Заман сулышы

ШИГЫРЬЛӘР...

"Кояш" дияр идем сине… Нуры белән төреп җирне, Яктыртасың бит син һәрбер көнне... Ә кичләрен... кояш юкта Айга тиңләр идем сине... Менә шулай коткаручы бит син кара төнне... Димәк, Кайда гына булсаң да син, Ниләр генә кылсаң да син, Синнән башка яшәп булмый инде. Синсез хәтта азга гына Күз алдына...

"Кояш" дияр идем сине…
Нуры белән төреп җирне,
Яктыртасың бит син һәрбер көнне...
Ә кичләрен...
кояш юкта
Айга тиңләр идем сине...
Менә шулай
коткаручы бит син кара төнне...
Димәк,
Кайда гына булсаң да син,
Ниләр генә кылсаң да син,
Синнән башка яшәп булмый инде.
Синсез хәтта азга гына
Күз алдына китерә алмыйм -
Җирне! Илне! һәм дә... үземне!..
Людмила Аланлы
Әниле авыл
Монда таңнар бары аяз туа,
Ана телле иткән Моң иле.
Авыл икән, димәк, әни көтә,
Авыл икән, димәк, әниле.
Кышлар монда җылытырга килә,
Юрган итеп ябып ак карны.
Авыл җаны аны бетә димәс,
Һәм сөйләмәс җыен юк-барны.
Болытлы көн читләп үтә аны,
Муллык кына китерә көзләр дә.
Беләсезме күпме сөю ята,
Әни көтә дигән сүзләрдә!
Еллар узгач елар чаклар була,
Үкенүләр җанда бетмәде.
Рәхәтләнеп бер сөйләшер өчен,
Кайткан саен вакыт җитмәде...
Хәбәр бирми тилмертмә син аны,
Күчтәнәчкә тәмле чәй төреп.
Кырык эшең кырык якка ташлап,
Каршы тауга мен син йөгереп!
Анда таңнар бары аяз ата,
Ана теле биргән Моң иле.
Авыл икән димәк, әни көтә,
Авыл икән димәк, әниле!..
Таһир Шәмсуаров
Гүзәл туган ягымда
Изге чишмә тау ягында
Ага туган ягымда.
Авылымның гүзәллеген
Тоям чишмә янында.
Бөдрә таллар башын иеп,
Назлый чишмә акканда.
Моңлы кошлар мактап җырлый,
Сызылып таңнар атканда.
Җәйге болында күбәләк
Иркәләнә гөлләрдә.
Бала-чага су коена
Җәйге матур көннәрдә.
Дулкынланып үсә икмәк,
Авылым кырларында.
Күңелдән чыккан моңнар бар,
Халкымның җырларында.
Шәфәкъ нуры урап ала,
Кичен авыл өйләрен.
Ишетелә кайчак моңлы
Тальян гармун көйләре.
Авылым гүзәллегенә
Мәңгегә табынамын.
Бер генә көнгә китсәм дә
Өзелеп сагынамын.
Халидә Бигҗанова
Язмыш бураннары
Язмыш буранында бөтерелсәм,
Чыга алырмынмы әйләнеп?
Хәлсез йөрәккәем түзалмыйча,
Калмас микән шунда бәйләнеп.
Ник бу тормыш шулай кырыс икән,
Тынгы бирми минем башыма.
Бүген генә тыныч торыйм дисәм,
Кабат сынау баса каршыма.
Килә дә ул мине сыный башлый,
Кадый башлый зәһәр утларын.
Караңгылык сибә төрле якка,
Йә яктырта бөтен утларын.
Юк, сыгылмам язмыш каршында мин,
Аның өчен җирдә тумаган.
Бәхет диңгезенең ярындамын,
Теләсәм дә әле чуммаган.
Гүзәлия Хәлимова, Яңа Шөгер
Авылга ямь өстик
Авылыбыз Яңа Иштирәктә,
Күңелемә якын барысы.
Чишмә тавы буйларында
Уйнап үсте бала-чагасы.
Чишмәләр бүген дә ага,
Алтысы карый төньякка.
Җиденчесе - шифа - күкертлесе,
Агып ята карап көньякка.
Чишмәгә исем кушасы иде,
"Җидегән чишмә" диеп олылап.
Су аркылы ак басмасы булсын,
Тирә-якны торсын хозурлап.
Утыргычы булсын юлчыга,
Гөмбәчеге - яңгыр яуганда.
Сандугачлар чүт-чүт сайраганда,
Яшьләр төшәр кичке уенга.
Әлфия Сөләйманова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Шигырь
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: