Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Минем яраткан әнием

Әни-әнием, кояшым минем дип бөтен дөньяга кычкырасым килә, чөнки мине яратучы, ана назы бирүче әниемне таптым. Ничек көттем мин аны, тәрәзәләргә карап. Иртән торганда башымнан сыйпап уятуы, кич йокларга ятканда өстемә җылы юрган ябып, елмаеп тыныч йокы теләп, матур әкиятләр сөйләве турында хыялландым. Әнием сабыр, киң холыклы, юмарт, бик шаян...

Әни-әнием, кояшым минем дип бөтен дөньяга кычкырасым килә, чөнки мине яратучы, ана назы бирүче әниемне таптым.


Ничек көттем мин аны, тәрәзәләргә карап. Иртән торганда башымнан сыйпап уятуы, кич йокларга ятканда өстемә җылы юрган ябып, елмаеп тыныч йокы теләп, матур әкиятләр сөйләве турында хыялландым.

Әнием сабыр, киң холыклы, юмарт, бик шаян кеше. Ул кешеләр белән тиз аралаша, чисталыкны, дөреслекне ярата. Аның йомшак куллары дәва бирүче тылсымлы, шуның өчен дә шәфкать туташы һөнәрен сайлагандыр ул. Әтием әниемне бик ярата. Аңа бервакытта да авыр сүз әйткәне юк. Мин аларга сокланып туя алмыйм. Әниемнең ашлары искиткеч тәмле, күңеле киң. Син беребезне дә аермыйча, ана мәхәббәтен барыбызга да тигез бүләсең. Сине әниләр бәйрәме белән котлыйм, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Без, яраткан балаларың, синең белән һәрвакыт бергә. Рәхмәт сиңа, газизләрдән-газиз сөекле әнием!
Яраткан кызың Алсу.
Җылы кояшым
Әнием-син җылы кояшым,
Көн дә нурың сибәсең.
Йомшак кочагыңа алып,
Сабый бала кебек сөясең.
Кара күзле,кара чәчле,
Сөрмәледер аның күзләре.
Өзәдер минем үзәкне,
Балам дип әйткән сүзләре.
Әнием җырлар көйләгәндә,
Күзләреннән чыга яшьләре.
Төшерәдер исенә балачагы,
Уйнап-көлеп үскән җирләре.
Уңган, бар яктан да булган,
Ул - син минем әнием.
Буйга җитеп килсәм дә,
Мин бит синең бәбиең.
Бик рәхмәтле язмышыма,
Биргән өчен шундый әнине.
Бары әнием, син генә,
Бәхетле иттең мине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђни