Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бәйрәм өйләргә күчте

Үзәк юл буенда урнашкан Иске Иштирәк халкы Авыл бәйрәмен күркәм хезмәтләр, күтәренке рух белән каршы алды. Әлеге явымсыз көндә күпчелек сала халкы бәйрәм үзәгенә - Мәдәният йортына ашыкты. Фойеда үзеңне, чын мәгънәсендә, яшелчә базарына кергәндәй хис итәсең. Чыннан да, быелгы көз бик мул килде шул. Әнә, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары,...

Үзәк юл буенда урнашкан Иске Иштирәк халкы Авыл бәйрәмен күркәм хезмәтләр, күтәренке рух белән каршы алды. Әлеге явымсыз көндә күпчелек сала халкы бәйрәм үзәгенә - Мәдәният йортына ашыкты.


Фойеда үзеңне, чын мәгънәсендә, яшелчә базарына кергәндәй хис итәсең. Чыннан да, быелгы көз бик мул килде шул. Әнә, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре, аерым гаиләләр җитештергән-үстергән кыяр, кабак, кишер, суган, карбыз, кавыннарга күз салыгыз әле сез! Тырышсаң, хәтта виноградтан да мул уңыш алырга мөмкин икән бездә. Ә инде йодрык кадәрле бәрәңгеләрне хәзер үк мичкә тәгәрәтеп авыз итеп карыйсы килә.

Авыл көнен байтак еллар җирле үзидарә рәисе булып эшләүче Нашат Әхәт улы Мәҗитов ачып җибәрде. Ул кыскача гына ел дәвамында башкарылган эш-гамәлләргә нәтиҗә ясады, анда башкарасы хезмәтләргә кагылып узды. Өлкәннәрне, укытучыларны, авыл хуҗалыгы уңганнарын истәлекле көннәре белән тәбрикләде, киләчәктә дә җирле үзидарә белән табыш-киңәш итеп, бар моң-зарны уртага салып хәл итү генә уңай нәтиҗәләргә китерәчәген ассызыклап үтте.

- Иске Иштирәк авыл җирлегендә 1 мең 341 кеше яши. Төрле тармакта 668 кеше хезмәт итә. 363 хөрмәтле әби, бабай исәпләнә. Ел башыннан авыл җирлегендә дүрт пар яңа гаилә корды, тормышны ямьләп ун сабый дөньяга килде. Кайбер башка авылларда мөгезле эре терлек саны кимү күзәтелсә, бездә киресенчә, ун башка артып, 96 сыер асрыйбыз. Һәр мал башына 2 мең 850шәр сум күләмендә субсидия бирелде, яшьләр программасы нигезендә алты гаилә йорт өлгертеп керде, ташламалы кредитлардан тугыз кеше файдаланган, - диде ул.

Лениногорск муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева шәһәр һәм райондагы хәлләрне яктыртты. Иске Иштирәк авыл җирлегенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды, сорауларга җавап бирде, хакимияткә адресланган гозер-йомышларны язып алып, озакка сузмыйча тиешле җавап-гамәлләр халыкка ирешәчәген әйтте. Авыл халкын иң борчыган нәрсәләрнең берсе - җир, ягъни пайлар язмышы иде. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте халыкны җыеп килешү төзергә вәгъдә итсә дә, эш сүздә генә калды. Һәр йорт саен кереп, ике арадагы килешү бүгенге көнгә кадәр төзелмәде. Пай җирләре өчен бирелә торган икмәкнең яңгырда чыланып, күгәреп яткан солы булуы да авыл кешесендә ризасызлык тудыра. Надежда Михайловна әлеге эшнең уңай хәл ителәчәгенә ышандырды. Авыл җыенында Эчке эшләр бүлегеннән, төрле хезмәтләрдән килгән белгечләр катнашты һәм чыгыш ясады.

Авыл бәйрәменең мәдәни чаралар белән үрелеп баруы тантананы тагын да күркәмрәк итте. Гомумән, Иске Иштирәк Мәдәният йортында тынгысыз җаннар халыкка армый-талмый хезмәт итә дияр идем. Әмир Кәримов җитәкләгән мәдәният учагы авыл күләмендә берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле чаралар уздырып кына калмыйча, районда барган төрле музыкаль, театраль бәйгеләрдә дә бик теләп катнаша, алдынгы урыннар яулый. Зөһрә Саттаровадай оештыручы барында теләсә нинди мәдәни үрләргә менеп була. Шулай итеп, һәвәскәр җырчылар Марсель Биктаһиров, Алмаз Борһанов, Миләүшә Ханиева, Алисә Гыйззәтова, Алинә Гарифуллина, Кәтибә Гайсина, Фәнис Кашапов рәхәтләнеп тамашачы йөрәгенә моң иңдерде. Яшь биюче Ләйсән Кәримова биегәндә, мөгаен, күпләрнең сикереп торып сәхнәгә менеп очып-очып биисе килгәндер дип уйлыйм. Мәдәни тамашаны сәнгатьле, әдәпле итеп алып баручы Алинә Гарифуллина белән Алисә Гыйззәтова бәйрәмнең бизәге иделәр, дисәм ялгышмамдыр. Мәдәният йортыннан соң Авыл бәйрәме өйләрдә, гаиләләрдә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев