Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

“Сәхнә көзгеләре”

Балалар иҗат йорты тарафыннан игълан ителгән "Премьера - 2012" конкурсына бара алмагач, сәхнәгә, иҗатка гашыйк укучыларым шулхәтле борчылды. Сезнең күңелдә ни өчен бара алмадылар икән, дигән уй тугандыр. Бик каты салкыннар булды шул ул көннәрдә, хәтта укымадык та. Шундый салкында спектакль күрсәтәм, дип ничек итеп балаларны Лениногорск шәһәренә кадәр алып...

Балалар иҗат йорты тарафыннан игълан ителгән "Премьера - 2012" конкурсына бара алмагач, сәхнәгә, иҗатка гашыйк укучыларым шулхәтле борчылды. Сезнең күңелдә ни өчен бара алмадылар икән, дигән уй тугандыр. Бик каты салкыннар булды шул ул көннәрдә, хәтта укымадык та. Шундый салкында спектакль күрсәтәм, дип ничек итеп балаларны Лениногорск шәһәренә кадәр алып киләсең. Юлда ни булмас. Ләкин шәһәр мәктәпләре ул көнне салкын дип тормаган, конкурста катнашкан.


Без, авыл мәктәпләре, беребез дә бара алмадык. Әзерләгән спектакльне авыл халкына, мәктәптә күрсәтербез инде, дип тынычланган гына идек, тагын шатлыклы хәбәр: авыл мәктәбендәге сәхнәгә гашыйк балаларны 29 мартта чакырдылар. Укучыларның шатлыгы чиктән ашты, хәтта "Ура" кычкырдылар. Каникул вакыты булуга карамастан, укучылар һәр көн килеп, уйныйсы спектакльгә кат-кат репетиция ясады. Һәм без Фәнис Яруллинның "Исемсез кыз" әкият-пьесасы белән балалар иҗат йорты сәхнәсендә чыгыш ясадык. Башта балалар әз генә шикләнеп карады, чөнки аларга бу сәхнә таныш түгел, беренче генә аяк басулары. Тик алай да үзләрен бик тиз кулга алдылар. Укучыларым әкиятне шулхәтле матур итеп, образга кереп, хисләнеп уйнады. Һәрбер персонажның үз көе, музыкасы булды, ул төгәл урынлы итеп, бер минутка да ялгышмыйча куелды. Музыка бизәлеше белән VII "А" сыйныф укучысы Илназ Гарипов тәэмин итеп торды. "Гөлфия Вәлиевна, борчылмагыз, мин аның минутын язып куйдым, кирәк вакытта куям да, туктатам да", - дип мине тынычландырды. Спектакльнең уңышлы чыгуы хәзер яшь артистларыма гына бәйле иде. Алар моңа кадәр үзләрен бервакытта да сынатканнары булмады әле. Гел призлы урыннар ала килдек. Регина Мөхәммәдиева белән Лиана Хәйрова, Рәхим Гаделшин күптән сәхнә түрендә. Бу спектакльдә Лиана үзенә генә хас көчле тавышы белән автор ролен уйнаса, төп рольне Алинә Кәшипова башкарды. Иң күп сүз аңарда, аның сәхнәдә үзен ничек тотышы, ничек уйнавы бик күп нәрсәгә, әкиятнең уңышлы чыгуына бәйле иде. Әйе, Алинә бер дә ялгышмыйча үзенә бирелгән рольне төгәл итеп башкарды. Ике артистыбызга икешәр роль уйнарга туры килсә дә, кызлар сынатмады. Берсе аның Регина Мөхәммәдиева "Урман" һәм "Төлке" рольләрен башкарса, Илюзә Шәмсетдинова "Куян" һәм "Җил" ролендә иде. Алар ялт-йолт итеп чишенеп тә, киенеп тә өлгерде. Юлия Никифорова "Аккош" ролен уйнады, алай гына да түгел, матур итеп үзенең "Саубуллашу вальсы" биюе белән тамашачыны шаккатырды. Ә урман хуҗасы "Болан" ролен, мәктәп тормышында бик актив катнашучы укучыбыз Рәхим Гаделшин булды. Аның сәхнәдә үзен нәкъ артистларча тотуына күпләр сокланды. Бу балалар барысы да VII "А" сыйныфы укучылары. Ә Илмира Галимова VII "Б" сыйныфыннан, ул матур итеп кыю-батыр Бүре ролен уйнап күрсәтте. Илмира беренче тапкыр гына сәхнәгә чыгуына карамастан, бик матур уйнады. Һәм без II урын алып, шәп кәеф белән, автобусны гөрләтеп, сәхнәдә алган кичерешләребез белән бүлешә-бүлешә кайту юлына кузгалдык. Ә мин, үз чиратымда, юл буена сәхнә көзгесенә әйләнгән укучыларыма сокланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сђхнђ