртән торып чыгуыма,
Барча җиһан җанлана.
Бу матурлыкларны күреп,
Күңелләрем сафлана.
Вилүзә СӘЙФУЛЛИНА, VI сыйныф
Безнең авыл
Авылым урманнарга бай,
Бар тагын чишмәләре.
Авыл яныннан узганда,
Керми калмагыз, яме.
Авылны икегә бүлеп,
Агып ята инеше.
Көзен зур уңышлар бирә,
Бакчаларның җимеше.
Урманында кошлар сайрый,
Яши төрле җәнлекләр.
Биек таулар итәгендә,
Пешә кызыл җиләкләр.
Авылымның байлыгы зур,
Бар уңган кешеләре.
Авыл яныннан узганда,
Керми калмагыз, яме.
Лиана ЛОКМАНОВА, VI сыйныф
Куян
Яшәгән ди бер куян,
Яраткан кызыл төсне.
Өе дә матур булган,
Нәкъ инде үзе төсле.
Иртән-иртүк һәрвакыт,
Ул җиләк җыеп кайткан.
Кып-кызыл җиләкләр белән,
Чәй эчәргә яраткан.
Искәндәр, ХӘБИБУЛЛИН III сыйныф
Хыялларым минем канатлы
Хыялларым бик күп минем-
Килә тизрәк үсәсе,
Укуларымны бетереп,
Килә ерак китәсе.
Самолетларга утырып,
Күктә очасы килә.
Киләчәктә бик күп укып,
Врач буласым килә.
Авылга кайтып киләм
Җәйге ялны мин һәрвакыт,
Авылда үткәрәмен.
Андагы дусларыма
Мин хатлар җибәрәмен.
Авылдагы матурлыкны,
Мин көндә төштә күрәм.
Сагындым авылымны, дип,
Авылга кайтып киләм.
Буталчык икеле
Менә дәрес башланды,
Апа дәфтәр таратты.
Айдар шатлана - шатлана,
Дәфтәренә үрелде.
Дәфтәрдәге икеледән
Кинәт йөзе үзгәрде.
"Әнигә ни әйтермен?" дип
Куркынып уйга калды.
Айдар кайтты өенә,
Әнисе юк өендә.
Айдар бик нык уйланды,
Кулга бетергеч алды,
"Икелене бетерәм", дип
Дәфтәренә ябышты.
Дәфтәр бите тишелде,
Шул вакытта ишектән
Әнисе кайтып керде.
Айдар шул чак кызарды,
Ул шунда телсез калды.
Берни әйтми әнисенә,
Сузды тишек дәфтәрен.
Ана берни әйтмәде,
Дәфтәр тышына үрелде.
Һәм шунда аптырап калды,
Ул дәфтәрнең тышында
Башка исемне күрде.
Шунда Айдар шатланды,
Үзенең ялгышканын,
Шул минутта аңлады.
Алинә ДӘҮЛӘТШИНА, 11 нче гимназиянең VIII "А" сыйныфы укучысы

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: