Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бүген театр көне. Лениногорскида "Кызыма килер йөз кеше" спектакле премьерасы булды

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары Мәдәният сараенда "Кызыма килер йөз кеше" исемле өр-яңа спектакль күрсәтте. Хәбир Ибраһимовның ике пәрдәлек комедиясе, бер караганда, әллә нәрсә эчтәлеккә бай да түгел сыман, вакыйга да һаман бер фатир тирәсендә әйләнә. Ләкин көлке артында да тирән мәгънә ята. Әсәрдә әхлак темасы, хәзерге көн...

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары Мәдәният сараенда "Кызыма килер йөз кеше" исемле өр-яңа спектакль күрсәтте.
Хәбир Ибраһимовның ике пәрдәлек комедиясе, бер караганда, әллә нәрсә эчтәлеккә бай да түгел сыман, вакыйга да һаман бер фатир тирәсендә әйләнә. Ләкин көлке артында да тирән мәгънә ята. Әсәрдә әхлак темасы, хәзерге көн проблемалары чагыла. Ана кешенең баласына карата булган тирән мәхәббәте ачык күренә.
Комедия шулхәтле мавыктыргыч һәм җиңел барды, хәтта тамашачылар ахырына якынлашуын сизми дә калды.
Гомумән алганда, спектакль уңышлы үтте. Монда, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы Мәдинә апа Сәфиуллинаның өлеше искиткеч зур. Ул үзе әллә ни күренмәде, бары тик соңгы күренештә шәфкать туташы булып чыкты.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетының киләсе атнадагы җомга саныннан укыгыз
Фотода: театрның баш режиссеры Мәдинә Сафиулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X