Заман сулышы

«Шигъриятле Шөгер төбәге»

Хәзер еш кына: "Балалар китап укырга яратмый. Аларны кәрәзле телефон һәм Интернет уеннары гына кызыксындыра", дигәнне ишетергә туры килә. Ә менә мин алай димәс идем. Чөнки йотлыгып китап укучы, иҗатка мәхәббәт тотучы балалар бар әле. Моның шулай икәнлегенә 11 нче гимназиядә үткән "Шигъриятле Шөгер төбәге" шигырь конкурсына баргач төшендем. Ул...

Хәзер еш кына: "Балалар китап укырга яратмый. Аларны кәрәзле телефон һәм Интернет уеннары гына кызыксындыра", дигәнне ишетергә туры килә. Ә менә мин алай димәс идем. Чөнки йотлыгып китап укучы, иҗатка мәхәббәт тотучы балалар бар әле. Моның шулай икәнлегенә 11 нче гимназиядә үткән "Шигъриятле Шөгер төбәге" шигырь конкурсына баргач төшендем. Ул Халыкара туган тел көне уңаеннан үткәрелде. Бу чарага төбәгебез шагыйрәсе Рәмзия Габделхакованың килүе дә нур өстенә нур булды.

Шигърият кичәсен гимназиянең "Карлыгачлар" вокаль ансамбле "Туган тел" җыры белән ачып җибәрде. Кичәнең исеме дә очраклы алынмаган. Шигырь бәйрәмендә яңгыраган һәр шигырь - төбәгебез шагыйрьләренең иҗат җимеше. Чыннан да, туган телгә - ана теленә мәхәббәт үз ягыңның каләм әһелләре аша тәрбияләнә. Нәкъ менә шуны истә тотып, Мәгариф идарәсе һәм "Чишмә" әдәби берләшмәсе сәнгатьле шигырь уку, нәфис сүз осталарын ачыклау максаты белән шигырь бәйгесе игълан иткән. Аның беренче этабы мәктәпләрдә үтә.Анда уңышлы чыгыш ясаучыларны апрель аенда йомгаклау этабы көтә. Катнашучылар төбәгебез язучысы яисә шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тиеш. Җиңүчеләргә бүләкне дә автор үзе тапшырыр, дип көтелә.
11 нче гимназиядә ул көнне «Шигъриятле Шөгер төбәге» конкурсының беренче этабы үтте.
Анда 28 укучы катнашты. Алар Рәмзия Габделхакова, Халисә Гулова, Людмила Аланлы, Мәһәрша Вәлиуллова, Зилә Мөдәррисова, Гәрәй Рәхим, Таһир Шәмсуаров, Миңнур Ханнанова, Нурия Сәлманова, Рәшит Шиһапов, Халидә Бегҗанова, Ләйсән Билалова кебек шагыйрьләребезнең шигырьләрен шулхәтле оста, матур, сәнгатьле итеп укыдылар ки, барлык проблемаларны читкә куеп, без жюрида утыручылар күңел белән балачакка кайттык. Күңел ял итте, эшкә яңа ләззәт, тәм бүләк итте безгә нәни шигырь сөючеләр.
Нәни диюем юкка түгел. Чөнки күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьне уку өчен башта үзең аны аңларга, тоярга, йөрәк аша үткәрергә кирәктер. Бары шулчакта гына бәгырең аша үткән сәнгать әсәрен башкаларга да үтемле итеп җиткерергә була. Күңел кылларын чиертүче - нәкъ менә башлангыч сыйныф укучылары иде. Шуңа безгә - жюрида утыручыларга, җиңүчене билгеләү кыен булды. Укучылар шигырьне тырышып өйрәнгән, күңелен биреп сөйли. Әлбәттә, сәхнә бераз каушата, дулкынландыра. Ләкин укучылар сынатмады. Аларга "Афәрин!" диясе килә. Тик, ни кызганыч, югары сыйныф укучылары арасында шигырьне җиренә җиткереп түгел, русчалатып әйткәндә "для галочки" гына сөйләүләр булуы кәефне төшерә. Халыкта "Хуҗасыннан киткәнче, иясенә җиткәнче", дигән мәкаль бар. Шигырь уку шуңа гына кайтып калмасын иде. Ул бит - сәнгать, үзе бер осталык, сәләт бит! Туң йөрәкле кешенең йөрәген эретерлек итеп сөйләгән укучыларыбыз юк түгел бит арада?! Әйтергә кирәк, III "А" сыйныф укучысы Ильвина Рәхмәтуллина һәм VI сыйныф укучысы Айсылу Зиннуровага I урынны бирми мөмкин түгел иде. Алар - төрле республика конкурсларында, конферанс, нәфис сүз бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган укучылар. Киләчәктә дә мәктәп данын яклап, яңа үрләр яуларга язсын аларга.
Нурия Сәлманованың "Кыйбланы табу" шигыре белән сәхнәгә чыккан V "Б" сыйныф укучысы Эльвина Камалетдинова төзек, матур сөйләм теле белән шигырьне аһәңле итеп укыгач, иптәшләре аны көчле алкышларга күмде. Шигъри җанлы бу кызга I урын бирергә булдык.
II урынга - IV "А" сыйныфыннан Булат Әфләтунов, VII "Б"дан - Назилә Алишева, VI сыйныфтан театр сәнгате остасы Ләйлә Фәрзетдинова лаек булды. III урынны башлангычлар арасыннан Әкрәм Гыймадиев, Зөлфия Шәрифуллина, Илнур Хәйретдинов, Регина Җиһаншина, Әдилә Гәрәева; уртанчы сыйныфлар арасыннан Айгөл Зәйнетдинова һәм югары сыйныфтан Ленар Низаметдинов алды. Бу - призлы урын алучылар гына әйбәт шигырь осталары, калганнары начар дигән сүз түгел. Үзен җиңеп сәхнәгә чыгып, дистәләгән кеше алдында чыгыш ясау - үзе бер батырлык. Урын алмый калган укучыларыбыз борчылмасын иде, киләчәктә бераз тырышсалар бәхет елмаймый калмас. Җиңүчеләрне апрель азагында конкурсның икенче этабында көтеп калабыз. Укучыларны шигырь бәйгесенә тиешле дәрәҗәдә әзерләүдә, әлбәттә, татар теле һәм әдәбият укытучыларының өлеше зур. Туган телгә хөрмәт хисе уята алган, төбәк язучылары белән горурланырга өйрәткән остазлар булганда, югары урын алмый мөмкин түгел.
Конкурста IV "А" укучысы Нияз Гәрәевне югары урын белән чикләү аз булыр дип, аңа "Гран-при" исеме бирергә булдык. Чөнки аңа тиңнәр тумагандыр әле. Оста итеп, рольгә кереп шигырь укый, сәхнәдә үзен артистларча тота, үзе җырлый, өздереп бии, кыскасы, бар яктан да үрнәк егет. Аңа карап "Бар икән бит сәләтле балалар!" дип исең китә, күз тимәсен берүк!
Шигырь конкурсына ямь өстәп, кичәне бизәп торучы Наилә Вилданова, Чаллы шәһәрендә узган "Адымнар" җыр фестивалендә I урын яулаган "Тулпар" җыр ансамбле, "Лениногорск йолдызы" лауреаты булган кызлар бию төркеме онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итте. Шигърияткә сусаган күңел кичәдән тынычлык табып кайтты.
"Шигъриятле Шөгер төбәге" бәйгесендә катнашучылар һәм җиңү яулаган укучылар шагыйрә Рәмзия Габделхакова кулыннан Мактау кәгазьләре алу бәхетенә иреште. Кичәне тәмамлап, укучылар истәлеккә фотога төшәргә дә онытмады.
Теги: Мђктђп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: