Заман сулышы

«Аулак өй»гә кил әле

Аулак өй... Бу сүз 50 - 60 нчы елларда туганнар өчен әзме-күпме таныш булса, хәзерге буын балаларына, гомумән, ят төшенчә. Ә бит безнең милләтнең зәркән муенсасының бер боҗрасын хасил иткән бу матур традиция эстетик тәрбия бирүдә зур урын тоткан. Үсмер кызлар әни-апалары янында гади энә генә түгел, биш энә, кармак...

Аулак өй... Бу сүз 50 - 60 нчы елларда туганнар өчен әзме-күпме таныш булса, хәзерге буын балаларына, гомумән, ят төшенчә. Ә бит безнең милләтнең зәркән муенсасының бер боҗрасын хасил иткән бу матур традиция эстетик тәрбия бирүдә зур урын тоткан. Үсмер кызлар әни-апалары янында гади энә генә түгел, биш энә, кармак (балык тота торган белән бутамагыз) тотарга өйрәнеп, тәрәзә пәрдәләре, сөлгеләр чигәргә, бәйләргә өйрәнгәннәр, димәк, булачак киленнәр үзләренә бирнә әзерләгән. Әлбәттә, пөхтә, сабыр булырга гына өйрәтүче һөнәр ияләренә әверелеп кенә калмыйча, анда алар биеп-җырлап та алган, ә егетләр үзләренә кәләш сайлаган.

Безнең Мәдәният сараенда бу күркәм бәйрәм-тамашаны яшьләргә генә күрсәтү өчен түгел, олы буынның хәтерен яңартуны күз уңында тотып, башлап җибәргәннәр иде. Аны Рәшит Шиһап исемендәге театр режиссеры Мәдинә ханым Сафиуллина оештырды, халык күңеленә бу бик хуш килде ул. Берничә айдан соң (ул яңа спектакль әзерләү белән мәшгуль булганлыктан, туктап торган иде), Мәдинә ханым эстафетаны оештыру сәләте белән генә түгел, талантлы җырчы, биюче, алып баручы буларак та күпләрдән аерылып торган, китапханәнең милли бүлек хезмәткәре Тәслимә Рәфыйковага тапшырды.
Шимбә көнне милләтебезнең тарихын онытмаган, аңа тугрылыклы калган халык Мәдәният сараена агылды. Халыклар дуслыгын исбатлаучы бер дәлил булып, чуаш дусларыбыз да бу чарадан читтә калмаган. Геннадий Садовников җитәкчелегендәге ансамбль кичәгә үз өлешен кертте: татар көйләрен генә уйнап калмады, чуаш җырларын да башкарды.
Ә «Аулак өй» күркәм генә башланып китте. Тәслимә ханым шәһәрдәге узган ел һәм быел милли өлкәдәге уңышлар белән таныштырды. Аларга тукталмыйм, чөнки "Заман сулышы" бу турыда язды. Мәсәлән, Рәйсә Фәтхуллинага академик исеме бирелүе, бәйгеләрдә катнашуы, Казанга Президент янына да барачагы турында белдек. "Аулак өйдә" "Зиләйлүк" ансамбле аңа багышлап җыр башкарды. 12 нче лицей укытучысы Алсу Хәйруллина да яшьлеге, җырлары белән "өйне" бизәде.
Ерак араны якын итеп, Юлтимердән әле яңа гына 70 яшьлек юбилеен уздырган, гомер буе шофер булып эшләгән Зәкәрия Минһаҗев җыр-моңнар алып килгән. Аңа рәхмәт сүзләре дә, алкышлар да күп булды, ә тормыш иптәше Дания: "Ул шулай моңлы итеп җырлый, ә мин рәхәтләнеп кул чабам",- дип көлдерде. Юморга килгәндә, кич утыру аннан башка узмый инде ул. Ир-атларны кызлар булып киендереп биетү, "Сак атла" уеннары, Мәдинә ханым Сафиуллина белән Энҗе ханым Мусина илдәге сәясәтнең үзгәреп торуы аркасында төрле халәттәге халык булып кыланып, кайгы-хәсрәтне оныттырды.
Сез кич утыруларны гармунсыз күз алдына китерә аласызмы? Юк шул. Тәслимә Рәфыйкова да бу турыда аерым әйтеп узды һәм Рәхимә Габделганиеваның гармунда оста итеп (аның үзен дә бик күрәсе килгән иде) "Гармун моңы" шигырен укыды:
"Моңлы тальян
җырлый, әллә елый?
Тетри тавышы, кисә, бәгырьне",- кебек шигъри юллар үз милләтен хөрмәт иткән кешене битараф калдыра ала микән? Ринат әфәнде Вилдановның оста итеп уйнавы күзләрне яшьләндерә, "Яшисе килә, дуслар!"- дип кычкырасы килә. Чын мәгънәдә, ул дөньяга шатлык өләшә". Минсәим Яруллин, Минһаҗи Хәйруллинның кулыннан гармун төшмәде диярлек. Олы яшьтәге апа-абыйлар яшьлекләрен искә төшереп, инде онытылып барган җырларны яңартты. Тәслимә ханым баштарак аптырап та калды бугай, ләкин үзенә генә хас тапкырлык белән: "Әле тагын очрашырбыз, дусларым, икенчесенә дә калдырыгыз инде",-диде. Чыннан да, халык мондый бәйрәмгә бик сусаган икән, димәк, әби-бабайлар да телевизордан күрсәтүче бихисап сериаллардан туйган. Җыен юньсезлекне күрсәтүче фильмнарны оныклары белән карап утырганчы, шундый күркәм, шигърияткә, моңлы-аһәңле җырларыбызга мәхәббәт тәрбияләүче, кызыксыну уятучы очрашуларга балаларын, оныкларын алып килсәләр, бик шәп булыр иде. Шунысын да әйтәсе килә: оста куллы, ветеран-укытучы Бәрикә ханым Кәримова үзенең кул хезмәте белән таныштырды. Искиткеч матур муенсалар ясый икән ул! Нәрсәдән дисезме? Йоннан! Аны манып, кечкенә шарчыклар ясап, төсләрен туры китереп, күңел җылысын биреп эшләнгән нәфис муенсаны шул ук минутта киясе килә башлады. Чыннан да, безнең халык бик сәләтле шул, юкка гына Казан ханлыгын XIV-XV гасырда ук "осталар ханлыгы" дип йөртмәгәннәр. Бүгенге көндә халык гәүһәрләренә тагын бер асылташ өстәлде, бугай: гүзәл затларда - яңа эшләнгән муенсалар.
Бер мизгелдәй үткән "Аулак өй"дән таралганда, Тәслимә Һадиевна: "Яшьлекне кире кайтара торган тылсымлы таягым булса, мин сезне, кадерле апа-абыйлар, әби-бабайлар, яшәртер идем. Чөнки еллар үтеп тә, йөрәкләрегез һаман унсигездә икән бит! Сезнең белән горурланам, сезгә сокланам. Барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч имин тормыш телим",- диде. Без дә аның сүзләренә кушылабыз. "Кояшлы көннәрне кайгы болытлары капламасын",- дигән уйлар белән таралышты халык.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: