Заман сулышы

Өмет яшь каләм тибрәтүчеләрдә

Шөгер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинетында яңа иҗади бүлек ачылу кичәсе булды. Анда «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм мин, редакция хезмәткәре дә катнаштык. Чкалов исемендәге мәктәп элек-электән бик көчле, ләкин рус теллерәк мәктәп булып саналды. Берләштерү «җиле» кагылгач, ул Иске Шөгер мәктәбе белән кушылып, татар теле һәм әдәбиятын укыту...

Шөгер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинетында яңа иҗади бүлек ачылу кичәсе булды. Анда «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм мин, редакция хезмәткәре дә катнаштык.


Чкалов исемендәге мәктәп элек-электән бик көчле, ләкин рус теллерәк мәктәп булып саналды. Берләштерү «җиле» кагылгач, ул Иске Шөгер мәктәбе белән кушылып, татар теле һәм әдәбиятын укыту ягыннан да камилләшә башлады. Бүген исә укучыларның бер-берсе белән татарча сөйләшүен ишеткәч, күңелгә җылы йөгерә. Димәк, укытучыларның зур тырышлык белән балалар күңеленә телгә карата салган мәхәббәт орлыклары беренче уңышын бирә.
Очрашуны укытучылар гына түгел, укучылар да дулкынланып көтеп алган иде. Иң элек, алар бик матур, эчтәлекле концерт куйды. Араларында гаять тә талантлылары бар. Мисал өчен, I «Б» сыйныфында укучы Риана Ситдыйкова һәм Дамир Хәйретдиновка сокланмый мөмкин түгел. Әле өч ай гына укуларына карамастан, өздереп күләмле шигырьләр сөйләде бит алар. Берүк күз тия күрмәсен үзләренә! Шигырь тәмен белгән балаларның ничек итеп күңелен күтәрмисең инде! Әнә бит «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим абыйлары Хәбибуллин Мактау кәгазьләре белән бүләкләгәч, иңнәренә канат үсеп чыккандай булды. Укытучылары - Әлфия һәм Илгиз Бадыйкшановлар, укучылар - Рәхим Гаделшин, өздереп гармунда уйнаган Айрат Гәрәев, Алинә Якупова, «Казан кичләре» җырын башкарган кызлар ансамбле, Лиана Хәйрова, Альберт Ямалтдинов, Диләрә Тәхауова, IV, V, VIII һәм X сыйныфларны атап үтми мөмкин түгел. Алар башкаруындагы җыр, нәфис сүз, сәхнәләштерелгән шигырьләр оештырылышы ягыннан югары дәрәҗәдә һәм һәркем күңеленә хуш килерлек иде. Саф татарча чыгыш ясаган балаларны күреп куанып утырдым. Менә бит нинди иҗади укучылар бар икән Шөгер мәктәбендә!
Очрашуның Рәсим Хәбибуллин, шул мәктәп укытучысы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, ветеран укытучы Галия Рәхимова, баяны кулыннан төшмәгән Каюм Шәрәфов, рәссам Мөдәррис Минһаҗевның ялкынлы чыгышлары белән үрелеп баруы концертны тагын да җанландырып җибәрде.
Укыту-тәрбия өлкәсендә милли-региональ компонентны уңышлы кулланып, укучыларны төбәгебезнең иҗади шәхесләре белән таныштыру, иҗатларын барлау, эзлекле, максатчан эш алып баруда, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле зур. Аларның педагогик белемнәре, тәҗрибәләре, заманча технологияләр белән эш итүе, укучыларда тел белеменә кызыксыну уята алулары, дөньяви белем белән бергә рухи тәрбия дә бирергә тырышулары соклану хисе уята. Биредә без барган көнне татар теле һәм әдәбияты кабинетында ачылган яңа иҗади: әдәбият һәм сәнгать бүлеге моның ачык мисалы. Заманча җиһазлар белән баетылган әлеге сыйныфның бер почмагында балаларның иҗатлары, уңышлары урын алса, стенада төбәгебезнең иҗат әһелләре, танылган каләм тибрәтүчеләрнең фотосурәтләре, исемнәре урын алган. Укучылар төбәгебез язучылары, композиторлары, рәссамнары, шагыйрьләре турында һәрдаим хәбәрдар булыр, аларның иҗатлары белән кызыксыныр дигән өмет белән эшләнгән ул. Алар ел саен алыштырылып, яңартылып торачак. Шунда ук төбәгебез язучылары турында мәгълүмат тупланган, иҗат җимешләре урын алган китапханә урнаштырырга да исәпләре бар. Бу бүлектә, укытучылар әдәби очрашулар, иҗади түгәрәкләр, музыкаль кичәләр үткәрергә планлаштыра. Мәктәптә чыгып килүче «Нур» газеты эшчәнлеген дә шушы кабинетта дәвам итәргә җыеналар. Әлбәттә, мондый тантаналы очрашуга бүләксез килмиләр. Бирегә килгән һәр иҗат әһеле әдәби бүлеккә китапларын тапшырды, изге эшкә хәер-фатихасын бирде.
Алга таба әлеге иҗади бүлек «Чишмә» иҗат берләшмәсенә йөрүче әдәбият-сәнгать сөючеләрнең дәвамчыларын, ягъни аларга лаеклы алмаш тәрбияләр дигән өмет тә бар. Чөнки мәктәптә дистәдән артык каләм тибрәтүче барлыгын беләбез инде. Әлеге кабинетта район укытучылары һәм иҗатка тартылган саллы гына укучылар отряды "чишмә"леләр семинар, очрашулар үткәрер, дигән хыял да юк түгел.
Әлеге иҗади бүлек эшчәнлеге укытучылар һәм укучылар өчен дә файдалы, дәвамлы булсын иде. Ә без, үз чиратыбызда, яшь каләм осталарының беренче адымнары турында газетыбыз битләрендә һәрдаим яктыртырга тырышырбыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: