Заман сулышы

Лениногорск язучылары иҗаты – төп ярдәмчебез

Укыту программаларына милли-региональ компонент кертү балаларга туган як турында мәгълүмат бирә, халкыбызның гореф-гадәтләре, төбәгебез язучылары, сәнгать кешеләре белән таныштыра, милли үзаңны үстерә. Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында ана телен үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә. Гаиләдә татарча аралашмаган бала өчен мәктәпкә килү белән программада куелган бөтен таләпләргә дә җавап бирү мөмкин түгел....

Укыту программаларына милли-региональ компонент кертү балаларга туган як турында мәгълүмат бирә, халкыбызның гореф-гадәтләре, төбәгебез язучылары, сәнгать кешеләре белән таныштыра, милли үзаңны үстерә.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында ана телен үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә. Гаиләдә татарча аралашмаган бала өчен мәктәпкә килү белән программада куелган бөтен таләпләргә дә җавап бирү мөмкин түгел. Шуның өчен дә татар теле укытучылары алдына яңа бурычлар куела. Бу - укучыларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү һәм алар белән индивидуаль эшләү.
Һәр кешегә туган ягы кадерле. Шуңа да балаларның сөйләм телен үстерү, телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тотып, I-XI сыйныфлар өчен «Әдәбият дәресләрендә милли- региональ компонент» дигән программа төзелде. Анда кайсы әсәрне өйрәнгәндә, нинди төбәк компоненты кулланырга кирәклеге күрсәтелгән.
Әдәбият үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, дөньяга карашын, яшәү рәвешен - барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең мәдәнияте белән горурлану, аңа соклану аша алып барыла. Аны буыннан - буынга тапшыру өчен 4 нче мәктәптә «Әдәби мирас» исемле музей ачылды. Анда шәһәр һәм районыбызда яшәп иҗат иткән язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты тупланган. «Моңга салынган күңел», «Татар халкының язу тарихы», «Шәһәр халык театры эшчәнлеге», «Без тарихта эзлебез...» кебек экспозицияләр укучыларда китап укуга кызыксыну тәрбияли, эзләнү эшчәнлегенә омтылыш, теләк уята.
Милли төбәк компонентын татар теле дәресләрендә дә киң кулланырга мөмкин. Мәсәлән, VII сыйныфта «Ялгызлык исемнәре һәм аларның дөрес язылышы» дигән теманы өйрәнгәндә, укучыларга райондагы елга, күл, инеш, тау, авыл исемнәрен язарга тәкъдим ителә. Бу максатта Җ. Рәхимовның «Шөгер ягы - хәзинәләр чишмәсе» китабы ярдәм итә.
Милли - региональ компонент башка милләт вәкилләре балаларын татар теленә өйрәтүдә дә кулланыла. Татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләре киңәйтелә. Рус телле балалар өчен әдәбият дәресләрендә укучыларның күңелен яулардай, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр кулланыла. Әлеге максатларда Р.Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» әсәре кулланыла.
Өлкән сыйныф укучыларының фәнни оешмасы Шөгер ягының диалекталь сөйләмен өйрәнә. Аның һәр утырышында укучылар яңа сүзләр, сүзтезмәләр таба алулары белән шатлана. Туган ягыбызда иҗат ителгән бәетләр, мөнәҗәтләрне туплау, эзләү, гаилә шәҗәрәсе төзү, гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр турында дискуссия, тикшеренү проектлары, иҗади эшләр конкурслары кебек чаралар оештырыла.
Татар халкына хас булган кунакчыллык, сабырлык, ярдәмчеллек, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек сыйфатлар «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле ана» әсәрләреннән алына. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, алар төрле сыйныфларда кулланыла.
Татар теле дәресләрендә «Чишмә» иҗат берләшмәсенә кергән шагыйрьләр иҗатын уңышлы файдаланабыз. Хәтер диктантлары үткәрү өчен алар әсәрләреннән «Диктантлар җыентыгы» төзелгән. V-VI сыйныфларда «Исем. Килешләр» темасын үткәндә куллану өчен Р. Фәхреддиннең «Тәрбияле бала» әсәренә нигезләнгән таратма карточкалар булдырылды. Алар рус төркемендәге укучыларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Бу карточкаларны дәреснең актуальләштерү, яңа теманы ныгыту, өй эшен тикшерү өлешләрендә файдаланып була.
Шулай ук боерык фигыльне үткәндә, аны коммуникатив биремнәрдә дөрес куллану, ситуацияләр чишү Р.Хафизованың «Кирлемән» әсәренә таянып эшләнә. Монда безгә «Кирлемән киңәшләре» карточкалар җыентыгы ярдәмгә килә.
Татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, өлкән сыйныфта укучы рус телле укучыларда Җ.Рәхимовның "Батырша" романына күзәтү үткәрелә.
Гомумән,рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-региональ компонент куллануның әһәмияте бик зур. Ул дәрестә генә түгел, класстан тыш чараларда, тәрбия сәгатьләрендә киң кулланыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: