Заман сулышы

Ул көннәр – хәтердә әле

Тылдагы авырлык Аяусыз сугыш совет кешеләрен күпме газап чигәргә, якыннарын, газиз балаларын югалту ачысын татырга мәҗбүр итте. Минем бабамның әтисе Закир Мөхәммәтҗанов 1943 елны сугыш кырларында ятып кала. Аңа бары 28 яшь була. 1940 елда туган Бәкер бабай үз гомерендә бер тапкыр да, әти, дип дәшә алмый кала. Алай гына...

Тылдагы авырлык
Аяусыз сугыш совет кешеләрен күпме газап чигәргә, якыннарын, газиз балаларын югалту ачысын татырга мәҗбүр итте. Минем бабамның әтисе Закир Мөхәммәтҗанов 1943 елны сугыш кырларында ятып кала. Аңа бары 28 яшь була. 1940 елда туган Бәкер бабай үз гомерендә бер тапкыр да, әти, дип дәшә алмый кала. Алай гына да түгел, каберенә барып баш ию дә насыйп булмый аңа - Закир бабай хәбәрсез югала.
Сугыш чорында тылда тырышып эшләгән, шул чорның шаһите булган Гамбәр әбине мин күреп беләм. Рәхимсез сугыш Бәкер бабайны әтисез калдырса, Гамбәр әбине 26 яшендә, ике баласы белән тол калдыра. "Барлык ир-атлар сугышка китү сәбәпле, бөтен эш хатын-кыз, балалар җилкәсенә төште,- дип сөйләде миңа әби. - Урман кистек, агач ташыдык. Иртә таңнан кояш баеганчы кырда эштә идек. Балтырга, билгә бәйләп, ачтан үлмәслек икмәк алып кайта идек. Каравылчы тотса, сигез елга төрмәгә ябалар иде. Фермада сарыклар сауганда, качып кына берничәне авызга сава идек, ачлыктан җәфаландык", - дип сөйли иде ул. Аны тыңлаганда, күзләрем яшьләнә иде. Әбине Сугышлы авылы кешесе кияүгә чыгарга сорап килгәч, кызы Рәсимә белән улы Бәкер: "Әнине беркемгә дә бирмибез", - дип, сарылып елый. Әби, балаларым читләр янында читенсенеп үсмәсен дип, бөтен җылысын, назын балаларына биреп үстерә. Яхшылык җирдә ятмый, улы - Бәкер бабай, Гамбәр әбине түр якта гына йоклата, өстәлнең дә башына гына утырта иде. Иде дим, чөнки Гамбәр әбинең гүр иясе булганына да шактый вакыт үтеп китте. Бу Бөек Җиңүнең 60 еллыгы якынлашкан көннәр иде. Аны соңгы юлга 2 баласы 8 оныгы 10 оныкчыгы озатып калды. Яшьлегендә җәфа күп күрсә дә, балаларының игелеген күреп бәхетле яшәде, дип озатты аны авылдашлары.
Раил Мөхәммәтҗанов, Кирлегәч мәктәбенең VIII сыйныф укучысы
Өч фронтовик
Бөек Ватан сугышы безнең гаилә тарихында аерым урын алып тора. Минем үземнең дә өч бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бәхеткә , алар яраланып булса да, туган авылларына әйләнеп кайта алган.
Фатыйх бабам Ябиров 1913 елда дөньяга килә. Бик тырыш кеше булган. Намаз укыган, моңлы итеп азан әйткән. Белемле булган, гарәпчә дә, кириллица белән дә яза белгән. Мөхтәрәмә әбиемә өйләнгәннән соң, бабамны 1933 елда армия хезмәтенә алалар. Анда ул кавалериядә хезмәт итә. Сугыш башланганда Мөхтәрәмә әбием Салих абыйга авырлы булып кала, Фатыйх бабай сугышка китә. Ул Волоколамск юнәлешендә разведчик булган. 1943 елда яраланып контузия ала, бер кулы гарип калып, авылга кайта. Контузиядән соң колаклары начар ишетә. Мөсәвәрә әбием әйтүенчә, Фатыйх бабамның баш түбәсендә яраланудан калган шактый зур тишек булган. Озак еллар ул колхозда эшләгән: балта остасы булган, чалгы янау, такта эшләрен белгән. Әнием искә алганча, көтү көтеп йөргәндә моңлы итеп бөтен кырны яңгыратып җырлый торган булган. 1983 елда авыр чирдән үлеп китә.
Хаҗи бабай Нәҗмиев 1905 елда туган. 1941елда сугышка киткәндә, балалары Атласка - 7, Хәдичәгә - 4, Ильяска бер яшь була. Ленинград янында Волхов фронтында сугыша ул. Аягы яраланып, 1943 елда туган авылына кайта. Кайткач, умартачылыкта эшли, берара бригадир булып тора. Гомере буе умарта асраган, бакчачылык белән шөгыльләнгән, алмагачлар утырткан. Фаһирә әбием белән 5 бала үстергән. 1984 елда авырып үлеп киткән.
Әтиемнең әтисе Исмәгыйль бабам Сәхапов 1922 елда туган. 1941 елның 25 июнендә сугышка китә. Калинин фронтында разведчик була. Бөек Ватан сугышында ул ике тапкыр яралана. 1942 елда фронттан кайта. Озак еллар авыл Советы рәисе, урман хуҗлыгында техник, соңгы елларда мәктәптә завхоз булып эшли. Кәтибә әбием белән 5 малай тәрбияләп үстергән. Шул малайларның иң кечесе - минем әти Камил. Исмәгыйль бабам бик шаян телле шук кеше була. Балта эшен белә. 1998 елда авырудан үлеп китә.
Сиринә Сәхапова, Кирлегәч мәктәбенең V сыйныф укучысы
Сугыш һаман истә әле
Авыр сугыш еллары үзәкләренә үткән өлкәннәр, яшүсмерләрнең изге теләкләре кабул булды: без тыныч, рәхәт, мул тормышта яшибез.
Мин дә бабамның әтисе һәм әнисе турында бары тик әнием сөйләве буенча гына беләм. Бабамның әтисе - Зыятдин бабай Ленинград янындагы каты сугышларда катнаша һәм шунда һәлак була.
Бабамның әнисе - Мәрзия әбиемә дә ялгызы өч баланы аякка бастырырга җиңел булмый. Ятимлек, терәк булмау һәр адым саен үзен сиздереп тора. Мәрзия әби авырлыкларга бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча балаларына төпле тәрбия бирә. Ходай аның үзенә дә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерергә насыйп итә.
Һәр йортка кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек китергән сугышның кара сөреме һаман таралмый. Без, хәзерге заман балалары, безнең тыныч тормышыбыз өчен башларын салган бабаларыбызны, ветераннарыбызны, тол калган әбиләребезне, шул михнәтле чорны онытмаска, алар турында белергә тиешбез.
Сугыш афәтен үз күзләре белән күрүчеләр шул афәт китергән күз яшьләрен йотып, ачылык-ялангачлык корбаннары булган шул заманның яше-карты теләгән изге теләкләр, догалар бәрабәренә генә без шундый матур, мул, тыныч тормышта яшибез. Шушы тормышның кадерен белеп, шатланып-куанып яшисе дә яшисе.
Рузилә Фәттахова, Кирлегәч мәктәбенең VII сыйныф укучысы
Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: