Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Алтмыш еллык тарих

Шушы көннәрдә шәһәребездәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 60 еллыгын билгеләп узачак. Бу - мәктәпнең 60 еллык тарихы бар дигән сүз. Тарих дигәннән, укытучылар - Резидә Мөхетдинова һәм Галия Уткина тарафыннан мәктәп тарихы тирәнтен өйрәнелгән, күп архив материаллары тупланган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһамия Җамалиева җитәкчелегендә...

Шушы көннәрдә шәһәребездәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 60 еллыгын билгеләп узачак.


Бу - мәктәпнең 60 еллык тарихы бар дигән сүз. Тарих дигәннән, укытучылар - Резидә Мөхетдинова һәм Галия Уткина тарафыннан мәктәп тарихы тирәнтен өйрәнелгән, күп архив материаллары тупланган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһамия Җамалиева җитәкчелегендә укучылар да бу эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Хәзерге вакытта мәктәптә 224 бала белем ала, 17 укытучы эшли. Мәктәп белән 2008 елдан бирле Вера Анатольевна Точилина җитәкчелек итә. Тулы ышаныч белән: "Мәктәбебезнең директордан, укытучылардан бәхете булды", дип әйтә алам. Моны эш нәтиҗәләре дә ачык дәлилли. Безнең мәктәптән өч укытучы - Розалия Шәйхетдинова, Гүзәл Маслакова һәм Галина Манакова укыту эшчәнлегендәге уңышлары өчен, "Безнең иң яхшы укытучы" грантына лаек булдылар.

Тырышмый мөмкин түгел, чөнки без хөрмәтле ветераннарыбыз башлаганны дәвам итүчеләр. Бүген - М.П. Рассадкин, Н.Н. Степанов, Л.К. Пантюхина, Н.Ф. Ганина, Х.К. Кашапов, С.Н. Стародубцева, В.В. Степанова, Г.И. Саливанова һәм башка өлкәннәребез алдында башыбызны иябез.

Укучыларыбыз заманча җиһазланган кабинетларда белем ала. Талантлы укытучыларыбыз эшләренең мөһимлеген тоеп, тырышып укыталар. Кайберләренә икешәр вазифа башкарырга туры килә, ләкин сынатмыйлар. Чөнки ветеран-укытучыларыбыз булдырган мирасны саклап, мәктәбебез данын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешлегебезне аңлап эш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев