Заман сулышы

“Артист килде”

Искиткеч матур җәй башы иде. Яңгырлар вакытында явып, җирләр җылынып, үләннәр үсеп, болыннар яшеллеккә күмелгән чак. 1956 ел хәтеремә шулай кереп калган. Куакбаш авылында яшәүчеләр Шөгер район хастаханәсенә йөреп дәваланды. Әнием - Фаизә Камалиева да авырып, шунда барган. Табиблар: "Апа, чирең катлаулы, хирургларга күренергә кирәк," дип, шәһәргә җибәргәннәр. Әле ул...

Искиткеч матур җәй башы иде. Яңгырлар вакытында явып, җирләр җылынып, үләннәр үсеп, болыннар яшеллеккә күмелгән чак. 1956 ел хәтеремә шулай кереп калган.


Куакбаш авылында яшәүчеләр Шөгер район хастаханәсенә йөреп дәваланды. Әнием - Фаизә Камалиева да авырып, шунда барган. Табиблар: "Апа, чирең катлаулы, хирургларга күренергә кирәк," дип, шәһәргә җибәргәннәр. Әле ул башта колхоз эшендә эшләгән, аннан соң йөк ташый торган машинага утырып килгән. Хастаханәгә баргач, хирург: "Ашыгыч рәвештә ятырга кирәк", дип юллама язып бирде дә, шул кичне әнине тубдиспансерга урнаштырдым.
Аны операциягә әзерләп бер ай вакыт үтте. Кан салдылар, канын алыштырдылар. Бер көн дә калмыйча, көненә икешәр мәртәбә барып йөрдем. Ә хәле авырайгач, янында куна калдым. Шулай, өй белән хастаханә арасын таптап йөргән вакытта, ирем Рәшит Ваһапов концертына ике билет алып кайткан. Аны кош тоткандай, шатланып миңа җиткерде. Ул чакта концертлар, спектакльләр сирәк куела иде бит. Аларның килүен ниндидер могҗиза көткән сыман зарыгып көттек. Шуңа күрә берсен дә калдырмыйча, карап барырга тырыштык.
Билетны алуын-алган да, тик ничек итеп әнигә: "Бүген кич синең яныңа килә алмыйм, концертка барабыз" дип, ни йөрәк белән әйтергә? Әнинең: "Мин авырып ятам, алар күңел ачып йөриләр", дип үпкәләве бар. Иптәшем белән киңәшләшкәннән соң, әйтмичә генә барырга булдык.
Иртән әни янына барып килдем, кич концертка киттек. Ә концерт шәп иде. Халык Рәшит Ваһаповның һәр җырын көчле алкышлар белән каршы алып озатты. Әле өстәвенә кечкенә кәгазь кисәкләренә аның башкаруында җырлар сорап, запискалар җибәрделәр.Ул аларның һәркайсын башкарды.
Ничек итеп концертка әзерләнеп барганыбыз бүгенгедәй хәтеремдә. Миңа ак төстә штапель кофта, иремә шундый ук тукымадан ак күлмәк тектергән идек. Мин - кофе төсендә, ә ул какао төсендәге костюмнарыбызны киеп, концерт карарга бардык. Берочтан үзеңне дә күрсәтәсең, дуслар белән дә аралашасың.
Икенче көнне әни янына бардым. Ә ул: «Кызым, артист килде", дип әкрен генә пышылдады (хәле авыр, акрын гына сөйләшә). Әй, Аллам, әни белгән, минәйтәм, концертка барганны. Шулхәтле уңайсызландым, куркып кына: "Әни, каян белдең безнең концертка барганны?» - дим.
Ә хәл болай булган: төнлә Рәшит Ваһаповны сукыр эчәк белән мондагы хастаханәгә алып килеп, операция ясаганнар. Әни шуны әйтә икән. Соңрак, җырчының хәле яхшылана башлагач, кич табиблар кайтып киткәч, үзенең палатасында җыр сузып җибәрүе була, тавышы коридорның икенче башына кадәр ишетелә. Урында ятучы авырулар, палата ишекләрен ачып, шәфкать туташлары, санитаркалар коридорга чыгып, моң дәрьясында "йөзгәннәр". Еллар үткәч, кайвакыт әнинең сәламәтләнү сәбәбенең берсе - табиблар булса, икенчесе - Р. Ваһапов җырларыдыр дип уйлап куя идем. Әнине беренче кабул иткән хирург Емельяновны (исеме хәтердә юк), операция ясаган Морадыймовны, шәфкать туташларын яхшы яктан гына искә алам, игелекле кешеләр иде.
Әниебез терелеп кайткач, барлык балаларны аякка бастырды, әбиебезнең рәхмәтен алып җирләде, әтиебез белән озак яшәп, аның да бәхиллеген алды. Ходай әнигә оныкларын, оныкчыкларын күрергә насыйп итте. Хәзер дә Рәшит Ваһапов исемен ишеткәч, шул чакларны искә алам.
Инде үзем дә олы яшьтә: биш оныгым, биш оныкчыгым бар. Тормыш иптәшем белән гомер кичерүебезгә 57 ел тула. Ходай Тәгаләдән белеп сорасаң, барын да бирә, Аллага шөкер дип яшибез.
Теги: артист
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: