Заман сулышы

Җанымны нәфис күбәләк иркәләгән мизгелләр

Сугышлы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның актив кешеләре, сәнгать сөючеләр белән бергә, күңелләрне озак җылытырга сәбәпче була алган инвалидлар ункөнлеге уңаеннан кичә уздырды. Кичә башланганчы байтак вакыт бар. Авылда үткәрелә торган очрашуларны калдырмый торган Сәгыйдә апа киләме икән, дип хәлен белеп чыгарга аның йортына юнәлдек. Ул - якташ язучыбыз Җәүдәт...

Сугышлы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның актив кешеләре, сәнгать сөючеләр белән бергә, күңелләрне озак җылытырга сәбәпче була алган инвалидлар ункөнлеге уңаеннан кичә уздырды.


Кичә башланганчы байтак вакыт бар. Авылда үткәрелә торган очрашуларны калдырмый торган Сәгыйдә апа киләме икән, дип хәлен белеп чыгарга аның йортына юнәлдек. Ул - якташ язучыбыз Җәүдәт Дәрзаманның әнисе, хезмәт ветераны. "Кер карасы тимәгән", ди халкыбыз чиста-пөхтә йортлар турында. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчасы шау чәчәктә аның. Тәрәзә төпләрен дә матур гөлләр бизи.

-Бик барасым килсә дә, "яшьлек" комачаулар" ахрысы, тәбрикләвемне Рушаниягә дә, барлык инвалидларга да җиткерерсез. Мескен булып яшәмәгәннәре, заманга сылтау итеп эчеп, Аллаһы Тәгалә биргән олы нигъмәткә - акылларын аяк асларына салып таптаучыларга да үрнәк бит күп кенә инвалидлар. Кеше, чыннан да, игътибарга мохтаҗ зат, - дип озатып калды безне Сәгыйдә апа.

"Җанымны нәфис күбәләк иркәләгән мизгелләр" дип аталган кичәне Мәдәният йорты мөдире Галия ханым Вахитова шагыйрь Ф.Яруллинның тирән мәгънәле сүзләре белән ачып җибәрде. Техника заманы бит хәзер. Шунлыктан концертларда күбрәк фонограммалар яңгырый. Ә монда җан җылысы бирердәй, истә озак сакланырдай мизгелләр, моңнар күп булды. Тынгысыз гармунчы Ансар Мусатҗанов уйнаган көйгә Рәйсә Вәлиева, Фәнүзә Мусина, Гаилә Ялакова яшәү дәрте уята алырдай моңлы итеп җырлады. Кичәнең төп герое - Рушания Гаязова. Ул һәркем күңеленә хуш килердәй җырларын, үзе язган шигъри юлларны да җиткерде, шагыйрьләрнең әсәрләреннән өзекләр укыды. Мескен авыру булып түгел, тормыш сөя белүче, күп вакытларда аягына басып, сау-сәламәт яшәүчеләргә үрнәк тә, кирәкле киңәшен бирә белүче дус та, татар язучылары әсәрләреннән эпизод-өзекләрне урынлы сайлый белеп, күңелне күтәрә белүче сердәш тә ул.

Лениногорскидан килгән 8 нче мәктәп укучысы Нияз Галиев:

-Олы абый-апаларның игътибарын күрү-ишетү күңелле булды. Мин бөтен кешеләрнең дә бер-берсенә Рушания апа кебек игътибарлы булуын телим. Ул бит күп укый. Минем кебек малайларның да укуы белән кызыксына,- дип бүләген тапшырды укучы.

Дусларыма ихлас елмаям мин,

Дошманга да хәтта елмаям.

Алар, димен, күбрәк интегә бит,

Җаннарында якты булмаудан.

Ятлар мине аңламасалар да,

Якыннарым, беләм, аңлыйсын:

Елмаюлы иреннәрем кайчак -

Сызылып киткән җаным ярасы.

дигән шигырь юллары белән үзенең рәхмәт сүзен башлады Рушания. Инвалидларга карата игътибарлы булган авыл җирлегенә, авылдашларына, ерактан кайтырга вакыт тапкан барлык якыннарына да чын күңелдән рәхмәтләрен әйтте. Күп еллар Ромашкино район нефтьүткәргечләр идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Нәҗип Галимов та үзенең игътибарыннан читтә калдырмаган, күчтәнәч биреп җибәргән.

Әйе, җанны нәфис күбәләк иркәләгән мизгелләр күп булды кичәдә. Безгә дә бик ошады. Без дигәнем - Бөгелмәдән килгән Рузалия Вахитова, Лениногорскидан килгән туганнар һәм дус-ишләр Наилә һәм Рамил Галиевләр (нәкъ менә алар Рушаниянең терәге дә), Нурсинә һәм Мәгъсүм Шәмгуновлар, Заһретдиновлар гаиләсе, классташлары исеменнән чыгыш ясаган Радик Вилданов иде.

Ә язманы шушы айда арабыздан киткән Ф. Яруллинның "Милләтемнең йөз аклыгы" шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Ходай миңа озын гомер биргән,

Бер сакчысы иткән халыкның.

Җырың-моңың аша күрсәт, дигән

Милләтеңнең йөзе аклыгын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: