Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Авылыбыз артистлары

Түбән Чыршылы Мәдәният йортында "Җидегән чишмә" түгәрәге эшли. Аның сәнгать җитәкчесе - Талига Шамил кызы Сәйфиева. Ул һәр бәйрәмдә төрле чаралар үткәреп, авыл халкын куандыра, конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел "Халкым чишмәләре" бәйгесендә, түгәрәктә йөрүчеләр белән катнашып, Гран-при алган иде. 30 ноябрь көнне Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куеп, авыл...

Түбән Чыршылы Мәдәният йортында "Җидегән чишмә" түгәрәге эшли. Аның сәнгать җитәкчесе - Талига Шамил кызы Сәйфиева. Ул һәр бәйрәмдә төрле чаралар үткәреп, авыл халкын куандыра, конкурс-бәйгеләрдә катнаша.


Күптән түгел "Халкым чишмәләре" бәйгесендә, түгәрәктә йөрүчеләр белән катнашып, Гран-при алган иде. 30 ноябрь көнне Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куеп, авыл халкын шатландырды. Профессиональ артист булмасалар да, һәркайсына үз роле килешеп тора иде. Раилә Әхмәдиева - Дилема, Әнисә Баһаутдинова - шәфкать туташы, Рәмзия Фазлырахманова - баш табиб, Резедә Шәрипова - Алтынчәч, Рәисә Сафина - дәвалаучы табиб, Резедә Ситдыйкова - Валентина, Талига Сәйфиева - Гөлфинә, Алсу Муллагалиева кайнана рольләрен килештереп уйнадылар. Гүзәлия Ганиеваның моңлы итеп бишек җырын башкаруы тамашачылар күңеленә хуш килде.

"Җидегән чишмә" коллективына иҗат уңышлары теләп, Әниләр көненә шундый зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Ә коллектив җитәкчесе Талига Шамил кызына сүнмәс дәрт, исәнлек, эшендә тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист