Заман сулышы

Асыл зат баласы

Халык педагогикасында "асыл төп" дигән төшенчә бар. Яхшы холык-фигыльле, тәрбияле, укымышлы затлар үстергән нәселне шулай атаганнар. Язмамда сүз нәкъ менә шундый асыл зат турында барачак. Алты айдан ятим калган Минсәефне Керкәле кызы Бибисара үстерә. Шул ук гаиләдә12 яшьлек ятим кыз Бибиәсма да тәрбияләнә, үсеп җиткәч, ике ятим кушыла. Дөньяга берсеннән-берсе...

Халык педагогикасында "асыл төп" дигән төшенчә бар. Яхшы холык-фигыльле, тәрбияле, укымышлы затлар үстергән нәселне шулай атаганнар. Язмамда сүз нәкъ менә шундый асыл зат турында барачак.


Алты айдан ятим калган Минсәефне Керкәле кызы Бибисара үстерә. Шул ук гаиләдә12 яшьлек ятим кыз Бибиәсма да тәрбияләнә, үсеп җиткәч, ике ятим кушыла. Дөньяга берсеннән-берсе акыллы, зирәк дүрт бала - Мөкәррәмә, Мөхәммәтвәли, Мөстәкыйм һәм Сәгыйть туа.
Әйе, Сәгыйть абый Хәбиров Шөгер районы оешкач ачылган беренче ашханәнең данлыклы аш-су остасы Минсәеф аганың улы, ә әнисе - Бибиәсма уракка киткәнче, уникешәр ипи пешереп мичтән чыгара, көн саен кырда бишәр йөз көлтә бәйли "Партизан" колхозы алдынгысы була. Ул эшчән, юмарт, эчми-тартмый, сүгенми торган, җыр-музыка, шаян сүз сөюче тату гаиләдә үсә. Вәли абыйсы күпкырлы талантка ия кеше: артист, спортчы, рәссам. Шөгер районы данын яклап республика ярышларында да катнаша.
Мөстәкыйм абыйсы да, Мәскәү шәһәрендә яшәп, СССР тимер юллары баш идарәсендә поездлар начальнигы булып эшли. Буш вакытларында даими чыгып килүче стена газетларын бизи. Ә төбәгебезнең танылган рәссамы Мансур Закиров - апалары Мөкәррәмә малае. Суын алган саен чистара барган кое кебек, бу гаилә кешеләре башкаларга ярдәм-иминлек күрсәтеп яши.
Кечкенәдән зирәк, күп белергә омтылучан Сәгыйть, Иске Шөгер урта мәктәбен гел яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Аннары Бөгелмә укытучылар институтына укырга керә. Чыгарылыш имтиханнарында дәүләт комиссиясе рәисе Мәскәүдән килгән галим була. Ул, Сәгыйтьнең җавапларын тыңлаганнан соң, М. Ломоносов исемендәге университетка укырга керергә тәкъдим итә. Ләкин яшьлек дәрте, романтика эзләү аны Себергә алып китә. Ул Омск өлкәсенең Большереченск районы Яланкүл дигән татар авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Бер елдан авыл халкының хөрмәтен яулаган 21 яшьлек Сәгыйтьне мәктәп директоры итеп куялар. Шул ук елны ул Себер чибәре Оркыяга өйләнә.
Сәгыйть Нурлат районына туганының хәлен белергә барган җирдән мәктәп директоры булып эшкә кала. Энә кайда - җеп шунда, дигәндәй, Оркыя апа Татарстанга кайта. Яңа директор эшне мәктәп яңартудан башлый. Кәкре Атау халкы яңа мәктәпле була. Сәгыйть Минсәеф улы җидееллык мәктәп базасында кичке урта мәктәп ачуга ирешә. Шулай итеп, яшьләргә югары белем алуга юл ачыла. Шул чорда укып югары белем алган агроном, хәрбиләр, табиблар, укытучылар Сәгыйть абый белән Оркыя апаны онытмыйлар, һәр елны килеп аларның хәлләрен беләләр.
Нурлат ягы халкы үз итсә дә, Сәгыйть абыйның күңеле туган ягына тарта. 1980 нче елларда алар Яңа Шөгергә - төп нигезгә кайтып, өр-яңа йорт салып яши башлыйлар.
Сәгыйть абый Иске Шөгер урта мәктәбендә 12 ел эшләп, 1992 нче елда пенсиягә чыга. Әмма коллектив аны җибәрмәде, тагын озак эшләде әле ул. Мәктәп-гимназиянең көзгесе, горурлыгы да булды. Ул - күпкырлы талант иясе. Туксанынчы елларда мәктәбебездә гарәп һәм латин графикасын өйрәтү буенча эзләнүләр, тикшеренүләр үткәрде, аларны гамәлдә кулланды. Казан галимнәре Гали Даутов, Әбрар Кәримуллин белән берничә тапкыр очрашып, үзен мәгърифәтле, киң эрудицияле кеше итеп танытты.
Сәгыйть абый авылның тарихын өйрәнү белән даими шөгыльләнә, күп кенә кулъязма һәм басма китаплар табып, тарихи күргәзмәләр оештырды. "Шөгернең дөньяга сибелгән талантларын барларга, мәдәни йөзен яктыртырга, бизәргә кирәк, Шөгер-апабыз башына энҗеле калфак кидерәсебез бар",- дигән сүзләргә тугры калып, халык җәүһәрләрен барлап, өйрәнеп яшь буынны гыйбрәт алырлык язмышлар үрнәгендә тәрбияләүгә зур көч куйды.
Сәгыйть Минсәеф улы фәнни-фантастик гипотезаларга бик бай кеше. Аларны мавыктыргыч алымнар белән укучыларга җиткереп, иҗади фикер йөртүче кешеләр тәрбияләүдә зур өлеш кертте. Аның "Чит планета кешесе белән очрашу" дип аталган кичәдә яңгырап җырлый торган кул сәгатьләре, сәгатьле авторучкалар, мәңгелек дәфтәрләр, төсен үзгәртүче һәм тән температурасын нормада тотучы өс киемнәре һәм башкалар чынбарлыкка әверелде.
Авылдашларыбыз Гайшә Хөббәтуллина, Хәрбия Хәлимова, Кәшәфетдин Бәдертдинов, Салих һәм Габделхак Закировларның кулъязма дәфтәрләрен өйрәнеп, аларның балаларын һәм туганнарын чакырып, укучылар белән мәктәптә "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк", "Халык гәүһәрләрен барлап", "Һәр талант - халык байлыгы" дигән фәнни-гамәли конференцияләр үткәрде. «Китсәм дә мин беркөн арагыздан, җирдә җаным - җырлап калачак" дигән китап чыгарылды.
Укучыларны туплап, гармунчылар, курайчылар ансамбльләре оештырды. Гомумән, талантларны эзләп табып, аларны үстереп сәхнәгә чыгару аның төп шөгыле иде. Сабыр холыклы, киң күңелле Оркыя апа белән алар 4 бала тәбрияләп үстергәннәр. Алар һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Адәм белән Хава кебек, шалашны да оҗмахка әйләндереп, барына канәгать булып, бер-берсенең кадерен белеп 55 ел яшәгән бу гаиләгә 2008 елда олы кайгы килә, Сәгыйть абый Урал тауны бергә кичкән аккошыннан аерыла, Оркыя апа фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Җәйге озын көннәрдә, кышкы ямансу төннәрдә ялгызлык ачысын онытырга тырышып, ул бертуктаусыз эшли. Гарәпчә язылган кулъязма китапларны, дәфтәрләрне укый, өйрәнә, яза, компьютерда басарга материаллар эзли, үзенчә мәш килә.
Март башында үзенең 80 яшен тутыручы асыл зат Сәгыйть Минсәеф улына балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен, күп санлы укучыларының, укытучыларының һәм авыл халкының рәхмәтләрен җиткерәбез һәм аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: