Заман сулышы

Сагындыра туган авыл

Илгизә апа Саттарова Урта Чишмәдә туып-үскән, Лениногорскида яши. Әлеге авылдан чыккан башка кешеләр кебек үк, бик сагына ул туып-үскән җирен. Сагынмый мөмкин дә түгелдер шул, яз көне ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелгән, җәен тау битләре шау җиләккә төренгән була әлеге авылның. Якынча 40 йорттан торган авыл халкының бер гаилә булып яшәвенә...

Илгизә апа Саттарова Урта Чишмәдә туып-үскән, Лениногорскида яши. Әлеге авылдан чыккан башка кешеләр кебек үк, бик сагына ул туып-үскән җирен.

Сагынмый мөмкин дә түгелдер шул, яз көне ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелгән, җәен тау битләре шау җиләккә төренгән була әлеге авылның. Якынча 40 йорттан торган авыл халкының бер гаилә булып яшәвенә һич кенә дә шикләнмим. Шуңа бер-берсен хәзер дә якын күрәләр алар. «Шәһәр урамында очрашсак, бер-беребездән аерыла алмыйбыз», - ди Илгизә апа.
Авылларының Җир йөзендә булмавы сагыну хисен көчәйтәдер. Соң, әгәр булса, кайтып килер, туган нигезе яныннан үтеп булса да китәр, күрше-күлән белән аралашыр иде. Ә Урта Чишмә урынында йортларның нигезләрен дә табып булмый инде: су аккан, чүп үлән үскән. «Кырыгынчы елгы энекәшем, әгәр булса, пенсиягә чыгу белән кайтып киткән булыр идек», - дип өзгәләнә, ди.
Юк шул инде. Ә бит авыл кечкенә генә булса да, сугыш башлангач, туган илен сакларга дистәләрчә кеше киткән. Илгизә апага сугыш беткәндә 8 яшь була. Әтиләре Хатыйпның фронттан кайтканын әле бүгенгедәй хәтерли:
- Фронтовиклар Келәүледән атка утырып кайттылар. Бөтен авыл халкы чыгып каршы алды. Әткәйнең кулын бинт белән бәйләп, муенына асып куйганнар. Зәки абзый аксак, ә Шәйхетдин абзый, контузия алып, саңгырауланып кайтты.
Мин инвалид дип, өйдә ятмыйлар. Икенче көнне үк колхоз эшенә тотыналар. Бала-чагага да тик торырга юк. Дүрт сыйныфны алар туган авылларында укый, аннары Керкәле мәктәбенә йөри.
- Беркөнне бригадир Зәки абый килде дә: "Кызым, син минем ярдәмчем булырсың", диде. Шул көннән соң җәй айларында чүп утаучы, яисә кырда башка эш башкаручы апаларның эш күләмен язып йөри идем,- ди.
Эшкә өйрәнеп үскән кыз балага колхозда эшләргә була, билгеле. Тик кыз Казанга китә, аннан Лениногорскига кайта , 18 ел буе Прибор заводында компрессор җайланмасы машинисты вазифасын башкара.
Быел Илгизә апага 75 яшь тулган. Һади Такташның "Мокамаен" нәкъ ун-унике яшендәгечә күз дә йоммыйча сөйли. Авыл клубында чыгыш ясаганда, "Мокамай"ны сөйләп күп кешене елаткан шул ул. Шигырь сөйләргә ярата, ләкин моңа кадәр үзе язып караганы булмаган. Ә күптән түгел, туган авылы турында шигырь туган. Дөресрәге, сагыну, юксыну хисе күңел ярларыннан ташып, кәгазь битенә төшкән.
Авылым Урта Чишмә
Урта Чишмә буйлары
Бигрәк тәмле сулары.
Тау буеннан сызылып киткән,
Туган авылым юллары.
Урта Чишмә елгасында
Вак балыклар йөзәләр.
Болынында кошлар сайрый,
Үзәкләрне өзәләр.
Авылымның болыннары
Чәчәкләргә күмелгән.
Болыннарда уйнап үстек,
Бер дә чыкмый күңелдән.
Биек-биек тауларында
Җиләкләр җыя идек.
Кыш җиткәчтен шул тауларда,
Чаналар шуа идек.
Яз җиткәч су буйларында
Шомыртлар чәчәк ата.
Хәзер елга-суларында
Кондызлар яшәп ята.
Урта Чишмә болыннары
Җиләклек тә, шомыртлык.
Һәр җәй саен кайтып килик,
Авылыбызны онытмыйк.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: