Заман сулышы

“Мин Тукайга киләм”

Тимәш авылы мәктәбе урнашкан урам "Школьная" дип аталса да, авыл халкы өчен дә, Тимәшне үз иткәннәр өчен дә мәктәп гомер-гомергә Утыз Имәни урамында. Утыз Имәни - авылның зур урамы исеме. Бөек мәгърифәтченең мәңгелек йорты да Тимәш авылында. "Мин Тукайга киләм" кичәсендә үзләренең ничек итеп бөек шагыйребез - Тукайны олылаулары турында...

Тимәш авылы мәктәбе урнашкан урам "Школьная" дип аталса да, авыл халкы өчен дә, Тимәшне үз иткәннәр өчен дә мәктәп гомер-гомергә Утыз Имәни урамында. Утыз Имәни - авылның зур урамы исеме. Бөек мәгърифәтченең мәңгелек йорты да Тимәш авылында.


"Мин Тукайга киләм" кичәсендә үзләренең ничек итеп бөек шагыйребез - Тукайны олылаулары турында сөйләячәк, чыгыш ясаячак укучылар, чыннан да һәр тыңлаучыга үзләренең ана теле дип аталган татар телен белүләрен, Тимәш дигән авылның моннан йөз дә ике ел элек тә мәктәбе булган авыл икәне турында әйтеп китәрләр кебек тоелды миңа. Шуңа да үзем күп еллар элек укыткан мәктәбемә ашыктым.
"Тукайга килүчеләр"не тыңлаган һәркем укучыларның әдипнең иҗатын яратып өйрәнүләренә, ана телендә матур чыгыш ясауларына шатланып утырды. Һәр укытучы үзенең укучылары белән Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштергән. Су анасы, Шүрәлеләр - безнең дуслар барысы да, ди укучылар.
- Тукай - нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә! Ул исем йолдыз кебек нур чәчеп тора, - дигән җөмләләр дә гади сүзләр итеп кенә кабул ителми. Укучыларның сәнгатьле итеп укыганыннан шагыйрь әсәрләренең, чыннан да, нур чәчеп торуын аңлыйсың.
Ятимлектә үткән балачак көннәре дә тетрәндерде тамашачыны. Аяклары бозга ябышып каткан сабыйның әрнүен дә, асрамада яшәүче сабыйның әнисен юксынуын да сәхнәләштергән укучылар. "Тукай - балаларны эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә", - дип алып баручы әйтсә, укучылар: "Әйе, Тукай белемгә омтылган. Ул рус, фарсы, төрек телләрендә сөйләшкән", - дип мисаллар китерделәр. Унтугыз фән өлкәсендә уңышлы эшләгән, халкы файдаланырдай әсәрләр калдырган Ризаэтдин Фәхреддиннән дә өзекләрне уңышлы китерде балалар.
"Мәдрәсәләрдә китап киштәсе...
Сак белән Сокның тавышын ишетәсе".
Китапны укучы, аны яратучы булмаса, китап киштәләре, бүгенгечә әйтсәк, китапханәләр булыр идеме? Әйе, шәкертләр мәдрәсәләрдә белем алган. Сәбәбе гади: халкыбыз гомер буе белемле булырга омтылган. Һәр авылда мәдрәсә булган. Ризаэтдин Фәхреддин язганча: "Адәм баласы барысы да кеше булып күренсә дә, чынлыкта исә, гыйлем әһелләре генә кеше булып кала, башкалары - кеше түгелләр. Чөнки кеше булыр өчен фәкать гәүдә булу гына җитми, бәлки, гыйлемле булу да шарттыр".
"Тукайга килүчеләр" Габдулла Тукайның Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галим, зыялыларыбызны хөрмәтләве, Фатих Әмирхан белән иҗади дуслыкта яшәүләре турында матур мисаллар китереп, тыңлаучыны уйландыра алдылар.
Татар милләтен халык итеп саклауда теле кебек үк, моңның да ролен оста гармунчылары аңлатты тамашачыга. Тимәш мәктәбе гармунчылары Мәдәният сарае сәхнәсендә һәрчак кадерле, хөрмәтле оста башкаручылар. Укытучылары Ринат Әбүбәкер улы Гәрәевнең ышанычлы дәвамчылары булыр алар.
"Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...." дип аталган әдәби-музыкаль кичә өчен без, тамашачылар, милләтнең киләчәге өчен борчылып яши белүчеләргә - укытучыларга рәхмәтле булдык.
2012-2013 уку елындагы уңышлары, күркәм гореф-гадәтләрне саклый-яклый белеп яшәүләре турында Тимәш мәктәбе укучылары мәкаләләрен үзләре дә "Заман сулышы"на еш язарлар, дигән өмет белән тәмамлыйм язмамны.

Теги: Тукай
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: