Заман сулышы

Укучылар иҗаты

Февраль аеннан майга кадәр Кирлегәч мәктәптәбендә "Бөек Ватан сугышы - минем гаиләм тарихында" темасына материал туплау игълан ителгән иде. Укучылар сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын барлады. Мәктәп музее өчен шактый бай мәгълүмат тупланды. Берничә язманы газет укучыларга да тәкъдим итәбез. Бабам сөйләгәннәрдән... Сәйдәш Җиһангиров, VII сыйныф укучысы Минзөфәр...

Февраль аеннан майга кадәр Кирлегәч мәктәптәбендә "Бөек Ватан сугышы - минем гаиләм тарихында" темасына материал туплау игълан ителгән иде.

Укучылар сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын барлады.
Мәктәп музее өчен шактый бай мәгълүмат тупланды. Берничә язманы газет укучыларга да тәкъдим итәбез.

Бабам сөйләгәннәрдән...
Сәйдәш Җиһангиров, VII сыйныф укучысы
Минзөфәр бабайның әтисе - Зыятдин Хәертдин улы Хәертдинов 1941 елның 12 августында сугышка китә. Ул чакта улы Мөхтәргә - 6 яшь, Минзөфәр бабама - 3 яшь, кызы Өммиягә - бер яшь була.
Зыятдин бабай Смоленск, Калинин өлкәләрендә барган сугышларда катнаша, яралана. Яралары төзәлер-төзәлмәс кабат сугышка керә. Ленинград тирәсендә барган сугышта каты яраланып, госпитальгә эләгә. Хәтер китабында "Каты яралардан госпитальдә вафат була", - дип язылган. Әтисенең чынлыкта ничек һәлак булуын бабай 1968 елда гына белә. Бу болай була:
...Кирлегәч кешесе Гайсә абзый Гайнанов бер мәҗлестә Әхмәтҗан Гайнуллин исемле кеше белән таныша. Гайсә абзыйның Шөгер районы, Кирлегәч авылыннан икәнен белгәч, үзенең сугышта Зыятдин бабайның командиры булганын әйтә, үзенең адресын бирә. Гайса абзый бу сөйләшү хакында Минзөфәр бабама сөйли. Бабам Казанга барып, әтисенең командирын эзләп таба. Командиры Зыятдин бабай турында менә нәрсәләр сөйли:
"Зыятдин абзый бик гадел кеше иде, шуңа күрә аны икмәк бүлүче итеп куйдым. Ул каты яраланып, госпитальгә эләкте. Финнар һөҗүм иткәч, госпитальдә ятучы, аякта йөри алырдай бөтен яралыны җыеп, гаскәр тупларга туры килде. Сугыш каты булды. Зыятдин абзыйның чайкалып китүен күреп янына бардым, башы яраланган иде. Ярасын карап, госпитальгә үзем озаттым. Шуннан соң финнар госпитальгә һөҗүм иткәннәр... Без бүтән күрешмәдек... "
Командиры авызыннан шуларны ишетсә дә, бабам әтисен гомере буе көтә. Бабайга тиздән 74 яшь тула. 15 оныклы "Ак бабай" булса да, әле һаман да үз әтисен юксына.
- Сугыш безгә кайгы-хәсрәт китерде. Без ятим калдык, балачагыбыз булмады, ач- ялангач үстек, укый алмадык,- дип сөйли бабам. - Әтине хәтерләмим. Күз алдына китерергә тырышып карыйм, искә төшерә алмыйм. И-и, ул коточкыч сугыш еллары... Ашарга юк. Ачтан шешендем. Инәй иртүк эшкә китә, кояш баегач кына кайта. Без - өч бала, өйгә керергә куркып, нигез буенда инәй кайтканны көтеп ятабыз. Шулай яшьли салкын тиеп бетте. Әти исән булса, тормыш та башкача булыр иде. Әтиле йортларда ипи ашыйлар, ә бездә ипи юк. Мин ашыйсы килеп елаганда, инәй дә миңа кушылып: "И, улым, кулымнан килсә, ике колагыңнан тотып алтынга чумырыр идем, нишлим соң, каян алыйм?", - дип такмаклап елый иде.
Бабам күз яшьләрен сөртә дә, изге теләкләрен тели: "Сезгә сугыш афәтен күрергә язмасын, балалар! Бүгенге тормышның кадерен белеп яшәгез, тырышып укыгыз! Дөньялар һәрвакыт имин булсын!"
Соңгы хат
Азат Магизянов, III сыйныф укучысы
1942 елның 4 апрелендә бабамның әтисе Хәсән бабайны да сугышка алганнар. Өйдә Фәһимә әби өстендә 6 кеше: Хәсән бабайның 87 яшьлек әтисе, 72 яшьлек әнисе, берсеннән-берсе бәләкәй 3 бала кала - Мөгътәсим абый, Зәмзәмия апай һәм безнең бабабыз Мөкатдәс, аңа нибары 4 яшь була. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Фәһимә әби көне-төне эшләгән. Ул сугыш вакытында атлар караган. Язга кырга чыкканнар, арык атлар белән җир сөргәннәр, икмәк иккәннәр. Көзен урак урганнар, кыш буена атлар белән, молотилкалар белән икмәк сукканнар.
Безнең әби бик тырыш, уңган булган, 35-45әр сутый урак урган. Шуның өчен 250 грамм ипи биргәннәр. Мөгътәсим абый белән Зәмзәмия апайга да эш булган. Әби урак урганда, аның артыннан башак тырмалаганнар. Аларның аякларына кияргә булмаган, камылга киселеп, аяклары каный торган булган. Балалар урыс әрәмәсенә хәтле барып балтырган җыйган, черек бәрәңге казып алып кайткан. Шулар белән тамак туйдырганнар.
Хәсән бабай 1942 елның 5 октябрен Калинин өлкәсе, Ржев районы, Любзина авылын азат иткәндә батырларча һәлак булган. Бабай күмелгән җиргә - Кокошкина авылына, Фәһимә әби, Зәмзәмия апай һәм аның улы Минәсхәт абый барып, күреп, туфрагын алып кайтып авыл зиратына әнисе каберенә күмгәннәр.
Хәсән бабайның фронттан язган соңгы хаты кызында саклана. Менә ниләр язылган анда:
Фәһимә!
Фронттан сиңа сагынычлы сәлам. Әти белән әнигә, балаларга, тирә-күршеләргә күп сәлам. Үзем хәзергә исән-сау, бик хәтәр сугышлардан исән чыктым. Сезне бик еш төшләремдә күрәм. Балаларны сакла. Булган агачларны саклап ятмагыз, ягыгыз. Исән-сау дошманны җиңеп кайтсак, барысы да булыр. Фәһимә, хатны алу белән авыл хәлләрен язып сал. Исәнлек - саулыкта очрашырга ходай насыйп итсен. Хуш, сау булыгыз.
Тылдагы авырлык
Раил Мөхәммәтҗанов, VIII сыйныф укучысы
Аяусыз сугыш совет кешеләрен күпме газап чигәргә, якыннарын, газиз балаларын югалту ачысын татырга мәҗбүр итте. Минем бабамның әтисе Закир Мөхәммәтҗанов 1943 елны сугыш кырларында ятып кала. Аңа бары 28 яшь була. 1940 елда туган Бәкер бабай үз гомерендә бер тапкыр да, әти, дип дәшә алмый кала. Алай гына да түгел, каберенә барып баш ию дә насыйп булмый аңа - Закир бабай хәбәрсез югала.
Сугыш чорында тылда тырышып эшләгән, шул чорның шаһите булган Гамбәр әбине мин күреп беләм. Рәхимсез сугыш Бәкер бабайны әтисез калдырса, Гамбәр әбине 26 яшендә, ике баласы белән тол калдыра. "Барлык ир-атлар сугышка китү сәбәпле, бөтен эш хатын-кыз, балалар җилкәсенә төште",- дип сөйләде миңа әби. - Урман кистек, агач ташыдык. Иртә таңнан кояш баеганчы кырда эштә идек. Балтырга, билгә бәйләп, ачтан үлмәслек икмәк алып кайта идек. Каравылчы тотса, сигез елга төрмәгә ябалар иде. Фермада сарыклар сауганда, качып кына берничәне авызга сава идек, ачлыктан җәфаландык", дип сөйли иде ул. Аны тыңлаганда, күзләрем яшьләнә иде. Әбине Сугышлы авылы кешесе кияүгә чыгарга сорап килгәч, кызы Рәсимә белән улы Бәкер: "Әнине беркемгә дә бирмибез", - дип, сарылып елый. Әби, балаларым читләр янында читенсенеп үсмәсен дип, бөтен җылысын, назын балаларына биреп үстерә. Яхшылык җирдә ятмый, улы - Баәкер бабай, Гамбәр әбине түр якта гына йоклата, өстәлнең дә башына гына утырта иде. Иде дим, чөнки Гамбәр әбинең гүр иясе булганына да шактый вакыт үтеп китте. Бу Бөек Җиңүнең 60 еллыгы якынлашкан көннәр иде. Аны соңгы юлга 2 баласы 8 оныгы 10 оныкчыгы озатып калды. Яшьлегендә җәфа күп күрсә дә, балаларының игелеген күреп бәхетле яшәде, дип озатты аны авылдашлары.
Өч фронтовик
Сиринә Сәхапова, V сыйныф укучысы
Бөек Ватан сугышы безнең гаилә тарихында аерым урын алып тора. Минем үземнең дә өч бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бәхеткә ,алар яраланып булса да, туган авылларына әйләнеп кайта алган.
Фатих бабам Ябиров 1913 елда дөньяга килә. Бик тырыш кеше булган. Намаз укыган, моңлы итеп азан әйткән. Белемле булган, гарәпчә дә, кириллица белән дә яза белгән. Мөхтәрәмә әбиемә өйләнгәннән соң, бабамны 1933 елда армия хезмәтенә алалар. Анда ул кавалериядә хезмәт итә. Сугыш башланганда Мөхтәрәмә әбием Салих абыйга авырлы булып кала, Фатыйх бабай сугышка китә. Ул Волоколамск юнәлешендә разведчик булган. 1943 елда яраланып контузия ала, бер кулы гарип калып, авылга кайта. Контузиядән соң колаклары начар ишетә. Мөсәвәрә әбием әйтүенчә, Фатих бабамның баш түбәсендә яраланудан калган шактый зур тишек булган. Озак еллар ул колхозда эшләгән: балта остасы булган, чалгы янау, такта эшләрен белгән. Әнием искә алганча, көтү көтеп йөргәндә моңлы итеп бөтен кырны яңгыратып җырлый торган булган. 1983 елда авыр чирдән үлеп китә.
Хаҗи бабай Нәҗмиев 1905 елда туган. 1941елда сугышка киткәндә балалары Атласка 7, Хәдичәгә 4, Ильяска бер яшь була. Ленинград янында Волхов фронтында сугыша ул. Аягы яраланып, 1943 елда туган авылына кайта. Кайткач, умартачылыкта эшли, берара бригадир булып тора. Гомере буе умарта асраган, бакчачылык белән шөгыльләнгән, алмагачлар утырткан. Фаһирә әбием белән 5 бала үстергән. 1984 елда авырып үлеп киткән.
Әтиемнең әтисе Исмәгыйль бабам Сәхапов 1922 елда туган. 1941 елның 25 июнендә сугышка китә. Калинин фронтында разведчик була. Бөек Ватан сугышында ул ике тапкыр яралана. 1942 елда фронттан кайта. Озак еллар авыл Советы рәисе, урман хуҗлыгында техник, соңгы елларда мәктәптә завхоз булып эшли. Кәтибә әбием белән 5 малай тәрбияләп үстергән. Шул малайларның иң кечесе - минем әти Камил. Исмәгыйль бабам бик шаян телле шук кеше була. Балта эшен белә. 1998 елда авырудан үлеп китә.
Сугыш һаман истә әле
Рузилә Фәттахова, VII сыйныф укучысы
Авыр сугыш еллары үзәкләренә үткән өлкәннәр, яшүсмерләрнең изге теләкләре кабул булды: без тыныч, рәхәт, мул тормышта яшибез.
Мин дә бабамның әтисе һәм әнисе турында бары тик әнием сөйләве буенча гына беләм. Бабамның әтисе - Зыятдин бабай Ленинград янындагы каты сугышларда катнаша һәм шунда һәлак була.
Бабамның әнисе - Мәрзия әбиемә дә ялгызы өч баланы аякка бастырырга җиңел булмый. Ятимлек, терәк булмау һәр адым саен үзен сиздереп тора. Мәрзия әби авырлыкларга бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча балаларына төпле тәрбия бирә. Ходай аның үзенә дә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерергә насыйп итә.
Һәр йортка кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек китергән сугышның кара сөреме һаман таралмый. Без, хәзерге заман балалары, безнең тыныч тормышыбыз өчен башларын салган бабаларыбызны, ветераннарыбызны, тол калган әбиләребезне, шул михнәтле чорны онытмаска, алар турында белергә тиешбез.
Сугыш афәтен үз күзләре белән күрүчеләр шул афәт китергән күз яшьләрен йотып, ачылык-ялангачлык корбаннары булган шул заманның яше-карты теләгән изге теләкләр, догалар бәрабәренә генә без шундый матур, мул, тыныч тормышта яшибез. Шушы тормышның кадерен белеп, шатланып-куанып яшисе дә яшисе.
Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: