Заман сулышы

Урлаган шул мәктәп

Ул авылыбызның мәктәп тарихында беренче хатын-кыз җитәкче һәм иң озак директор булып эшләгән кеше. Сүзем Самара өлкәсенең Шенталы районы, Денис авылында яшәүче кадерле әнием Гөлнур Әнәс кызы Хәсәншина хакында. Утыз биш ел мәктәпкә багышлаган гомерендә ( шуларның соңгы 17 елы директор) намусына тап төшерми, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булган әнием белән...

Ул авылыбызның мәктәп тарихында беренче хатын-кыз җитәкче һәм иң озак директор булып эшләгән кеше. Сүзем Самара өлкәсенең Шенталы районы, Денис авылында яшәүче кадерле әнием Гөлнур Әнәс кызы Хәсәншина хакында.


Утыз биш ел мәктәпкә багышлаган гомерендә ( шуларның соңгы 17 елы директор) намусына тап төшерми, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булган әнием белән горурланам, сокланам. Яшьли әтисез калып, гаиләдә беренче бала буларак, ул тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Бүгенге кебек үзгәртеп кору заманында газиз әниемә үтә дә җаваплы йөкне тарту җиңелләрдән булмагандыр. Нәкъ, менә хәзер, үзем дә ике бала анасы буларак, әниемнең сабырлыгына, ихтыяр көченең ныклыгына, тырышлыгына шаккатам. Өйдә дә, мәктәптә дә тәртип урнаштырырга, бар мәсьәләләрне хәл итәргә кайдан вакыт, көч тапты икән ул? Аңа бит шул ук вакытта әнисенә - бала, иренә - хатын, ике баласына - ана, оныкларына - әби, туганнарына - апа да булырга кирәк... Барысының да күңелен күрергә ничек өлгерде икән?
Күп вакытлар аңа гаилә мәшәкатьләрен читкә куеп, ял, бәйрәм көннәрендә эшкә чумарга туры килде. Шуңа күрә , чынлап та, без әнине рәтләп күрмәдек тә. Әле дә хәтеремдә, берсендә, гадәттәгечә, ялларга авылга җыенып йөрүебез, яңа гына теле ачылып килүче кызым: «Әй, әни, безнең әби тагын мәптәптәдер инде», - дип зурларча уфтанып куйды ( мәктәпне - мәптәп дия иде ул). Мин исә бәләкәй кызчыгымның сүзләрен хуплап: «Әбиеңне урлаган шул мәктәп», - дидем. Әйе, мәптәп исемле «угры»га үпкәләрем җитәрлек анысы. Студент чагымда ялга кайтканда да, әниемнең эше гел тыгыз була, ни озата, ни каршы ала алмый иде. Берничә минутка йөгереп кайта иде дә, мәктәбенә кереп югала иде. Икенче балам - улым тугач та, оныгын бер ай ярымнан соң гына беренче тапкыр килеп күрде. Ул елны бөтен гаиләбез белән аттестация үттек.
Еллар үткән саен, мине якты дөньяга тудырган, күкрәк сөте имезгән, туган телне өйрәткән, яхшылыкка өндәгән әнине яхшырак аңлыйм.
Безне кеше итәр өчен, аякка бастырыр өчен көне-төне үз-үзен аямыйча тырышкан, күпме тир түккән ул. Әгәр дә әниемне авыр сүзләр әйтеп рәнҗеткән булсам,кадерле әнием, мин синнән гафу үтенәм.
Әни кеше баласының тормыш күгеңдә кояш кебек балкый. Ул юлыбызны яктыртучы олы маяк. Аларда безгә - балаларына карата күпме җылылык, күпме наз, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек. Алар безнең тормышны ямьләндерүче илаһи затлар. Әниләр - иң якын киңәшчебез. Биш яшьме, илле яшьме - ничә генә булмасын , әни безгә һәрвакыт кирәк. Хәер, әниләрнең безгә кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел... Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Әни, әнкәем! дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Әниләр -һәр өйнең җылытучы учагы.
Берничә ел элек аның лаеклы ялга чыгып, без кайтканда тәмле бәлеш, коймаклар пешереп, каршы алып торуын теләгән булсам, Аллага шөкер, хыялларым чынга ашты. Әнием бүгенге көндә лаеклы ялда. Без кайтканны зарыгып көтә. Йөзе һәрвакыт ачык, тәмле аш-сулары өстәлдә.Шундый кайгыртучы әнием булганга мин бәхетле. Уңган- булган әниемне бик тә яратам, хөрмәт итәм. «Ана хакы - тәңре хакы» Шуңа күрә, әниләребезне рәнҗетмәсәк иде, исән чакта аларның кадерләрен белсәк, зурласак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: