Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Чишмә” – безгә бик кадерле

Шушы көннәрдә шәһәребездә Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең күчмә утырышы булып үтте. Анда Казаннан килгән кунак - республиканың Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да катнашты. "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаровның Әлмәттә утырышта катнашып кайтып, чишмәлеләргә менә шундыйрак мәсьәләләр каралды, дип сөйләгәннәрен ишеткән бар. Бу юлы...

Шушы көннәрдә шәһәребездә Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең күчмә утырышы булып үтте. Анда Казаннан килгән кунак - республиканың Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да катнашты.


"Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм шагыйрь Таһир Шәмсуаровның Әлмәттә утырышта катнашып кайтып, чишмәлеләргә менә шундыйрак мәсьәләләр каралды, дип сөйләгәннәрен ишеткән бар. Бу юлы киресенчә булды: җирле хакимият белән сөйләшеп, чишмәлеләр күршеләрне үзебезгә чакырырга булган. Әлмәтлеләр килеп төшкәч, үзәк китапханәгә җыелган халыкның куанганын күрсәгез! Күптән күрешмәгән туганнармени, югыйсә күбесе бер-берсен ишетеп кенә белә. Ә мин читтән генә Клара апа Булатованы күзәтәм. Чөнки студент елларыннан ук аның шигырьләренә гашыйкмын. Шулкадәр итагатьле, мөлаем, зәвыклы ханым икән ул. Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Илүсә Нәбиуллина, прозаик Әсхәт Сәлах, "Кызыл каурыйлар" берләшмәсе җитәкчесе Минзифа Хөснетдинова, шагыйрә Зәлидә Зарипова килгән. Үзебезнең Альберт абый Хәсәнов та хәзер алар сафында: "Мин бабай түгел, егет"- дип шатырдап тора.
Менә халык тагын шаулаша башлады. Казаннан республиканың Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан килеп төшкән икән. Менә сиңа мә! Яңа җитәкче турында республика газетларыннан укып кына белә идек. Якыннан танышырга да язган икән. Аны машинадан төшереп тә тормый, безне дә автобуска утыртып, Туган якны өйрәнү музеена алып киттеләр. Ул көннең программасы шулайрак төзелгән икән. Килгән кунакларга гына түгел, үзебезгә, шунда яшәүчеләргә дә кызык булды әле ул. Соң, кайсыбыз мин музейга барам әле дип махсус чыгып китә. Ә экспонатлар гел яңара тора, яңа истәлекләр, фактлар табыла.
Музейның бер бүлмәсендә кунакларга чәй өстәле дә әзерләп куйганнар. Телеңне йотарлык өчпочмак белән сөтле чәйдән кем баш тартсын инде? Шулай бераз чәйләп тә утырдык әле иҗат әһелләре белән.
...Яңадан үзәк китапханәгә киттек. Монда кунакларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләде. Әлеге очрашуның төп максатының берсе - безнең иҗат әһелләренең уңышларын башкаларга күрсәтү, уртак проблемалар турында сөйләшү иде. Районыбызда яшәп иҗат итүчеләрне туплап, канатландырып тору ролен "Чишмә" иҗат берләшмәсе үти. 1958 елда Шамил абый Бикчурин җитәкчелегендәге дүрт-биш кеше катнашында башланып киткән ул. Күп кенә әдәбият һәм сәнгать әһелләренә үсәргә канат биргән. Шуңа да бик кадерле. Аның җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. 2013 елда "Чишмә" иҗат берләшмәсенә - 55 ел, Рамазан ага Байтимеровның тууына 90 ел була икән. Шул уңайдан китап чыгару хыяллары бар, тик финанс яктан ярдәм кирәк. Рафис Корбан: "Китап күрергә телисез икән, шигырьләрен туплап якын арада миңа китереп бирегез", - дип күңелне күтәрде, әлбәттә. Китерерләр, соң чишмәлеләр бу эш белән күптән шөгыльләнә һәм китап әзер диярлек бит инде.
Аннары күңелне тырнап торган тагын бер мәсьәлә - язучы, шагыйрьләр арасында яшьләрнең аз булуы. "Чишмә" берләшмәсенең утырышларында еш катнашырга туры килә. Киләләр яшьләр, тик даими рәвештә төрле чараларда катнаша алмыйлар. Моны Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина да билгеләп үтте. Соң, алар эшлиләр бит, гел сорап китеп булмый. Шуңа күпчелек пенсионерларга таянырга кала шул. Талантлы яшьләр, балалар күп бит бездә. Әнә Клара апа Булатова да безнең мәктәп укучыларына сокланган. Шушы араларда гына ул Шөгер мәктәбендә, былтыр Урмышлыда булган иде.
"Урмышлы мәктәбендә мин ике асыл егетебезне күреп куанып кайттым", - дип сөйләде. Шөгер мәктәбендәге очрашуда Урдалыдан килгән Илназ исемле укучыны бик ошаткан. "Экология" турында гап-гади тел белән шулхәтле матур итеп шигырь язган. Миңа калса, бу балага өмет зур", - ди ул. Бар шул безнең районда сәләтле балалар. Аларга "Молодец, энем, сеңелем, булдыргансың", дип бер җылы сүз әйтеп канатландырырга, үзебезнең шагыйрь, язучы апа-абыйлар кирәк шул. Шуңа күрә ул көнне бердәм булыйк, дигән сүз кат-кат яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: