Заман сулышы

…«Бәхет иле»н әнкәй корган булган, Үзем әни булгач аңладым

Әниләр көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли-әдәби бүлегендә үткән кичә әнә шундый шигырь юллары белән башланды. Китапханәнең бу бүлмәсе кыз-уллар, оныклар үстергән бөек затлар - кадерле әниләр белән тулып, матураеп, бәйрәм кичәсенә җылылык һәм гүзәллек биреп торды. Китапханәгә күп балалы әниләр, бик тә мәртәбәле апа-әбиләр, милли бүлекнең даими укучылары...

Әниләр көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли-әдәби бүлегендә үткән кичә әнә шундый шигырь юллары белән башланды. Китапханәнең бу бүлмәсе кыз-уллар, оныклар үстергән бөек затлар - кадерле әниләр белән тулып, матураеп, бәйрәм кичәсенә җылылык һәм гүзәллек биреп торды.


Китапханәгә күп балалы әниләр, бик тә мәртәбәле апа-әбиләр, милли бүлекнең даими укучылары җыелган иде. Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә, шунлыктан әңгәмә формасында чәй өстәле артында үтте. Бәйрәмгә лачын кебек абыйларның килүе кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кунаклар арасында күренекле язучыларыбыз Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали абыйларыбызның тормыш иптәшләре Галия һәм Зөлфия апаларның чакырылуы тикмәгә генә түгел икән. Яраткан язучыларыбыз инде күптән арабызда булмаса да, аларның рухы китапханәдә яши. Аларны кадерләп яшәгән хәләл җефетләре белән милли китапханә хезмәткәрләре Розалия Мифтахова һәм Тәслимә Рәфыйкова элемтәне өзми. Үзәк китапханә челтәрендә 37 ел эшләп, лаеклы ялга киткән Сәлимә Насыйбуллина да очрашуга килгәндә үзен 18 яшьлек итеп хис итә. Балалары, оныклары хөрмәтенә лаек шәхес - китапханәнең кадерле кунагы. Җыр-моң, китап сөюче ветеран укытучы Камалия апа Әбләзева турында да нәкъ шушы сүзләрне әйтәсе килә.

Әни, ана, әнием, әнкәй... Бу сүзне һәркем үзенчә яратып, матур итеп, газиз әнкәсен сөеп, иркәләп, ягымлы һәм йомшак итеп әйтә. Ана кеше тугыз ай буе безне йөрәк астында иркәләп йөртеп, якты дөньяга тудыра, төннәрен керфек какмый бага, көйләп бишектә тирбәтә. Үсә төшкәч, күңелгә халык моңнарын сала, ана теленә мәхәббәт уята, олы тормыш юлына озата. Безнең һәркайсыбызның гомере сезнең булышлыгыгыз һәм иркәләвегездән, кайгыртучан карашыгыздан башлана.

Җир йөзендә анадан да кадерлерәк кеше юк! Бала вакытта гына түгел, үсә төшкәч тә, башыбызны әниләребез иңнәренә салабыз, моң-зарыбызны сөйлибез. Үсә барган саен аларның кирәклеген, таяныч булуын ныграк аңлыйбыз. Хатын-кызның гаиләдә яраткан әни булуы беркемгә сер түгел.

"Ә сез ничә баланың яраткан әнисе?" дип башланды әңгәмә. Кем ике баланың, кайсы - өч, ә 43 ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган Рәйсә апа Фәтхуллина балаларының күп булуын, "әни" сүзен укучыларыннан гомере буе ишетеп яшәвен әйтеп узды. Минсәгыйть Хәсәншин 3 бала, 7 онык, 5 оныкчык әтисе булып чыкты. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Бу сүзнең дөреслеген кайчан татыдыгыз дигәнгә, апа-абыйлар бертавыштан: "Оныклар тугач", дип җавап кайтарды. Оныкларыгызга исем сайлаганда балаларыгыз сезнең белән киңәштеме? Балаларны гафу итәргә туры килгәне булмадымы? Ана шатлыгы - балага ничек тәэсир итә? кебек сораулар кызыклы җаваплар, хатирәләр белән үрелеп барды кичә. Ә менә оныкларыгыз сезгә ничек дәшә дигәнгә, кайсы "әби", "әни", "бабулька" дисә, Рәйсә Фәтхуллина хәтер сандыгын актарып, кызыклы вакыйга сөйләде:

- Бервакыт оныгымнан бер рус хатыны "Абика"ң белән килдеңме дип сорагач, оныгым: "Минем абикам юк, әбием генә бар. Сез бит бабушкагызга бабка димисез", дип әйтеп куйды, - дип искә алды ул мизгелне.

Бәйрәмне дәвам итеп, 11 нче гимназия укытучысы, 4 бала анасы Фәнзия апа Әбүләизеваның өч игезәге өстәл артындагы мөхтәрәм затларны нәфис сүз аша бәйрәм белән котладылар. Энҗе апа Мусинаның юмор белән сугарылган шигырьләре барысының да күңеленә хуш килде. Әниләрне котлау сүзләрен Минсәим Яруллин, Минхаҗи Хәйруллин гармун телләренә кушып әйтеп бирделәр. Бергә җырлаган җырлар әбиләрнең күзләрен дымландырды, яшьлекләренә алып кайтты. Ә инде гармунга биюләр - алар яшьлек истәлеге бит! Табын уртасында элеккечә гади, әмма иң кирәкле җир байлыгы - кайнар бәрәңге булу нур өстенә нур булды. Аны, әниләрне тәбрикләп, Вакыйф абый Вафин пешереп килгән иде.

Бер әби табиб янына килә. Табиб аны карагач:

-Сезгә йөрәгегезне ныгытырга кирәк. Әлегә фатирыгызга баскычтан менү тыела, -дип кайтарып җибәрә.

Бер айдан әби яңадан табиб янына бара.

-Менә бит, хәзер хәлегез яхшырган. Баскычтан йөрсәгез дә була, -ди табиб.

-Аллага шөкер, алайса су торбасы буйлап тәрәзәгә менү шулхәтле арытты,-дип әйтеп куя әби,-дип көлдереп алды әнкәйләрне Тәслимә Рәфыйкова.

Кичәдә кызыклы сөйләшүдән кала, билгә тоз утыру, организмнан тозларны чыгару кебек файдалы киңәшләргә дә урын табылды. Очрашуда әнкәйләргә багышлап иҗат ителгән шигырьләрен Мәһәршә апа Вәлиуллова, Рузидә Даутова, ветеран-китапханәче Агнесса Миңнебаева кебекләр аеруча дулкынлану белән сөйләделәр. Шигъри җанлы Зәйтүнә апа Салихова да һәр очрашуда шигырьләрен укый, аларны "Заман сулышы" битләрендә күрү теләге белән яши.

Китапханәгә килгән һәр әни, апа һәм әби бу көннең никадәр хөрмәтле һәм кирәкле булуын тойгандыр. Әниләр көнендә генә түгел, һәр көнне якыннарының, балаларының һәм оныкларының җылысын тоеп яшәргә язсын иде әнкәйләргә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: