Заман сулышы

Туган телдән язмыйк

Шәһәребезнең 3 нче "Кояшкай" балалар бакчасында дүрт төркем эшли, анда бүген 92 бала тәрбияләнә. Шуларның өчесе - саф татар төркеме. Монда тәрбия һәм белем бирү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Бакча мөдире Гөлүсә Габдерәүф кызы Галимова татар төркемнәрен киләчәктә дә ачу ягында. Татар теленә игътибары һәм ихтирамы, безгә, тәрбиячеләргә, һәрдаим ярдәме,...

Шәһәребезнең 3 нче "Кояшкай" балалар бакчасында дүрт төркем эшли, анда бүген 92 бала тәрбияләнә. Шуларның өчесе - саф татар төркеме. Монда тәрбия һәм белем бирү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Бакча мөдире Гөлүсә Габдерәүф кызы Галимова татар төркемнәрен киләчәктә дә ачу ягында. Татар теленә игътибары һәм ихтирамы, безгә, тәрбиячеләргә, һәрдаим ярдәме, эшебезне күреп хуплап торуы иҗади эшләү өчен барлык шартларны булдыруы өчен без аңа бик рәхмәтле.

Мин үзем уртанчы төркемдәге балалар белән эшлим. Анда балаларның күбесе катнаш гаиләдән. Үз эшемне баланың әти-әнисе, гаиләдәге традицияләр, тәртип белән танышудан башлыйм. Һәр гаиләнең телне өйрәнүгә карашын, сабыйның телне ни дәрәҗәдә аңлавын һәм сөйләшә алу мөмкинлеген ачыклыйм. Моның өчен ел башында диагностик тикшерүләр үткәрәм. Шуннан соң балалар белән төрле юнәлештә эш алып барам.
Балада тиешле күләмдә сүзлек байлыгын булдыруга, авазны, сүзне, җөмләне дөрес әйтергә һәм төзергә өйрәтәм. Сорауларга аңлап җавап бирүгә, сөйләм телен үстерүгә җитди игътибар итәм.Пассив балалар белән эшне индивидуаль оештырам. Аларга бигрәк тә "Нәрсә артык?", "Дөресен әйт" дигән уеннар, әкиятләрне үзләре иҗат итү ошый.
Дәресләрдә сүзле уеннарны күбрәк кулланам. "Күрсәт әле, үскәнем", "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай" кебек уеннарны балалар яратып уйный.
Без кызыклы кичәләр, бәйрәмнәр үткәрәбез: "Сөмбелә", "Нәүрүз", "Нардуган", "Карга боткасы", "Сабантуй".
Балаларга тәрбия һәм белем бирүдә әти-әниләр - иң беренче ярдәмчеләребез. Бакчада оештырылган төрле чараларның күбесе алар катнашында уза. Билгеле инде, һәр кичә, бәйрәм иртәсенә алдан зур әзерлек эшләре алып барыла.
"Әти-әниләр, сезнең өчен!" дигән стендка өйрәнелә торган тема буенча кайбер киңәшләр, шигырь-җырларның сүзләре урнаштырыла.
Тәрбия сәгатендә балаларда төрле милләт халыкларын ихтирам итү хисе, туган җиргә, табигатькә, аның байлыгына сакчыл караш, ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга тырышам. Халкыбызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, композиторларының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырганда, шулай ук сәхнәләштерү алымын киң кулланам. Г.Тукай, М.Җәлил иҗатына багышлап кичәләр үткәрдек. Балалар ул чараларда уңышлы чыгышлары белән безне куандырды.
"Түгәрәк өстәл" - ата-аналар белән эшләүдә нәтиҗәле формаларның берсе. Ул ата-аналарда тормышка, бала тәрбияләүгә дөрес караш формалаштыруга ярдәм итә, шулай ук әти-әниләрне үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә генә түгел, бәлки каршылыклы фикерләр белән чагыштырып карарга да өйрәтә.
Эш барышында дәресләрне алдынгы тәҗрибәгә, яңа педагогик технологиягә нигезләнеп, халык педагогикасының бай мирасыннан иҗади файдаланып оештырам. Балаларга әхлакый, патриотик тәрбия бирергә, аларда тырышлык, намуслылык, шәфкатьлелек һәм башка иң күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: