Заман сулышы

Якташыбыз иҗатын олылау

"Шигырь язам, хис йомгагын сүтеп, Сүзләр - гөлләр булып үрелә. Әллә ничә йөрәк аша үтеп, Шатлык булып кайта үземә" - дип яза күренекле каләм остасы, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы һәм, гомумән, яраткан шагыйрә - язучы Рәмзия Габделхакова. Күптән түгел ул 11...

"Шигырь язам, хис йомгагын сүтеп,
Сүзләр - гөлләр булып үрелә.
Әллә ничә йөрәк аша үтеп,
Шатлык булып кайта үземә"
- дип яза күренекле каләм остасы, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы һәм, гомумән, яраткан шагыйрә - язучы Рәмзия Габделхакова. Күптән түгел ул 11 нче гимназиядә укучылар белән очрашты. Кичәгә язучының иҗатташ дуслары, аның әсәрләрен яратып укучылар, укытучылар җыелган иде.

Очрашуны гимназиянең "Тулпар" триосы "Ул - Рәмзия апабыз" җыры белән ачып җибәрде. Сәхнә түрендә укучылар зур осталык белән Рәмзия Габделхакованың шигырьләрен укыса, сәхнә янында интерактив тактада аның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеген чагылдырган презентация күрсәтелде.
Төп иҗади эшчәнлеге Җәмит Рәхимов, Рәшит Шиһап, Разим Вәлиуллин, Альберт Хәсәнов кебек күренекле әдипләр белән аралашкач активлаша. 1989 елда ул Лениногорск иҗат әһелләрен берләштергән "Чишмә" оешмасына йөри башлый. Аның әсәрләре район газетында гына түгел, республика матбугатында да басыла, әдәби конкурсларда җиңү яулый. 1996 елда Рәмзия Габделхакованың "Кар өстендә миләшләр" дигән беренче китабы дөнья күрә. Нәкъ менә шул җыентыгы өчен ул Ш.Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнә. Аның иҗатында олы шәхесләребезгә багышлап язылган шигырьләре дә зур урын алып тора. Шуларның берсен "Ишетегез" исемле шигырен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Сафиуллина укыды. Күп еллар Лениногорск телевидениесендә эшләп киткән Зөлфия Сәхипова исә Рәмзия апаның радио, телевидение белән тыгыз элемтәдә торуын ассызыклап үтте. Шагыйрә Зилә Мөдәррисова "Яшьлек иле" газетындагы эшчәнлеген искә алды, үзенең иҗат җимешләре өчен остазына рәхмәт сүзләре җиткерде. Мондый матур теләкләргә язучының каләмдәш дуслары Нурия Сәлманова, Мәһәрша Вәлиуллова да кушылды.
Гимназиянең "Нәфис сүз" бәйгесендә катнашып шомарган шигырь осталары һәм 2 нче мәктәп укучылары Рәмзия апа иҗатының төп өлешен алып торган әни, укытучы, туган як, ятим балалар тормышы турындагы тирән эчтәлекле шигырьләре белән шаккатырса, "Айсылу" драма түгәрәгенең яшь артистлары "Кәлүшле кыз"ны сәхнәләштерде. Әйе, ул көнне без әлеге исемдәге хикәя нигезендә сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын карадык. Бу эшкә "Айсылу" театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова алынган. "Премьерасын авторның үзенә күрсәтәсем, аның фикерен ишетәсем килде",- ди ул. Спектакль турындагы тәэсирләрне тамашачыга карап та күрергә була иде, чөнки пьесаны караганда, тамашачы күз яшен тыя алмады.
- 1990 ел - "Заман сулышы" оешкан ел. Үзенең язучы да, шагыйрь дә буласын белмәгән, уйламаган Рәмзия редакциягә эшкә килде. Әмма шунда ук аның халыкка хезмәт итәчәге мәгълүм иде. Ул - күпкырлы асылташ. Аның иҗаты сокланырлык,- дип бәяләде иҗатын ветеран журналист Римма Фәттахова .
Чыннан да, аның шигырьләренең тематикасы күпкырлы. Балалар өчен язылганнарыннан алып, туган ил, укытучы, әнкәй, мәхәббәт, хатын-кызга кадәрге шигъри тәлгәшләрендә тирән мәгънә, авторның үтемле фикере, тормыш нигезе ята. Шуларның кайберләре җырга салынган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятова, Ринат Хәбибов кайбер җырларын тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Гомумән алганда, очрашу кичәсе язучының иң матур шигырьләре, җырлары, дусларының күркәм җылы теләкләре белән үрелеп барды. Ә кичәнең герое Рәмзия Габделхакова үзе, чәчәккә күмелеп, очрашудан канәгать калып, иҗатка яңадан-яңа илһам алгандыр, дип ышанасы килә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: